Олы Шыңар авыл җирлегенең 2013 ел эшчәнлеге турында отчет доклады

                                               Хөрмәтле иптәшләр!

Дәүләтебезнең төп законы – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Конституцияләре нигезендә безнең җәмгыятьтә җирле хакимиятнең бердәнбер чыганагы булып – халык санала. Хакимиятне халык сайлый һәм ул - халык мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә  бурычлы. Җирле хакимият органнары  үз эшчәнлекләрендә халык каршында җаваплы.

Олы Шыңар авыл җирлеге Советы 2012 елның 27 августында 17нче номерлы карары нигезендә кабул ителгән Устав белән эшли. Әлеге Устав нигезендә без урындагы мәсьәләләрне, традицияләрне исәпкә алып, үзебезнең биләмәдәге барлык оешмаларны, учреждениеләрне, фермер хуҗалыкларын, сәүдә нокталарын, барлап, бюджетыбызны формалаштырып, шушы территориянең үсешен, алга китешен хәл итү өстендә эшләргә тиешбез. Шулай ук җирле үзидарә органнарының бурычы территориянең социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүдән, халыкның яшәеше-көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудырудан һәм тормыш шартларын даими камилләштерүдән гыйбарәт.

Яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясарга,  нәтиҗә чыгарырга һәм  алга таба планнар кабул итәргә  тиешбез.

Халык мәнфәгатъләрен алга сөрү өчен, беренче чиратта әлеге халык турында дөрес мәгълүматка ия булу мөһим.

Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсенә биш авыл: Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч һәм Түлешкә авыллары керә. Аларда барлыгы 1177 кеше яши. Шуларның   100% да татарлар. Соңгы елларда ир-атлар санының хатын-кызлар саныннан артып китүе күзәтелә, җирлектә яшәүче халыкның 546сы, ягъни 51%ын ир – атлар тәшкил итә. Яшьләрнең 144е мәктәптә, 37се Республиканың югары һәм урта махсус уку йортларында укыйлар, 3 егетебез Россия хәрби көчләре сафларында хезмәт итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 67, барлык эшче кеше 552, пенсионерлар 314.

Хәзерге заманда демография иң четерекле мәсьәләгә әверелде. Халык саны, бигрәк тә авылларда, күзгә күренеп кими. Мәсәлән, 2014нче елда авыл җирлеге биләмәсендә 9 бала гына туу, шул ук вакытта 16 кеше үлү очрагы теркәлде. Күргәнебезчә, халыкның табигый үсеше территориядә 6 кешегә кимеде. 2014нче елда 3 гаилә никахларын теркәделәр, аерылышучылар теркәлмәде.

Халык мәнфагатьләрен яклап хезмәт итү өчен, аны борчыган мәсьәләләрне, проблемаларны үз вакытында ачыклап, аларны тиешенчә хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар күрүдә җирле үзидарәләрнең халык белән тыгыз элемтәдә эшләве бик мөһим. Шуңа да инде җәмәгатьчелек белән эшләү җирле үзидарә эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып санала.

2013 нче елда җирле үзидарәгә төрле мәсьәләләр буенча гражданнарның телдән 57 мөрәҗәгате теркәлде, язмача гариза белән 32 кеше мөрәҗагать итте, 593 белешмә бирелде, төрле оешмалардан 67 хат теркәлде, язмача 134 җавап хатлары җибәрелде.

Отчет елында АПК программасы буенча 3 яшь гаилә акча алып йорт төзи башладылар. Шулай ук 3 гаилә 2012 елдагы программа нигезендә алынган акча хисабына йорт җиткереп өй туйлары уздырдылар.

