ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

«Яшен» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  халыкка, оешмаларга транспорт хезмэте курсэту белэн шогеллэнэ

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре № 1 “Шатлык” балалар бакчасы балалары белән тәрбияви чара уткәрделәр, халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштырдылар, балалар төрле уен, бәйгеләрдә  бик теләп  катнаштылар.

Олы Кибәче авыл җирлегендә Кече Кибәче авыл клубы биләмәсендә Саратов шәһәреннән килгән балалар өчен аттракцион эшләде.- Олы Кибәче авыл җирлеге

Җәйге ял вакытында, балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Район балалар китапханәсе  китапхәнәчеләре,  Мәчет янында оештырылган җәйге балалар лагере балаларына, экскурсия оештырдылар.

     

Кичә 16 июль көнне Байлар Сабасының "Олимп" стадионында футбол буенча Саба районының 2018 елгы чемпионатының чираттагы уеннары узды.

Июль аеның кояшлы көннәре арасында бу көн безнең балалар өчен  иң якты көн булды.

      2018 елның 12 июлендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге белгечләренең көчләре белән Теләче районында урнашкан “Аккош күле” ял йортына экскурсиягә юл тоттылар.  Ял йортын биләп алынган матурлык, музей hәм дә кечкенә генә зоопарк та өлкәннәребезне шаккатырды. Өлкәннәребез ял йорты тирәсендә урнашкан “Туган авыл” чәйханәсенә кереп чәйләп тә алдылар. Экскурсия өлкәннәребезгә бик нык охшады, вакытларын юкка уздырмаганнарына сөенеп кайттылар.

Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә барлык ферма әйләнә-тирәләре яшелләндерелде, чистартылды, сенаж чокырына бара торган юллар яңартылды.

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

13 июль көнне  Кырбаш авылында «Питрау конен» билгеләп уттеләр.  Бәйрәм үзешчән артистлар чыгышлары белән башланып китте. Балалар һәм өлкәннәр өчен халкыбызның милли уеннары, концерт, биюләр үткәрелде.  Бәйрэм кичке дискотека белән тәмамланды. Шәмәрдән авыл җирлеге.

14 июль конне Урта Нырты(Чиратнай) авылында шаулап гөрләп “Авыл көне” үтте. Клуб хезмәткәрләре, татар халкының милли традицияләренә таянып, матур итеп Авыл коне үткәрү очен бирнә җыюны оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International