ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Сатыш авыл җирлеге территориясендә чистарту һәм төзекләндерү эшләре алып барыла. Юл кырыендагы үләннәр чабу, агач кисү һәм җирлек чигендәге вывескаларны яңарту буенча эш алып барылды.

Сатыш авыл җирлеге

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында ремонт эшлэре башланды: иске брусчатканы яңага алмаштыру эшләре.

 

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

Соңгы вакытта мәгълүмат чаралары борщевик - Сталин мирасы (шушы исемдә язма сайтыбызда берничә көн элек бирелде), кыргый балтырган турында шау итә.

Бу атнада балалар , бакчага узләренең өйдә өлкәннәр белән бергә яратып укый торган китапларын алып килделәр.

   Югары Симет авыл җирлегендә әйләнә - тирәне чистарту эшләре һәрдаим дәвам итә, учрежденияләрнең, кибетләрнең эйләнә-тирәсе , зиратларның тышкы һәм эчке биләмәләре чүп үләннәреннән чистартылып тора.Югары Симет авыл җирлеге.

ГТО нормаларын үтәү.

Иске Икшермә авыл җирлеге территорияләрендә юлларны үзара салым чараларына төзәкләндерү бара.  Әлеге вакытта Татар Икшермәсе авылының И.Гази тыкрыгына таш җәелә.

Шафигуллина Рәшидә Сөләйман кызына 2018 елның 6 июлендә 90 яшь тулды. Олы Шыңар авыл җирлеге.

29.06.2018ел Сатыш фельдшер акушерлык пунктында  “ Авыл халкының сәламәтлеге” дигэн исем астында семинар-киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә баш табиб урынбасары Д.Г.Мингазова, күз табибы З.Г.Гарипова һәм авыл фельдшерлары катнаштылар. Бу киңәшмәдә бүгенге көндэ иң мөһим булган сораулар күтәрелде. Ул  диспансеризация, флюорография, яман шешне булдырмау, глаукома  һәм күз  җәрәхәтләре турында  булды.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International