Тарихи белешмә

Олы Шыңар һәм Кече Шыңар. Шыңарларның икесе дә Казан ханлыгы чорында булган. Археологлар авыл янында болгар чорына мөнәсәбәтле хәрабәләр һәм XVI йөзнең беренче яртысына караган кабер ташы язмалары тапканнар. Ә.В. Йосыпов Кече Шыңар зиратында XVI йөзнең беренче яртысына нисбәтле кабер ташы билгеләнгән. Аны археологлар да теркәгән, моннан тыш, алар Олы Шыңар авылы  янында болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл  хәрабәсе тапканнар.

Д.А.Корсаковның географик, статистик җыентыгында (1908 ел) күрсәтелгәнчә, XVII йөздә Олы Шыңарда - 132 йомышлы, Кече Шыңарда - 116 һәм Яңа Шыңарда 73 ясаклы татарлар көн күргән. 1766-1861 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авыллары искә алына. Анда чукынмаган ясаклы татарлар көн күргән. Авыл яныннан Шыңар һәм Чулпыч сулары аккан. А.Артемьев китабында (1866 ел) Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авыллары турында мондый мәгълүмат бирелә. Кече Шыңар авылындагы 106 хуҗалыкта 290 ир - ат һәм 295 хатын-кыз көн иткән, мәчет булган. Олы Шыңардагы 124 йортта 418 ир-ат һәм 443 хатын - кыз исәпләнгән. Авылда бер мәчет эшләгән.  1877 елда Олы Шыңарда 508 ир-ат һәм 527 хатын-кыз яшәгән. Шуның өстенә И.А. Износков Сабай авыл, Сабай, Яңа Шыңар дигән төрдәшләр (вариантлар) белән хәзерге Сабайның Олы Шыңардан күчүенә дә ишарә ясый. Сабай авылы халкы, чынлап та, үз авылларын икенче төрле Яңа Шыңар дип атап йөртә. 1770 елда авылдан ике гаилә Түлешкә авылына да күчеп киткән. Бу авыл да исемендә “Шыңар” сүзен саклаган. Аны халык икенче төрле Караңгы Шыңар дип тә атаган.

Иң әүвәл Олы Шыңар авылы Кызрата тавының итәгендә,Мишәнең бу ягында урнашкан булган дип сөйлиләр иде.Сәүкә дип аталган зур болын бар ул тирәдә. Менә шул урыннарда авыл өйләре булган.Шул тирәдә,торф чокырлары янында Шыңар чишмәсе дип аталган чишмә бар. Чишмәнең өске уңаенда(50 м чамасы)иске зыярат булган.1940 елларда монда кабер урыннары билгеле булган әле. Ул тирәне сукаламаганнар,печән,салам кибәннәре куеп кына торганнар.

Шушы Сәүкә буендагы Шыңардан Олы Шыңар,Кече Шыңар,Караңгы Шыңар(Тү- лешкә),Яңа Шыңар(Сабай) авыллары бүленеп чыккан булса кирәк. Шыңарның исеме чувашчадан Чыкар,ягъни “черки”дигән сүздән алынган булырга тиеш. Чөнки бу урыннар элек-электән сазлыклы булып,черки бик күп булган.Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылы урынында элек марилар,удмуртлар яшәгән,татарлар шушы халыкны кысрыклап чыгарып,шунда үзләре килеп урнашканнар.

Кече Шыңардагы мәктәп урамында һәм Олы Шыңардагы Иске зират өсте янында Кирәмәт урыны бар, анда марилар (чирмешләр) торган, дип сөйлиләр. Чүк елгасы, Аракы чишмәсе атамаларын халык бу тирәләрдә чирмешләр яшәгәнлеккә бәйләп аңлата.

Олы Шыңар авылының төньяк - көнбатыш ягында Кишәртау дип аталган тау бар. Ул элек урман белән капланган булган.Шуны халыкка кишәрлекләп бүлеп биргәннәр,урманны кисеп,чистартып үзләренә җир әзерләгәннәр.Шуның өчен ул Кишәртау дип аталган.

Тегермән асты болынында язгы чәчүләр тәмамланып, уракка төшкәнче һәр җомга саен кичке уеннар оештырылган. Аңа бөтен тирә-як авыллардан (Кече Шыңар,Олы Шыңар, Чулпыч, Түлешкә, Оет, Сабай, Мичән, Тимершык һ.б.) яшьләр җыелган. Монда хәтта кибетләр дә килә торган булган.  Шыңар һәм Тимершык яшьләре арасында бик каты сугыш чыкканнан соң, кичке уеннар туктатылган. Бу урында элек тегермән була. Иң беренчеләрдән булып анда Сәүкә исемле кеше эшли. Шуңа күрә бу болынны Сәүкә болыны яки Тегермән асты болыны дип йөртәләр.

