Олы Нырты авыл җирлегенең 2014 ел эшчәнлеге турында отчет доклады

   Хөрмәтле авылдашлар, житәкчеләр һәм чакырылган  иптәшләр! Бүген сезнең тарафка авыл жирлегенең 2014 нче елдагы эшчәнлеге турында отчет тәкъдим ителә.

   Олы Нырты авыл җирлеге Советы 2012 елның 27 августында 21нче номерлы карары нигезендә кабул ителгән Устав белән эшли. Әлеге Устав нигезендә без урынындагы мәсьәләләрне, традицияләрне исәпкә алып, үзубезнең биләмәдәге барлык оешмаларны, учреҗденияләрне, фермер хужалыкларын сәүдә нокталарын барлап, бюдҗетыбызны формаллаштырып шушы территориянең үсешен, алга китешен хәл итү өстендә эшләргә тиешбез. Шулай ук җирле үзидарә органнарының бурычы территориянең социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүдән, халыкның яшевеше-көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудырудан һәм тормыш шартларын даими камилләштерүдән гыйбарәт. Яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясарга, нәтиҗә чыгарырга һәм алга таба планнар кабул итәргә тиешбез.

    Олы Нырты авыл җирлеге биләмәсендә дүрт авыл: Олы Нырты, Завод Нырты, Урта Нырты һәм Чәбья Чурчи авыллары керә. Аларда барлыгы 569 кеше яши. Шуларның 311е ир-атлар, 258ен хатын-кызлар тәшкил итә. Яшьләрнең 68е мәктәптә, 30ы Республиканын  югары һәм урта махсус уку йортларында укыйлар, 3 егетебез Россия хәрби көчләре сафларында хезмәт итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалр саны 27, пенсионерлар 200.

    Хәзерге заманда демография иң четерекле мәсьәләгә әверелде. Халык саны, бигрәктә авылларда күзгә күренеп кими. Мәсәлән 2014 нче елда авыл җирлеге биләмәсендә 3 бала гына туу, шул ук вакытта 8 кеше үлү очрагы теркәлде. Күргәнебезчә, халыкның табигый үсеше территориядә 5 кешегә  кимеде. 2014нче елда 3 гаилә никахларын теркәделәр, аерылушучылар теркәлмәде.

     Олы Нырты авыл җирлегенең 2014 елда бюдҗеты чыгым ягыннан 2 млн.24 мең сум тәшкил итә. Бюдҗетның керем ягы 2 млн. 318 мең сум булды. Аның 693 975 сумы җирлекнең үз кереме. Шуның эченнән 248 801сум подоходный налог, миллек салымы 58 740 сум, җир салымы 301 274 сум, 85 159 торле керемнәр. Шушы авыл җирлегенең бюдҗетына 100% белән керергә тиешле салымнарны тиеш булыпта сәбәпсез түләмәүчеләр бар. Аларның исемнәрен сез слайдта күрәсез. Бу исемлекне тагында дәвам итеп булыр иде, чөнки җыйналып бетмәгән акча 40 меңнән артык тәшкил итә. Шуны күздә тотып мин барлык иптәшләрнең дә тиешле салымнарын вакытында түләп баруларын сорар идем.

    Үзегез белгәнегезчә 2014 елның 30 ноябрендә Олы Нырты авыл җирлегендә узара салым турында җирле референдум үткәрелде. Референдумда халык бик актив катнашып дөрес тавыш бирде. Авыл  җирлеге 44900 сум акчаны халыктан җыйнап банка тапшырды.

    Мәктәп алдында торган бурычларны тормышка ашыруда укытучының фән буенча теоретик әзерлекле, методик осталыкка ия булуы, аның укучылар эшчәнлеге белән идарә итә  алуы зур әһәмияткә ия. 2013-2014елында укытучыларыбыз район, Республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда, фәнни гамәли конференцияләрендә актив катнашалар, укучыларыбыз фән олимпиадаларында катнашып, 5 бала – 1 урын һәм 3 бала призлы урыннарга лаек булдылар. 4 бала Республика олимпиадаларында  катнашып район данын яклаячак.

