Мәктәп территориясен кардан чистарту.

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Бездә кышын кар аз булмый. Моңа кар көри башласаң тагын бер кат инанасың. Килдебәк урта гомум белем бирү мәктәбенә кар белән “ көрәштә”  “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бүлеге һәм “Лукоз Саба” җәмгыяте ярдәмгә килә. Әлеге җәмгыятләрнең тракторлары мәктәп территориясен тиз һәм сыйфатлы итеп кардан арындра. Алар һәрвакыт мәктәпкә ярдәмгә килергә әзер. Шулай ук элеге ике оешма үзләрендә мәктәп укучылары өчен эш урыннары булдырып , балаларга җәйге ялларын файдалы итеп үткәрергә мөмкинлекләр дә тудыралар.  

"Килдебәк авыл җирлеге"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International