Җирлек буенча 170 хуҗалык сыер малын асрый. Барлык мөгезле эре терлекнең саны 593 берәмлек. Шуның 276 сын сыер малы тәшкил итә. Мөгезле эре терлекнең дә саны үткән ел белән чагыштырганда 53 берәмлеккә артты. Шуның эченнән 32се таналар. Бу таналар, алдагы елларда да сыер малының артуына китерер дигән өмет тудыра. Соңгы елларда сыер малын халыкның хуҗалыкларда  өчәрне, хәтта бишәрне тота башлауның сәбәбе әлбәттә хөкүмәтебезнең шәхси хуҗалыкларга абзар каралтыларны төзекләндерү өчен субсидияле кредитлар бирү, ул кредитны безнең авылларда агымдагы елда гына да 4 млн. 540 000 сум  күләмендә алып, 8 мал торагы, техникалар һәм маллар сатып алынды. Сөтнең бәясе төшкән җәй айларында 542 мең сум күләмендә субсидия таратылды,  халыкка ташламалы сыер саву аппаратлары алуда  67 хуҗалыкка 481 мең 250 сум күләмендә субсидия  бирелде.

Шулай ук Рәссәй Федерациясе һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы Республикада семья фермаларын үстерү буенча программа кабул итте. Туган туфракларына җаны-тәне белән береккән чын җир хуҗалары шушындый авыр вакытта да үзен агробизнеста сыный: кемдер хуҗалыгында үгезләр симертә, кемдер кәҗә-сарык үрчетә, ә кемдер савым сыерлары санын арттырып, шуннан яхшы гына табыш ала.

Аңлашыла ки, дәүләт ярдәменнән башка гына үз эшеңне башлап җибәрү күп гаиләнең хәленнән килми. Шунлыктан халык Президентның әлеге программасына зур өметләр баглый.

Программа авыллардагы социаль-икътисадый вәзгыятьне җайга салуны күздә тота. Хәзерге вакытта 60/40 программассы буенча гаилә фермасы төзү өчен  хөкүмәттән 5 миллион сумга кадәр акча алырга була. Аның буенча, сыерлар саны 24 тән дә ким булмаган гаилә фермаларын оештыру гына кирәк, яки 50 шәр баш сарык, я савым кәҗәсе асрарга мөмкин. Булмаса 30 баш ат, яки 1000 баш каз асрап бу программада катнашырга була.

Бу программа бик кызыксындыргыч булса да, моңа безнең авыл җирлегеннән әлегә кадәр бер генә гаилә дә үзләренең теләкләрен белдереп, документларын әзерләп тапшырмадылар. Әгәр кызыксынучылар булса бу программа һәркемгә ачык, моның өчен җирле үзидарәгә килеп белешмәләр ала аласыз. Шулай ук бу проект хакыңда тулы мәгълүматны ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми порталында “Семейные фермы” дигән бүлектә табарга була.

Җирле үзидарәнең бюджеты-эшчәнлекнең барлык социаль өлкәләре чагылыш тапкан төп финанс документ.

Олы Шыңар авыл җирлегенең 2013 елда бюджеты чыгым ягыннан 3 млн. 159 мең 828 сумны тәшкил итте. Бюдҗетның керем ягы 3 млн. 32 мең 920 сум булды. Аның 1 млн 358 мең 086 сумы үзебезнең җирлек налоглары кереме. Шуның эченнән 361  мең  602 сумы подоходный налог, милек салымы 142  мең 315 сум, җир салымы 474  мең 832 сум, 6мең 003 сумы җир арендасы түләве, 313 мең 894 сумлык авыл җирлеге Советының җир һәм милке сатылды, 24 мең сум административ җаваплылыкка тартылган физик затлардан керде.

Шушы авыл җирлегенең бюдҗетына 100% белән керергә тиешле җир салымын  тиеш булып та сәбәпсез түләмәүчеләр бар. Алар Олы Шыңардан:

  1. Газизянов Мөнир гаиләсе – 1 мең 057 сум,
  2. Гилметдинова Рауза апа – 464 сум,
  3. Шакирова Рауза апа – 941 сум,
  4. Закиров Җиһангир абый – 944 сум,

     Чулпычтан:

  1. Шайхуллин Габдулла – 1 мең 410 сум.

Милек салымын Олы Шыңардан:

1.    Шагиев Ильсур Котдус улы – 1 мең 217 сум түләмиләр.

