Тату сыйныф серләре

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

      Районыбызда 20нче марттан мәктәп әти-әниләр комитетлары өчен “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең муниципаль этабы башланып китте. Әлеге чара  зоналап, 20 мартта Тимершыкта,  21 мартта Шәмәрдәндә, 22 мартта Байлар Сабасында үтте.  Һәр зонада бер җиңүче билгеләнде, катнашучыларга мактау грамоталары тапшырылды.  Җиңүчеләр: Тимершык урта мәктәбе, Шәмәрдән лицее, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты әти-әниләре.

      Соңгы зона 27нче мартта  Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында үтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International