1800 елларда ук авылларда мәчетләр булган. Олы Шыңар авыл мәчетен авылның читенә салганнар дип сөйлиләр.Бу – авылның зураюын күздә тотып эшләнгән. Мәчет башта манарасыз булган. Аннан соң манара төзегәннәр,ай куйганнар. 1936-39 елларда мәчет манарасын Миңгәр кешеләре кискән. Ул вакытта авыл советы рәисе Вафин Кашиф була. Мәчет манарасын кистерү авыл советына йөкләнә. Манаралары киселүгә ул Олы Шыңар мәчетен китапханә, клуб, ә Кече Шыңар мәчетен уку йорты итеп китереп урнаштыра.

Шиһабетдин Мәрҗани үзенең “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” исемле китабында Олы Шыңар имамы турында түбәндәгеләрне яза: “Мелла Сәйфетдин бине Әбүбәкер бине Сәлим әш - Шыңарый хаҗи тумышы белән Мамадыш ягындагы Шыңар исемле карьядән. Башлангыч дин белемен алганнан соң, Бохарага сәфәр кылган. Аннан Кабулга барып, ишан Фәезхан бине Хозырхан әл - Кабулига утырдаш булган. Аннан күп төрле чит китаплар алып кайткан һәм Саба карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәрис булган. 1813 елда имам булганлыгы мәгълүм. 1823 елда хаҗ кылырга бара. 1825 елда сентябрь башында Амасиһ шәһәрендә вафат булды”.

Хәзерге вакытта авыл җирлегенә кергән 4 авылда: 2001 елда Олы Шыңарда, 2005 елда Кече Шыңарда, 2007 елда Чулпычта, 2009 елда Оет авылында заманча мәчет биналары төзелде.

Колективлашу елларында һәр авылда колхозлар төзелә. Йомгалак авылында “Йомгалак” колхозы, Чулпыч авылында “Кызыл Чулпыч”, Оет авылында “Яңа Оет”, Кече Шыңар авылында “Карл Маркс”, Олы Шыңар авылында “Байкал”, Түлешкә авылында “Салкын Чишмә” колхозлары. 1959 елда барысы бергә берләшеп “Авангард” колхозы төзелә һәм ул 2007 елга кадәр шушы исем белән тора. Бу  еллар эчендә авылларда бик зур үзгәрешләр бара – яңа биналар, терлекчелек комплекслары төзелә. 1984-1985 еллар иң күп төзелешләр башкарылуы белән истә калган. Мишә елгасы аркылы язгы ташуларга бирешмәүче зур күпер эшләнә, районда тиңе булмаган мәдәният йорты салына, ипи пешерү өчен, почта өчен яңа биналар салына, яңа балалар бакчасы эшләнә.

Авыл Советы барлыкка килү дә коллективлашу елларына туры килә. Оет, Чулпыч, Йомгалак авыллары Оет авыл Советына, Олы Шыңар, Кече Шыңар, Түлешкә  авыллары Олы Шыңар авыл Советына карый. Колхозлар берләшкәннән соң авыл Советлары да берләшә. Авыл Советы рәисләре урындагы кадрлардан сайлана. Алар еш алышынып тора, иң озак эшләүчеләр түбәндәгеләр:
1. Мехәммәтов Шәкүр Мехәммәт улы – 1973-1982 еллар;
2. Шафигуллин Габдулбар Хамизуллович – 1984-1987 еллар;
3. Гарипов Габделхак Минлеханович – 1987-1997 еллар.

1956 елда авыл Советы бинасы, медпункт, колхоз канцеляриясе биналары төзелгән була. 1970 елда колхоз правлениесе, 1982 елда медпункт, 1983 елда авыл Советы өчен яңа биналар төзелә. 1971 елда кызыл кирпечтән Олы Шыңар сигезъеллык мәктәбе бинасы төзелә, 1979 елда мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2008 елда ике катлы итеп яңа мәктәп бинасы төзелде, мәктәп Ленин орденлы укытучы  Ахунҗанов Әсгать Ахунҗан улы исемен йөртә.
Тарих дәвам итә.

Безнең Шыңар яклары элек-электән үзенең итекчеләре,шәлчеләре,балта осталары белән дан тоткан.Туган төбәгебезнең йөзек кашы булырдай талантлы шәхесләребез белән горурлана алабыз без:

АХУНҖАНОВ АЛМАЗ ӘСГАТЬ УЛЫ – 1997 елгы Татарстан дәүләт премиясе лауреаты,Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Россия медицина-техник фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы,Казан дәүләт медицина университеты профессоры.

АХУНҖАНОВ ӘСГАТЬ АХУНҖАН УЛЫ (1894-1971) – 1910 елдан укытучы булып эшли башлый, 1926 елдан Кече Шыңар мәктәбендә укыта, 1942 елдан Олы Шыңар тулы булмаган мәктәбе директоры итеп билгеләнә.Мәгариф эшендәге гаять зур хезмәте өчен ул 1939 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены, 1945 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.