Бу исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде, чөнки җыйналып бетмәгән  салымның суммасы 40 мең сумнан артып китә. Шуны күздә тотып мин барлык иптәшләрнең дә тиешле салымнарын вакытында түләп баруны сорар идем. Чөнки  нинди генә эшкә тотынсак та,  акча кирәк, ә бюдҗетның бер өлешен салымнар тәшкил итә.

2013 елда авыл җирлеге буенча иң зур төзелеш булып Оет авылында 1нче сентябрь көнне ачылган 21 млн. 500 мең сумлык җәмәгать үзәге булды. Әлеге үзәк үз эченә башлангыч мәктәпне, балалар бакчасын, фельдшер–акушерлык пунктын, китапханә һәм спорт залы белән авыл клубын сыйдырды. Әлеге җәмәгать үзәге заманча җиһазландырылган, җылы, якты, барлык уңайлыклары да эчтә. Бу, әлбәттә, шушы үзәктән файдаланучыларга да һәм анда хезмәт куючыларга да бик уңайлы. Ә элекеге мәктәп, балалар бакчасы һәм клуб биналары сүтелеп, аларның урыннары тәртипкә китерелде.

Оет авылында туып үскән Советлар Союзы герое, Бөек Ватан сугышы Ветераны Хаҗиев Вәлиәхмәт Хаҗиәхмәт улы истәлегенә куелган һәйкәл нык тузган иде. Әлеге һәйкәл 2013 елда өр-яңадан җәмәгатьчелек үзәге каршында эшләнелде.

Оет авылында шулай ук соңгы елларда актуаль булып килгән шәхси кибет ачу соравы уңай чишелеш тапты. Үткән елның декабрь аенда шәхси эшмәкәр Исмагилов Дамир “Заман” дип аталган үзенең  кибетен ачты.

Шулай ук отчет елында Оеттагы җәмәгать үзәгенә кадәр 400 метр озынлыкта асфальт юл салынды. Юлларга асфальт түшәүгә килгәндә Шыңар–Тимершык  юлында 108 млн. сумлык эш башкарылып 8 км. 371 метр өлеше яңадан эшләнелде. Олы Шыңар авылы Кооператив урамының 170 метрына һәм Кече Шыңар авылы Ленин урамының 50 метр өлешенә асфальт түшәлде. Кече Шыңар авылының Ленин урамында күпергә кадәр 400 метр өлешкә вак таш түшәлеп җирлек бюджетыннан Саба  күптармаклы җитештерү предприятиесенә 620 мең 678 сум акча күчерелде.

Авылларыбызның изге урыны булып саналган зиратларның торышына да узган ел игътибар зур булды. Йомгалак авылының зират коймасы бик нык тузып, авып беткән иде. Җәй көне Шыңар һәм Оет  авылы егетләре көче, "Туган як" җәмгыяте җитәкчелеге ярдәме  белән  имән баганалар утыртылып, тимер сетка белән әлеге авылның зират коймасы өр яңадан эшләнелде. Кече Шыңар авылының зират коймасы да 2005 елда гына эшләнүгә карамастан агач араталары сынып, ауган иде. Ниһаять, 2013 елда Кече Шыңар авыл халкыннан эш яшендәге, балигъ булган кешедән 500 сум күләмендә акча җыйналып бу эшнең күп өлеше  инде эшләнеп тә бетте.

Отчет елында Олы Шыңар авылы эчендәге барлык һавадан үткән телефон чыбыклары, капиталь ремонт нигезендә 17,5 км. озынлыкта җир астына төшерелеп  622, 500 сумлык эш башкарылды. Агымдагы елда шулай ук Кече Шыңар авылындагы 17,5 км. телефон чыбыклары җир астына төшерелеп, 294 мең сумлык эш башкарылыр, дип планнаштырыла.

