Мичән авыл жирлеге, Саба ҖЧҖнең "Мичән" бүлекчәсендә язгы кыр эшләре башланып китте.
Мичән авыл жирлеге Яңа Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасында ПМК- 159 тарафыннан капиталь ремонт эшләре дәвам итә.
Мичән авыл җирлегенә кергән Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авылларында Ураза гаете булып узды. Яңа Мичән авылында Артур хәзрәт, Иске Мичән авылында Әнәс хәзрәт, Керәнне авылында Ясәви хәзрәт Гает намазларын тиешле дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Мәчетләребезгә балалар да, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр, кайткан кунаклар да җыелган иде. Аларнын һәрберсе аллаһының ризалыгы өчен дип хәерләр салдылар. Мәчетләрдә вәгаз тыңланды, әрвахлар рухына дога кылынды.
Мичән авыл җирлеге Яңа Мичән авылында мәчет җыештыру өмәсе
Монументны ачу тантанасына чакырабыз.
2 апрель көнне, Иске Мичән мәдәният йортында, Мичән төп мәктәбе укучылары, махсус хәрби хезмәттә булган егетләргә булышу йөзеннән, хәйрия концерты куйдылар.
Сабанын "Мичән" ҖЧҖ филиалында техникаларга техник карау үткәрелде.
Техникалар техник карауга яхшы итеп әзерләнелгән. Тиешенчә үз төсләренә
буялганнар һәм яктырту жайланмалары таләпкә туры китереп көйләнелгән.
6 апрель көнне “Саба” ҖЧ җәмгыятенең 6 нчы номерлы “Мичән” филиалы Яңа Мичән мәдәният йортында авыл халкы өчен ифтар мәҗлесе уздырды.
Мичән авыл жирлеге Яңа Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасында ПМК- 159 тарафыннан капиталь ремонт эшләре башкарыла. Тышкы фасад өлешләре яңартыла, эчке якта яңадан тиешле таләпләргә туры килерлек итеп уен залы, ял бүлмәсе, ашханә, йокы бүлмәсе, бәдрәф эшләнелә. Идәннәр җылына торган итеп башкарыла. Эчке яктан янмый торган материал белән стеналар ремонланыла. Эш дәвам итә.
"Саба" ҖЧҖнең “Мичән” бүлекчәсендә түбәләрне кардан чистарту эшләре бара.