     Завод Нырты урта мәктәбендә бугенгесе көндә 68 бала укый. Аларга 24 педагог белем һәм тәрбия бирә. Гомуми штатлар саны 33.

     2013-2014 нче уку елында мәктәпне 10 укычы тәмамлады. Бердәм дәүләт имтиханнарын барысы да канәгатьләнерлек билгеләргә бирделәр, икеле алучылар булмады. 2 укучы мәктәпне алтын медәлгә тамамлады. Хәзерге вакытта берсе армия сафларында  хезмәт итә. Ике укучы махсус урта уку йортында, 6 укучы югары уку йортларынаукырга керде. 1 укучы эшкә  урнашты.

      Завод Нырты урта мәктәбенең еллык бюдҗеты 12млн.813 мең 983 сум тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы 20 мең сумны тәшкил итте. Эдектр һәм газ тотылышында күпмедер тайпылыч сизелә: электр энергиясе +1628, газ -2578.

      Мәктәп җылы, уңайлы кабинетлар, кирәкле инвентарьлар белән җихазландырылган.

      Олы Нырты балалар бакчасында  бала көне 3530 көн тәшкил итте, бүгенге көндә 15 бала бакчага йөри. Балалар бакчасының барлык еллык чыгымы 1млн. 441 мең 300 сум булды. Уртача хезмәт хакы 14400 сум тәшкил итте. Газ һәм электр энергиясе тотуда аерма сизелми.

     Урта Нырты балалр бакчасында хезергә 5 бала йөри. Балалар бакчасының еллык чыгымы 943 мең 205 сум. 2014 елда 1124  бала көне тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы 10211 сум тәшкил итә.

     Халыкның рухи сәламәтлеген ныгытуда мәдәният әһәмиятле урын алып тора. Мәдәни өлкә төрле категоря кешеләрен берләштерү,  аралашу мөмкинлеге булдыру өчен мөһим өлкә.

     Авыл җирлегендә мәдәният хезмәте 1 мәдәният йөрты, 2 авыл клубы һәм 1 китапханә тарафыннан башкарыла.

      Олы Нырты мәдәният йөртында 3 кеше эшли. Еллык бюдҗеты 589 мең 975, 93 сум. Үтәлеше 589 мең 975,93 сум. Түләүле хезмәттән 2000 мең сум акча кергән.

     Урта Нырты авыл клубында 2 кеше эшли. Еллык бюдҗеты 291 мең 218,27 сум. Үтәлеше 291 мең 218,27 сум. Түләүле хезмәттән 2100   сум акча кергән.

    Чәбия Чүрчи авыл клубында 1 кеше эшли. Еллык бюдҗеты 279 мең 508,79 сум. Үтәлеше 279 мең 508,79 сум.түләүле хезмәттән     1000    сум акча кергэн.

     Олы Нырты китапханәсендә 1 кеше эшли. Еллык чыгымы  224419 сум. Китапханәдә 10511 китап бар. Китап укучылар саны 508 кеше.

      Халыкның сәләмәтлеген саклау өлкәсендә җирлектә 1 фелдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. 2014 елда фелдшер-акушерлык пунктына 4230 кеше мөрәҗәгать итте. Еллык бюдҗеты 436 мең 775 сум.

     Безнең җирлектә 1 почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Ул ай саен халыкка пенсия, пособие һәм вакытлы матбугат тарата. Газ, электр, телефон хезмәтләре өчен акча җыйный. Вакытлы матбугатга язылу  515 данәдә башкарылды.

     Олы Нырты авыл җирлегендә халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү 2 райпо һәм 3 шәхси эшмәкәр кибетләре тарафыннан башкарыла. Алар халыкны ашамлык һәм көндәлек куллану товарлары белән тәэмин итеп  торалар.

    Учреҗденияләрдә электр энергиясе, газ  тотуга 2013 ел белән чагыштырганда күпмедер аерыла. Мәсәлән  Завод Нырты урта мәктәбендә электр энергиясе 1628 кВт ка азрак тотылган, Урта Нырты авыл клубында 180 кВт ка күберәк тотылган. Газ ягылуына килгәндә Олы Нырты мәдәният йөрты 3196 куб.метрага азрак, Завод Нырты урта мәктәбе 2578 куб метрга күбрәк яккан. Урта Нырты балалар  бакчасы 2014 елда 1752 кг пеллетны күбрәк тоткан.

