Сабада – Карелия вәкилләре

2017 елның 18 августы, җомга

17 августта Татарстанга Карелия республикасы делега килде. Делегация составында әлеге регионның үсеш стратегиясе башлыгы урынбасары Владимир Тимофеев, Карелия Республикасының балыкчылык, аучылык һәм авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Оксана Гаврош, Карелия республикасы башлыгы киңәшчесе Владимир Лабинов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре бар иде. Эшлекле визитның максаты – Татарстан республикасында авыл хуҗалыгы һәм крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышу.циясе

Делегация вәкилләре эшлекле визит кысаларында Саба районына да килде. Аларны  башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый һәм территориаль  үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов  озата йөрде. Кунаклар Урта Саба авылында төзелеш эшләре тәмамлану алдында торган сугым цехын карадылар. Көек авылында Фәнис Хурамшинның яшелчә, җиләк-җимеш һәм ит эшкәртү цехы, Олыя авылында “Әхәтов” крестьян-фермер хуҗалыгында, Иштуганда Илфат Әхмәдуллин шәхси хуҗалыкларының эшчәнлеге белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International