ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

8 Май конне Юлбат авылында Боек Жинунен 73 еллыгына багышланган митинг утте. Олкэн сыйныф укучылары хэм килгэн кунаклар хэйкэлгэ танатаналы тостэ веноклар,чэчэклэр куйдылар. Барлык авыл халкы бу конне авылдашларыбызны искэ алырга хэйкэл янына жыелдылар.

(Отдел Культуры)

Кичә 9 май көнне Нарат боз сараенда ХК "Тимерхан" командасын хоккей буенча Сочи шәһәрендә үтәсе Төнге Хоккей Лигасы 18+ Бөтенроссия фестиваленә озату кичәсе узды.

Сабабаш төп мәктәбендә “Җиңү кайтавазы мәңгелек”дип исемләнгән кичә  булып узды

Урта Саба һәм Мәртен Агрофирмасы җәмгыятләре кырларында рапс культурасы чәчү өчен туфрак әзерләү эшләре бара. Махсус агрегатлар белән сусыз аммиак кертелә һәм катнаш ашлама азафоска сибелә. Шуннан соң басу К-570 культиватор агрегаты белән эшкәртелә.  

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

Татарстан Республикасы территориясендә җылылар башлану белән үк куркыныч йогышлы авырулар, шул исәптән энцефалит вирусын (КВЭ) таратучы талпаннарның үрчүе көчәя.

Кичә,9 май көнне, Байлар Сабасында Җиңү көненә багышланган тантаналы парад булып узды. ҖЧҖ "Саба сөт комбинаты хезмәткәрлэре митинга чыкты.

Сигененче заездта  "Балкыш" тернәкләндерү бүлекчәсендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар узды.

Явлаштау авыл җирлегендә  8 май көнне  Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

     Бөек Ватан сугышына Явлаштау һәм Мишәбаш авылларыннан  294 кеше сугышка киткән, шулар арасыннан 187 кеше яу кырыннан эйләнеп кайтмыйлар.

    Бәйрәм чаралары абыйлы-энеле  Ахметовлар   спонсор ярдәме белән оештырылды.    Эти-бабаларын, туганнарын искә алырга бик куп  халык килде.  Билгесез солдат мемориалы янында укучыларның чыгышы, үлемсез полк, бер минутлык тынлык, зәңгәр һавага күтәрелгән ак шарлар, бәйрәм салюты  халыкны  куандырды һәм моңсуландырды . Бәйрәмне Айдар Файзрахманов җитәкчлегендәге ансамбль чыгышы, бәйрәм өстәле, Хамдүнә Тимергалиева  җырлары дәвам итте. Бәйрәмгә килгән кунакларга пакетлар бирелде.  Авыл халкы Явлаштау авылында туып үскәп бертуган Ахметовларга, эти-әниләре  Габдуллаян абый белән Нурсада апага, җирлекнең үсешенә керткән хезмәтләре өчен зур рәхмәт җиткерделәр.

Явлаштау авыл җирлеге

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг.

8 май көнне Мичән авыл җирлегендә, Бөек Җиңунең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чараклары үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International