Дәуләт теркәү, кадастр hәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Саба булегенең эшчәнлеге турында

Саба бүлеге ш.т.б. Байлар Сабасында, «Бердәм тәрәзә үзәгендә» урнашкан. Монда ук Дәүләт теркәү, кадастр hәм картография Федераль хезмәтенең дәүләт бюджет оешмасы Федераль кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча филиалының Саба районы бүлеге, БТИ һәм нотариат бар. Гражданнарга уңайлык йөзеннән  шушы ук бинада  ОАО АКБ «Ак Барс» банк кассасы да эшли. Мөгаен, дәүләт теркәү һәм дәүләт кадастрга теркәү оешмаларының сорауларга оператив җаваплар табуда бер бинада урнашканлык белән бәйледер.

Бүлекнең штаты 13 кеше, анын 2 — дәүләт теркәүчесе, 2 — дәүләт җир инспекторы.

БЕЛЕШМӘ
2009 елдан Саба булегендә бервакытлы дәүләт кадастры һәм дәүләт теркәү өчен документларны кабул итә башладылар. Документаларны Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Саба булеге, Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең дәүләт бюджет оешмасы Федераль кадастр палатасының Татарстан Республикасы буенча филиалынын Саба районы бүлеге хезмәткәрләре кабул итэ, нәтиҗәдә чират тору мәсьәләсе чишелде.

Бүлек районның барлык иҗтимагый - сәяси тормышында актив катнаша.

2011 елның 11 ае эчендә Саба бүлегендә 14 961 кеше кабул ителде, барысы дәүләт теркәвен үтүгә 10 076 гариза кабул ителде, 7 865 - теркәлде, шунын эченнэн 3 928 – торак йортлар, хуҗалык корылмалары — 336, башка тор объектлар — 163, җир кишәрлеге — 3 438, аннан кала 149 урман хуҗалыгы, барлык мәйданы 26 225 га.

Тагын бер зур вазыйфаларнын берсе, ул – җир законнарының үтәлешен тикшеру. 2011 ел дәверендә бүлекнең инспекторлары ярдәмендә 400 тикшерү оештырылган, шуның яртысыннан күберәге планнан тыш тикшерү. Тикшерү барышында 244 закон бозу очрагы теркәлгән, административ җаваплылыкка 167 кеше тартылды.

Безнең коллективлар арасында эшлекле җылы һәм дусларча мөнәсәбәт урнашкан. Без бергә алга куйган бурычларны күмәк рәвештә чишәбез, килешеп эшлибез. Омтылышыбыз - халыкка унайлы, ансат һәм кыска вакытта эшлэү!

Соңгы яңарту: 2018 елның 20 июле, 19:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International