Олы Шыңар авыл җирлеге буенча үскән агачлар һавадан узучы электр линияләренә  комачаулыйлар иде. Ә бу, үз чиратында, төрле авария хәлләре тудыргалап торды. Шуны истә тотып, 2013 елда җаваплыгы чикләнгән “ЭнергоСтройКомплект”  җәмгыяте  көче белән һавадан үтүче линияләргә керүче саклагыч зонада агачларны кисү оештырылды. Барлыгы Олы Шыңар авылында  720 метр, Оет авылында 480 метр  кишәрлек  агачтан чистартылды. 

Олы Шыңар авылының Муса Җәлил урамында һәм Кече Шыңар авылының мәчет каршында, халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, корый башлаган 3  карт агач киселде. Олы Шыңар авылының чишмәсе янындагы 5 тал агачы киселеп, турап, чистартылды. Бу эшләр авыл җирлеге бюджетына 31 мең 800 сумга төште.

Чулпыч һәм Оет авыллары янына яңа автобус туктау мәйданчыклары урнаштырылды. Хәзер транспорт көтүчеләр заманча, матур будкалардан файдалана башладылар.

Шыңар авыл җирлеге каршында оешкан  “Шыңар” фондына ел дәвамында махсус  Кече Шыңар авылының зират коймасын эшләү өчен 140 мең 034 сум акча җыйналды. Шуның эченнән:

1.40 мең 560 сумлык, 40/20  профиль алынды.

2.260 штук труба, 2.5 метр озынлыкта  1 штук  трубаны 210 сумнан алдык һәм барлык трубага 54 600 сум акча тотылды.

3.Сетка, болгарка кругы һәм электродлар өчен 4874 сумакча тотылды.

4.Хезмәт өчен түләүгә 30 000 сум акча тотылды.

5.Калган акча 10 000 сум, без аны язга чыккач зиратның калган эшләрен эшләтеп  хезмәт хакы исәбенә тотарбыз дип планлаштырабыз.

Олы Шыңар авылы буенча халыктан барлыгы  11 550 сум акча җыйналды. Һәм шул җыйналган акча исәбенә Г.Тукай урамы белән Совет урамын тоташтырган җәяүлеләр өчен салынган 24 метр озынлыктагы басма ремонтланды. Аның такталары һәм астындагы бруслары тулысынча алмаштырылды. Бу эш өчен 8 мең 610 сумлык такта материаллары белән кадак алынды, хезмәт хакы өчен 4 мең сум акча түләнелде.

Шулай ук Олы Шыңар авылының зираты кырыена коры калдыклар салу өчен чүп контейнеры урнаштырылды. Бу эшне башкару өчен барлыгы 5 мең 330 сум акча тотылды. Шуның эченнән, 3 мең сумлык тимер цинкланган калай, 1030 сумлык тимер труба белән электрод, саморез алынды, һәм контейнерның астына җәелгән бетоннарны урнаштыру өчен тракторчыга 500 сум, сварка хезмәте  өчен 800 сум акча түләнелде.

Чулпыч авылы буенча барлыгы 1650 сум җыйналды һәм ул акчага 1330 сумлык буяу, уайт-спирит, кисточка алынып зират йорты буялды. Калган 320 сумга корыган агачларны кисү өчен пычкы чылбыры алынды.

Ә Оет авылыннан җыйналган 4 мең 800 сум акча бүгенге көнгә кадәр әле тотылмаган килеш тора. Ул акчага, быел җыелачак сумманы кушып, Оет авылы зират коймасының  каршы ягын буярга буяу алырбыз, дип планлаштырабыз.

                                               Мәгариф

Мәктәп алдында торган бурычларны тормышка ашыруда укытучының фән буенча теоретик әзерлекле, методик осталыкка ия булуы, аның укучылар эшчәнлеге белән идарә итә алуы зур әһәмияткә ия. Мөгаллимнәрнең белеме, педагогик осталыгы район күләмендә методик чаралар үткәрү юлы белән камилләштерелә.

2012-2013 уку елында укытучыларыбыз район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнаштылар, укучыларыбыз, фән олимпиадаларында катнашып,  барлыгы 5 беренче урын, 6 икенче урын һәм 6 өченче урынга лаек булдылар.

Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә хәзерге вакытта 126 укучы укый. Аларга 29 педагог белем һәм тәрбия бирә. Мәктәптә 3 югары категорияле, 14 - 1нче категорияле укытучы эшли.  Гомуми штат саны – 39.

2012–2013 нче уку елында мәктәпне 8 укучы тәмамлады. Бердәм Дәүләт имтиханнарын барысы да канәгатьләнерлек билгеләргә бирделәр, икеле алучылар булмады.  2 укучы мәктәпне алтын  медальгә, 1 укучы көмеш медальгә тәмамлады. Хәзерге вакытта берсе армия сафларында хезмәт итә. Бер укучы махсус уку йортына, 6 укучы югары уку йортларына укырга керде. БДИ нәтиҗәләре узган елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда рус теленнән уртача 4,5 баллга, математикадан уртача 8,1 баллга югарырак. Рус теленнән Гарипова Айгөл район буенча иң югары балл - 98 балл җыйды.

Отчет елында укучыларга укуларында этәргеч һәм кызыксындыру чарасы буларак, Олы Шыңар авылыннан Гәрәев Марат Мәүлет улы район олимпиадаларында призлы урыннарга лаек булган 17 укучыга 80 мең сум күләмендә акчалата премияләр өләште.

Олы Шыңар урта мәктәбенең еллык бюдҗеты  11 млн. 036 мең 291 сумны тәшкил итте. Шуның эченнән туклану өчен 433 мең 280 сум, электр энергиясе өчен 355 мең 883 сум, газ ягулыгы өчен 250 мең 382 сум,  укытучыларга хезмәт хакы өчен 7 млн. 840 мең 982 сум акча тотылды. Уртача хезмәт хакы 20 мең 419 сумны тәшкил итте. Газ һәм электр тотылышында билгеләнгән лимиттан тайпылышлар булмады, алдагы ел тотылышларына караганда экономия күзәтелде.

Мәктәбебез җылы, уңайлы, кабинетлар кирәкле инвентарьлар белән җиһазландырылган. Ашханәдә балалар кайнар аш белән тукланалар. Бүгенге көнгә кискен мәсьәләләр юк.

Оет башлангыч мәктәбендә 17 укучы белем ала, аларга 5 укытучы белем бирә. Туклану өчен ел дәвамында 41 мең 588 сум, электр энергиясе өчен 78 643 сум,  хезмәт хакы өчен 927 мең 380 сум акча тотылды, уртача хезмәт хакы 1 укытучыга 15 мең 456 сум булды. Оет мәктәбенең үзенчәлеге – мәктәп яңа төр ягулык – “пеллет” белән ягып җылытыла башлады. Әлбәттә, бу төр ягулыкның газ ягулыгыннан өстенлеге - шартлау куркынычы булмау, даими күзәтү кирәк булмау сәбәпле, аерым җаваплы белгечләрнең штатта тормаулары, төрледән–төрле тикшерү оешмаларына акча сарыф итеп датчиклар, сигнализаторларны ел саен тикшереп тору кирәк булмау һәм, иң мөһиме, ягу сезонына бәйле булмау. Чөнки, әлеге пичне без, яз соңарып яисә көз иртә килсә, автоном рәвештә кабызып эшләтә алабыз.

Шыңар балалар бакчасында бала көне 8928 көн тәшкил итте, бүгенге көндә 35 бала бакчага йөри. Балалар бакчасының барлык еллык чыгымы 3 млн. 287 мең 347 сум булды. Шуның эченнән: туклану өчен 776 мең 120 сум, электр энергиясе өчен 59 000 сум, газ ягулыгына 51 600 сум, су өчен 5 мең 400 сум, хезмәт хакы түләвенә 1 млн. 725 мең 852 сум акча тотылды. Ата-аналардан 403 мең сум түләү җыйналды, уртача хезмәт хакы 11 мең 985 сумны тәшкил итте.

