ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

18 март көнне Югары Симет авылы клубында Президент сайлаулары белән беррәттән, язны каршы алу - Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Югары Симет авыл җирлеге.

Каримова Галиябану Галимулла кызы 1928 елның 20 мартында Саба районы, Оет авылында туган. Олы Шыңар авыл җирлеге.

18 март көнне  Сатыш авыл җирлегендәге барлык мәдәният йортларында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кунаклары  кайнар чәй белән коймак һәм казанда пешерелгән пылаудан авыз иттеләр. Аннары килгән кунаклар  төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты.

Сатыш авыл җирлеге

Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә “Сугыш чоры хатлары 1941-1945 еллар” дип аталган күчмә фотокүргәзмә үтэ. Чара Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында оештырыла.

Экспозиция үткәрү эстафета принцибы буенча районнан районга күчеп бара.

Саба районында күргәзмә “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәге” Муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенен 2 нче катында 17-19 мартта оештырылды. Анда һәр районнан якташларыбызнын фронт хатлары тэгъдим ителде.

Безнең районнан фотокургәзмәдә Алан-Елга авылында туган, 1941 елда фронтка алынган Кәрим Галимуллинның хатыны Нурсабахка язган хаты иде.

         Фотокүргәзмәдә, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, район ветераннар советы өлкәннәре - председателе Сабиров Расих Хасан улы, МБОУ “Гимназия” ш.т.б. Байлар Сабасының 3 “А” сыйныф укучылары hәм сыйныф җитәкчесе Фазуллина Фәридә Вакыйп кызы, МБОУ “Шәмәрдән лицей”нын хәрби - патриотик  “Юнармиячеләр” хәрәкәте, штаб башлыгы Валиуллин Делюс Миндел улы житәкчелегендә, Байлар Сабасынын бистәсеннән hәм Шәмәрдән авылыннан «Дин сабаклары өйрәнү» төркемнәре катнашты (житәкчелэре Гафиятуллина Рафидә Якуп кызы,Гарипова Голфия).

Шулай ук Байлар Сабасыннан кызыксынып килүче райондашларыбыз да  бик күп булды.  

       Безнен районда күргәзмәне Башкарма комитетының архив бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International