ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Гаилә һәркемнең тормышында мөһим роль уйный. Гаилә ул-синең иң якын,үрнәк алырдай кадерле кешеләрең.Гаиләдә без яратырга, һәр нәрсәгә җаваплы карарга,бер-беребезне кайгыртырга,хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Халыкара гаилә көне уңаеннан 14 май көнне Явлаштау мәдәният йортында "Калсын җирдә безнең сөю"дип исемләнгән тематик кичә уздырылды.Сәхнәдә мәхәббәтләрен саклап ,бер-берләрен хөрмәт итеп,озак еллар тату, матур яшәүче өч гаилә катнашты: Халиковлар, Мусиннар, Шамиловлар. Алар һәрберсе гаилә тарихларын сөйләделәр.Гаиләдә булган кызыклы, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.Тамашачылар арасыннан да котлаулар кабул ителде.Аннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.Бәйрәм бар кешегә дә ошады.

(Отдел Культуры)

Буген район мэдэният йортында район хэм республика фэн олимпиадалары жинучелэрен котлау тантанасы утте.

Сочи шәһәрендә хоккей буенча Төнге Хоккей Лигасы 18+ Бөтенроссия фестивале. Безнең  ХК "Тимерхан" командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютында Халыкара гаилә көне уңаеннан чара үткәрделәр. Чара барышында төрле конкурслар оештырылды, гаиләләр актив катнашты.

 

«Саба» авыл хуҗалыгы сату-куллану кооперативы -авыл хуҗалыгы кош-корты үрчетү һәм аны сату, халыктан сөт җыю белән шөгыльләнә.

2018 елның 1 кварталына  җитештерелгән продукция күләме 5400 мең сум тәшкил иткән. - икътисад бүлеге.

2018 елнын 12 маенда район омэсе уздырылды. Бу конне ЖЧЖ "Саба сот комбинаты"да катнашты алар узлэренэ буленеп бирелгэн территориялэрне жыештырдылар. ЖЧЖ "Саба сот комбинаты"хезмэткэрлэре андагы кипкэн яфракларны, улэннэрне тырмалап, кипкэн агачларны, бытовой чуплэрдэн чистарттылар.

IX «Яңа Караш» Бөтенроссия социаль реклама конкурсы

   8 нче  май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Завод Нырты мәктәбендә, сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән стела каршында бәйрәм митингы үткәрелде.

Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.Н. балаларны җирлек буенча булган маглүмәтләр белән таныштырды. Ул үзенен чыгышында Шәмәрдән авыл җирлегендэ күпме халык яшәгәнен, купме хуҗалык барлыгын һәмдә купме оешма эшләве турында сөйләп үтте. Балалар Айдар Наилевичнын сөйләвен зур кызыксыну белән тыңлап тордылар һәм үзләренен сорауларын бирделәр. Кунаклар бу очрашудан канәгат калдылар. Шәмәрдән авыл җирлеге.

Шушы коннердә Галеева Сания Идият кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте  . 2017 елны 1 гыйнварыннан   Татар  Икшермәсе авылында Гариповлар  гаиләсендә тәрбияләнә.  2017 елның 1 гыйнварына  хәтле  Сания апа Лесхоз бистәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар яши торган  интерната  яшәде. Хәзер ул үзен тулы гаиләдә яшәүнә шатланып яши.   Яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган.  90 яшен котлап Казанда яшәүче бер туган абыйсы  Казаннан кайтты. Шушы 90 яшьлек юбилей белән котлап халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Магфур улы, авыл җирлеге башлыгы Нурмухаметов Нияз Наил улы ,  өйгә барып иҗтимагый  ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фатыйхова Суфия Хабибулла кызы  котладыладлар. Барысы да аңа теләделәр ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч картлык .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International