Оет балалар бакчасында хәзергә 8 бала тәрияләнә. Сентябрь аенда ачылган әлеге бакчага туклану өчен 67 400 сум, хезмәт хакы өчен 179 мең 495 сум тотылды, 27 000 ата–аналардан җыйналды. Уртача хезмәт хакы 8 мең 975 сум булды.

                                             Мәдәният

Халыкның рухи сәламәтлеген ныгытуда, балаларны һәм яшьләрне эстетик яктан, яктан тәрбияләүдә мәдәният әһәмиятле урын алып тора. Мәдәни өлкә төрле категория кешеләрен берләштерү, аралашу мөмкинлеге булдыру өчен мөһим фактор. Шуны истә тотып авыл җирлеге бу өлкәгә зур игътибар бирә.

Мәдәният йортында культура-агарту эшчәнлеген төрле формаларда, халыкның соравын-кызыксынуын искә алып, чаралар, түгәрәк һәм клуб берләшмәләре аша оештырыла. Мәдәният йорты каршында җыр, бию, фольклор түгәрәкләре эшли.  Ел дәвамында клубларда 225 чара үткәрелеп, аларда 12 555 кеше катнашты. Төрле түләүле чаралар үткәреп, Шыңар клубы 12000 сум, ә Оет клубы 3200 сум  табыш алдылар. Шыңарлылар үзләре эшләп тапкан өстәмә табыш акчасына 12 мең сумлык яңа Кыш Бабай белән Кар Кызы киеме тектерделәр. Ә Оет авыл клубына Кыш Бабай киемен “Заман” кибете хуҗасы, эшмәкәр  Исмагилов  Дамир бүләк итте. Ел дәвамында Шыңар мәдәният йортына 120мең сумлык музыкаль аппаратура кайтты, Оет авыл клубына 3 мең 200 сумлык  ясалма чыршы алынды. Шыңар мәдәният йортының еллык тотылышы 1 миллион сум булып, шуның эченнән: 570 мең 300 сумын хезмәт хакы исәбенә тотылды. Уртача хезмәт хакы 20 мең сум. Газ һәм электр тотылышы буенча лимиттан тайпылышлар булмады.

Оет авыл клубында еллык чыгым 286 мең сум һәм аның хезмәт хакы өлешен 147 мең сум тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы 14 мең  сум.

Бүгенге көндә мәдәният йортлары җылы, әйбәт, ләкин Шыңар мәдәният йортының пәрдәләре нык тузган һәм цокольның штукатур өлеше кубып төшеп урам яктан  бик нык ямьсезләнде. Бу мәсьәләләр ачык булып кала бирәләр.

Инде  мәдәният эшчәнлегенең еллык уңышларына килгәндә, 2013 елда  “Ел хатын -кызы” зона конкурсында Әлфия Билалова, үзе тәрбияләгән бию коллективы белән катнашып, призлы урынга лаек булдылар. Аннан соң Әлфия Билалова Президент белән очрашу да булды. Агымдагы елда да Олы Шыңар авылыннан Фәннүр Галимов Республика конкурсының “Ел даһие” номинациясендә  катнашачак. Аңа үз чиратыбызда уңышлар теләп калыйк.

Шулай ук март аенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында “Без барысында булдырабыз” Республика конкурсының “Хореография” номинациясендә Кече Шыңардан Инсаф Шарафиев 1 урынга, “Ел мәдәният хезмәткәре” район  конкурсында Әлфия Билалова 1 урын, Шыңар мәдәният йортының “Наза” фольклор коллективы “Халык җәүһәрләре” регионара фестивалендә катнашып 1 урын, Фаяз Садыков җыр белән 2 урынга лаек булдылар. Отчет елында Гөлсем Рабгутдинова җитәкчелегендәге коллектив район театр фестивалендә катнашып, Хәй Вахитнең “Кияүләр” спектаклен Мичән, Оет, Шыңар авыл клубларында күрсәттеләр. Ә агымдагы елда авыл җирлегенең иҗат-отчет концертын 1 март көнне Тимершык авыл мәдәният йортында куячакбыз. Хәзерге вакытта шушы иҗат концертына әзерлек бара.