      Авыл җирлегендә урам утларына  2014 елда 20119 кВт. Электр энергиясе сарыф ителеп 88507 сум акча күчерелде. Бу 1 лампочкага 410 кВт. энергия туры килә дигән сүз. Авыл җирлегендә 1 урамны яктырту лампасын тоту 1808 сумга тоште.

      Коммуналь хезмәт эшчәнлеге турында сезгә түбәндәгеләрне җиткезәсе килә. Ел дәвамында халык су белән өзлексез тәэмин ителеп, айга ике тапкыр халыктан көнкүреш калдыкларын җыйналып торды. Суга 257 456 сумлык хезмәт күрсәтелеп, 252 364 сум җыйнап алынды. Каты көнкүреш калдыкларын җыйнау хезмәте өчен 181 324 сум исәпләнеп  178 653 сум акча җыеп алынды.

      Авылларны җыештыру яздан  башланып, җэй көз буена дәвам итә. Җирлек территориясе соңгы  елларда хәйран тәртипкә салынса да, каты көнкүреш калдыкларын елгаларга, үләт зираты янындагы чүплеккә ташлау очраклары булып тора. Авыл башларындагы, капка төбендәге төзелеш материалларын, төрле калдыкларны  кар ачылу белән җыештыруыгызны сорар идем. Бүгенгесе көндә авыл эчендәге юлларның торышы буенча бездә зур проблемалар юк. 2014 елда Олы Нырты  авылында, Г.Тукай урамыннан  А.Алиш урамына менә торган тыкрыкка 692 мең сумлык 190 метрга таш түшәлде.

     Авыл җирлегендә чисталыкны саклау кирәгеннән ел саен  изге урыныбыз булган зиратларда өмәләр оештырыла. Өмәләрдә  күп кенә авылдашларыбыз катнашып шактый эш башкарыла. Монда катнашкан кешеләрнең һәркайсысына үземнең рәхмәтемне эйтеп үтәсем килә. Ләкин бу күмәк эшләрдә һаман бер үк кешеләр күренә. Мөмкинлекләре, сәләмәтлекләре була торып та, битараф булып яшәүчеләрне аңлавы кыен. Ә бит җирлекнең яшәеше-көнкүреше шушында яшәүченең үзеннән тора.

     Биләмәдә эш урыны биреп торучы “Нырты” авыл хуҗалыгы җәмгыяте тора. Бу хуҗалыкта барысы 70 кеше эшли. Терлек саны 642 баш. Чәчүлек җирләре 2400 га. исәпләнә, 1 га 25 центнер уңыш җыеп алынды. Хуҗалыкта  уртача хезмәт хакы 11300 сумны тәшкил итә. пай җирләренә түләүгә килгәндә “Нырты” хуҗалыгы 1 пайга 1780 сум түләүне планлаштырды. Бүгенгесе көнне бу сумма түләнеп бетте.

      Җирлекнең шәхси хуҗалыкларның 268 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 131 башы савым сыеры, 605 сарык, 16 ат, 7 кәҗә бар.

      Барлыгы җирлек буенча 328 тонна сөт җыелды. Халыкка сөт тапшырган өчен 4млн. 756 мең сум акча бирелде.

      Район банкларыннан авыл хуҗалыгы кредитын 4 кеше  700 000 сум күләмендә алды.

      Авыл җирлегендә булган 207 хуҗалыкның 196сы дәүләт теркәве узды. Бу 95% тәшкил итә.

      Хөрмәтле авылдашлар! Алга таба барлык эшләнэсе эшләрне сезнең берлектә, уртак фикергә килеп эш алып барганда гына, башкарып чыгарбыз дип уйлыйм һәм ышанып калам.

      Һәрбарчабызның гайләсенә именлек, тынычлык,сәләмәтлек телим.   Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Соңгы яңарту: 2015 елның 22 гыйнвары, 10:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International