ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылындагы сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән стела каршында бәйрәм митингы үткәрелде.

Кичә 10 май көнне Ветеран командалары арасында Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмэт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары арасында Беренчелек уены узды.

8 - майда Курсабаш авыл жирлегендә Бөек Ватан Сугышында һәлак булган якташларга багышланган яңа обелиск ачылды.. Әлеге митингта тыл ветераннары,сугышта hәлак булучыларның тол хатыннары, җитәкчеләр hәм килгән кунаклар катнашты. Митингны рәхмәт сузләре белән  Курсабаш авыл җирлеге җитәкчесе Гыймадиев А.Р. башлап җибәрде. Ветераннарга шулай ук районнан килгән ОАО “Электр челтәре” Саба бүлеге җитәкчесе  Талипов И.И. котлап, рәхмәт сузләре җиткерде. Бәйрәм Курсабаш төп белем бирү мәктәбе бинасында укучылар әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте. Соңыннан обелискка чәчәкләр, веноклар куелды. “Курсабаш авыл җирлеге”.

2018 елның 8 маенда “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернатында” тәрбияләнүче балалар Җиңү көненә багышланган  митингта катнаштылар һәм Корсабаш авыл җирлеге һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Һәм мәктәп балары тарафыннан әзерләнгән концертта карадылар.

10 май көнне МБМБУ Саба 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында Җиңү Көненә багышланган бәйрәм  чарасы узды.

Иштуган авыл җирлегендә Бөек Җиңү көне үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International