Иштуган авыл җирлеге яңалыклары

2017 елның 18 августы, җомга

Август ахыры. Әкрен генә көннәр көзгә таба атлый. Һава торышы да көзгә таба авышкан кебек: көндез белән көннәр җылытып җибәрсә дә, иртә – кич салкынча була. Җәйнең ике аенда да яңгыр явып торганннан соң кояш чыкканын күрү үзе бер бәхет инде ул.

Табигатьнең шушы матур мәлендә мәктәпкә укырга барыр вакыт җиткәне сизелмичә дә калган. Бу атнада Иштуган гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә укытучыларның беренче җыелышы үткәрелде. Бу уку елында беренче сыйныфка биш укучы килер дип көтелә. Алар барысы да Иштуган балалар бакчасына йөргән балалар. Шунысы сөендерә: мәктәбебездә өлкән сыйныф укучылары (10 нчы,11 нче сыйныфлар) да булачак.

Авыл җирлеге территорияләрендә урнашкан оешмаларда төзәтү эшләре дә төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта эшләрне Иштуган мәдәният йортында гына калып бара дисәң дә була.

Бистә исә үз дөньясы белән кайный бирә. һава торышыннан файдаланып кешеләр мал - туарларга кыш көнендә ашатырга азык әзерли. Шулай ук Иштуган авыл җирлеге халкы үз территорияләрендә һәрдаим чистарту эшләре алып бара.

Иштуган авыл җирлеге / А. Р. Загреева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International