Озын гомер – Аллаһ бүләге

2016 елның 9 декабре, җомга

7 декабрьдә Язлы Арташ авылында яшәүче Рабига Мөхәрләмова үзенең гомер бәйрәмен – 95 яшен каршылады. Гомер юлында   исәпсез авырлык, михнәт күргән Рабига әби кадер-хөрмәткә бик лаек. «Гәүдәле  булгач, көчем дә зурдан иде, сугыш чорында бөтен ирләр эшен башкардым. Ходай гомереңне озын итеп яраткач, эшләп бетмисең икән», - ди ул. Лаеклы ялга чыкканчы  совхозда эшли.  Ире Мөбәхәр белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бер балаларын югалту хәсрәтен дә кичерәләр. Бүгенге көндә улы Илшат, килене Нәзифә тәрбиясендә бәхетле картлыкта гомер кичерә. Сигез оныгына, алты оныкчыгына да кадерле әби ул. «Әни белән 25 ел  яшибез, ике улыбызны  үстерешергә  булышты,  оекбашлар бәйләми башлаганына да 3 кенә ел әле,  бик тырыш, кешелекле , ипле кеше булды. Бервакытта да кеше белән ачуланышмады», - ди килене.
  Тыл ветеранын  юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, cоциаль яклау бүлеге начальнигы Марсель  Хуҗин тәбрикләп, Россия  Президенты Путинның Котлавын  тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International