Тәрбия юнәлеше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәт куючылар бәйге тотты

2017 елның 26 марты, якшәмбе

“Ел укытучысы 2017” республика конкурсы кысаларында узучы бәйгедә тәрбия өлкәсе һәм өстәмә белем бирү буенча хезмәт куючылар 24-25 март көннәрендә Чаллы шәһәрендә узган финал турында көч сынашты: мәгариф идарәсенең җитәкче урынбасары Гөлнар Илдар кызы Шафикова, Саба гимназиясенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лариса Икрам кызы Шамсутдинова, Сәләтле балалар интернат-мәктәбенең педагог-оештыручысы Гөлинә Назим кызы Гиззатуллина, Шамил Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Нагимулла кызы Гыйлманова. Югары дәрәҗәдә эш тәҗрибәләрен тәкъдим итеп өч финалист җиңүгә иреште һәм конкурсның Лауреат исеменә лаек булды. Алар: Гөлнар Шафикова, Айгөл Гыйлманова, Лариса Шамсутдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International