ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче эби-бабайлар белән ком өстәлендә рәсем ясау чаралары үткәрелде. Чараларны социаль хезмәт белгече Валиева А. М.  үткәрде.

 

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

Саба район больницасы хәбәр итә: 20 июльгә кадәр диспансеризация узучылар очен саба больницасында маммография эшли, 21 июльдән Шеморданда эшли башлаячак.

Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча Пенсия фонды идарәсе.

Хатын - кызның матурлыгы озын чәчләрдә, диләр. Озын толымнар - ул нәфислек, матурлык, сәламәтлек билгесе. Милли гореф-гадәтләрне саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 17 июль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында "Озын толым" бәйгесе үтте. Кызлар музыка астында үзләренең толымнарын күрсәттеләр. Жюри һәр катнашучының чәч озынлыгын һәм калынлыгын үлчәде. Кызлар истәлекле бүләкләр белән бүләуләнде. Мондый бәйгеләр балаларда чисталык, пөхтәлек тәрбияли.

(Район мәдәният бүлеге)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International