ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

15 май-Гаилә көне уңаеннан ,Кызыл- Мишә мәдәният йортында ,авылның иң актив,яшь,күп балалы гаиләсе –Ганиевлар гаиләсе белән,”Безнең тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.Төрле,кызыклы конкурсларда катнашып алар үзләренең чын тату гаилә икәнен расладылар.

(Отдел Культуры)

Кешеләрнең дөньяда беренче бурычлары иманлы яшәү һәм иман белән дөньядан үтү булса, икенчесе- гаилә корып, балалар үстереп,үзеңә караганда әз генә булса да,яхшырак нәсел калдыру- диләр Ислам галимнәре.

Кызганычка каршы, бу дини кануннарны һәркем дә тормыш кагыйдәсе итеп кабул итми.Матур гына яшәп киткән гаиләләр таркала,ни кызганыч, моннан бигрәк та сабыйлар зыян күрә. Район ЗАГС бүлегеннән алынган күсәткечләр дә куанырлык түгел: быел район буенча 13 гаилә аерылышырга гариза тапшырган. Тормышларыбыз да мул, җитеш, дибез югыйсә.Ә гаиләдә татулык, бер-береңне аңлау,бер-береңә юл куя белү җитеп бетми, күрәсең. Ислам дине никахлашу мәсьәләсенә бик югары таләпләр куя. Гаиләдә ир хакын хаклау, хатын-кызның да  тормыш иптәше тарафыннан зур игътибар һәм кайгыртучанлык тоеп яшәргә тиешлеге хакында хәдисләрдә кат-кат әйтелә. Хәер, шәригать кануннарына буйсынып яшәүче гаиләләр арасында гаилә таркалу- сирәк күренеш. Мөселман гаиләсендә ир - гаилә башлыгы, ә  хатын аның тугрылыклы тормыш иптәше һәм гаилә учагын саклучы. Районыбызда андый  гаиләләр шактый һәм алар үз авылларының матур өлгесе булып тыйнак кына гомер итәләр. 15 май-Халыкара гаилә көне уңаеннан район хакимияте Саба мөхтәсибәте белән берлектә әнә шундый гаиләләрне Сабантуй спорт комплексына махсус тантанага чакырып хөрмәтләде. Һәр авыл җирлегеннән тулы гаилә булып, хәтта бишәр бала белән килүчеләр дә бар иде. Бәйрәмдә катнашкан дәрәҗәле кунак- ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та үз чыгышында гаиләләрдәге балалар мәсьәләсенә аерым тукталып: Милләт яшәсен өчен гаиләдә ким дигәндә өч бала булырга тиеш, динле, иманлы гаиләнең генә киләчәге бар”-диде. Гомумән, Җәлил хәзрәтнең  әйтелгән һәр сүзе, гадәттәгечә, күңелгә үтеп керерлек иде...

Чисталык ике айлыгы нигезендә Мичән авыл җирлегендә барлык оешмаларда өмәләр  үткәрү, агачлар утырту дәвам итә.

2018 елгы язгы чәчү барышының сыйфатын тикшерү буенча Саба районында комиссия төзелде:

  1. Дмитриев Н.И. – төркеме рәисе, Татарстан республикасының атказанган агрономы, хезмәт ветераны.
  2.  Шигабиев Р.С.- хезмәт ветераны, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
  3. Маулетов Фанил. – «Саба таннары» газетасы корреспонденты.
  4. Нигаметзянова Г.Р.– агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәри берлегенең район комитеты башлыгы.
  5. Насыбуллин З.А.- орлыкчылык инспекциясенең элеккеге начальнигы.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идәрәсе.

ҖЧҖ «Герат» эшмәкәрлек эшчәнленең төп юнәлеше Азык-төлек товарлары һәм көнкуреш товарларын ваклап сату, халыкка җәмәгать туклануы хезмәтләре курсәтә.

Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган.

Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүче күп балалы гаиләләр, яшләр, иҗат төркемнәре район һәм Республика күләмендә үткәрелгән күп төрле чараларда катнашалар. Олы Шыңар авыл җирлеге. 

   Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башланды.Югары Симет авыл җирлеге. 

Иштуган балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган  “Юл билгеләре илендә”дигән чара булып узды.

Иске Икшермә авылы җирлегендә май аенда  башланган чәчү чоры гөрли. Быел соңарып кына башлансада, басуларның  яртысыннан күбе тырмаланган, чәчелгән. КФХ “Мухаметшин З.З.” механизаторлары үз эшләрен җаваплы һәм төгәл итеп башкаралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International