Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

23 март көнне район китапханәсенең уку залында «Өлкәннәр» клубының чираттагы утырышы узды. “Татар классикасы” рубрикасы буенча “Гаяз Исхакый - бөек татар язучысы” темасына әңгәмә яңартылды. Язучының биографиясе, “Зөләйха” трагедиясенең кыскача эчтәлеге сөйләнде. “Зөләйха” дип исемләнгән татар телендә кинофильм күрсәтелде.

            Татар кешесендә милли үзаң тәрбияләү турында күп сөйләнелә, күп языла. Һәр чорның үз милли бәйсезлек өчен көрәшүчеләре булган. Алар һәрберсе – татар халкының горурлыгы. Алар арасында Исмәгыйль Гаспралы, Галимҗан Баруди, Риза Фәхреддин, Йосыф Акчура, бертуган Максудилар, Гаяз Исхакый,  бар. Нинди генә шартларга эләксәләр дә, кайсы гына илдә яшәсәләр дә, алар татар халкына тугрылыклы булып калалар.

           Гаяз Исхакый “Зөләйха” әсәрендә кеше шушы фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә, рухына тугрылыклы булып, намуслы, шәфкатьле халәттә яшәргә тиеш­леген әйтә. Бер халыкның да башка милләтне үз ихтыярына буйсындырырга, аны ирексезләргә хакы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International