МӘРЬЯМ РАХМАНКУЛОВА (1901-1990)- (әтисе Габделмәннән Рахманколый Олы Шыңар авылында үсә һәм мөгаллимлек итә.Алар – күренекле композитор Рөстәм Яхинның әтисе Мөхәммәтхаҗиның туганнары да)  - опера җырчысы.РСФСР ның һәм ТАССРның халык артисткасы,СССР ның композиторлар берлеге әгъзасы.

ГАБДЕЛМӘННАН РӘХМӘНКОЛЫЙ (1858-1908) – үз заманының алдынгы карашлы, ачык фикерле мәгърифәтчесе була.Ул  мәктәпләр өчен дәреслекләр хәзерли, тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә,шигырьләр яза. (Казанда “Учительская школа” ны тәмамлап, Олы Шыңар авыл мәктәбенә мөгаллим булып килә, шунда 14 ел буе балалар укыта. Шунда ук Арчаның Арпаяз авылыннан Мәстүрә исемле кызга өйләнә, һәм 1888 елда аларның беренче уллары Әхмәтсолтан дөньяга килә)

ӘХМӘТСОЛТАН РАХМАНКОЛЫЙ (1888-1916) – Татар культурасы, иҗтимагый фикере һәм әдәбиятының үсешенә зур өлеш керткән, Тукайлар, Әмирханнар, Камаллар белән бергә нигез ташларын салышкан әдип, язучы.  Хикәяләр китабы үзенең вафатыннан соң гына басылып чыга.

ФӘРИТ ӘХМӘТНУР УЛЫ ШӘРИФУЛЛИН – Күп еллар “Мәгариф”журналының баш мөхәррире булып эшли. Татарстан Республикасы журналистлар җәмгыятенең Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты.

ГЫЙМАДИЕВ МАРАТ МИНҺАҖ УЛЫ – Медицина фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе.

ИЛҺАМ  ШӘКҮР УЛЫ МӨХӘММӘТОВ – Татарстанның атказанган артисты (2000 ел) Әлмәт драма театры артисты булып эшли.

НИГЪМӘТҖАНОВ НӘГЫЙМ ГАЯЗ УЛЫ – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп еллар “Саба таңнары” газетасының редактор урынбасары булып эшләде.

ФӘННУР ӘХСӘН УЛЫ ГАЛИМОВ – үзешчән композитор, күп кенә җырлар авторы. Үзенең җырларыннан торган ике җыентыгы басылып чыкты.

ӘНИСӘ НУРУЛЛА КЫЗЫ КАСЫЙМОВА – шагыйрә, ”туган як җырчысы”-туган як турында күп кенә шигырьләр, Фәннур Галимов белән җырлар иҗат иттеләр. “Шыңарым” җырының авторлары.

ШӘЙХЕТДИНОВ ХӘЛИЛ ХӘМИТ УЛЫ – Татарстанның спорт һәм яшьләр эше буенча министр урынбасары.

ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН МЕХАНИЗАТОРЫ исеменә лаек булган

ХАФИЗУЛЛИН АЙТУГАН  ТИМЕРША  улы,

ШӘРИПОВ ЗАРИФ  САЛИХ  улы,

ФӘХРЕТДИНОВ МӘГЪСҮМ ШӘЙХИ УЛЫ

ТАТАРЧА КӨРӘШ БУЕНЧА РОССИЯНЕҢ ҺӘМ ТАТАРСТАННЫҢ СПОРТ МАСТЕРЛАРЫ
- Россиянең спорт мастерлары:
  Гайфуллин Әсгать Габдулла улы;
  Сабиров Рафил Васыйл улы;
  Сабиров Марсель Васыйл улы;
  Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы.

- Татарстанның спорт мастерлары:
  Шакиров Сабирҗан Хәким улы;
  Шәйхетдинов Азат Рамазан улы;
  Шәйхетдинов Тәфкил Рамазан улы;
  Нәбиуллин Илсур Нәҗип улы.

“Халык мәгарифе отличнигы”,”Хезмәт Кызыл байрагы ордены”кавалеры исеменә лаек булган – Габдуллаҗанова Хәбирә Гатаулловна.

“Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек булган Шайхетдинова Тәскирә Гаптерафиковна.

1976 елда тракторист,механизатор Шарипов Зариф Салих улына “Хезмәт кызыл байрагы”ордены бирелә.

1971 елда бригадир Набиуллин Нәҗип Габдулла улына “Хезмәт кызыл байрагы” ордены бирелде.

Түлешкә авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Закиров Мөхәммәт Закир улына “Ленин ордены” бирелә.

Соңгы яңарту: 2012 елның 31 октябре, 10:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International