Шуны онытмаска кирәк, мәдәният өлкәсендә иҗтимагый әһәмиятле нәтиҗәләрне характерлаучы төп күрсәткечләр булып, халыкның мәдәни хезмәтләрнең сыйфатыннан һәм алардан һәркем файдалану мөмкин булуыннан канәгатьлек дәрәҗәсе торырга тиеш.               

                                               Сәламәтлек

 “Сәламәтлек” өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында беренчел медик-санитар ярдәмне оештыру һәм ныгытуга төп игътибар бирелде.

Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә җирлектә 2 фельдшер-акушерлык  пункты халыкка хезмәт күрсәтә. Пунктлар иркен, бөтен уңайлыклары бар, заман таләпләренә туры килгән медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.  

2012нче елда фельдшер-акушерлык пунктларына 3505 кеше мөрәҗәгать иткән, 3517 авыруның өенә барып медицина хезмәте күрсәтелде, барлыгы ел дәвамында  медпунктларда 276 мең сумлык дарулар сатылды.      

Үлүчеләр саны арту, аеруча хезмәткә яраклы кешеләр үлеме артуның сәбәбе - кисәтергә мөмкин булган авырулар. Миокард инфаркты, инсульт, авыр формадагы онкологик авыруларны иртә диагностика чаралары белән киметергә мөмкин. Кеше сәламәтлеге турында үзе кайгырмаса,сәламәтлек өлкәсендә уңыш көтеп булмый. Җәмгыятьтә сәламәтлекнең мөһимлеген, кыйммәтен аңлауны булдыру кирәк. Хәрәкәт, дөрес туклану, тиешенчә ял итү, эш процессын дөрес оештыру, яман гадәтләрдән арыну  - боларны үтәсәң, сәламәтлекне озак елларга җиткерергә була. Хөкүмәт медицина учреждениеләрен ныгытуга, сәламәтлекне саклауга зур игътибар бирә, ләкин һәр кешенең үз сәламәтлеген саклау белән шөгыльләнүе мөһим.

                                                 Экология

Олы Шыңар авыл җирлеге Советы экология куркынычсызлыгы, авыл җирлеге территориясенең  санитар-эпидемиологик иминлегенә җитди игътибар бирә.

2008 нче елның 12 апрелендә Олы Шыңар авыл җирлеге Советы тарафыннан кабул ителгән авыл җирлеге биләмәсендә чисталык булдыру, төзекләндерү карары кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 2013 елда 5 физик затка карата актлар төзелде һәм алар административ комиссия тарафыннан 2000 сум күләмендә штрафка тартылдылар. Шушындый күңелсез хәлдә калмас өчен мин, авылдашлар, Сездән урамга төзелеш материаллары, печән, салам өймәвегезне, көнкүреш калдыкларын ташламавыгызны, йөрми торган техниканы  сакламавыгызны, техниканы юмавыгызны һәм урамга кар түкмәвегезне сорар идем.

Авыл җирлекләрендә чисталык һәм тәртипне саклау җәһәтеннән ел саен изге урыныбыз булган  зиратларда  өмәләр оештырыла. Оешкан өмәдә дә бик күп кенә авылдашларыбыз катнашып шактый эш башкарылды. Монда катнашкан кешеләрнең һәркайсына үземнең рәхмәтемне әйтеп үтәсем  килә. Ләкин бу күмәк эшләрдә һаман бер үк кешеләр күбрәк күренә. Мөмкинлекләре, сәламәтлекләре була торып та, битараф булып яшәүчеләрне аңлавы кыен. Ә бит муниципаль берәмлекнең яшәеше-көнкүреше шушы җирлектә яшәүченең үзеннән  тора.

Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча практик эшләрнең төп юнәлешләреннән берсе - көнкүреш калдыкларын үтилләштерү тора. Бу максаттан районда көнкүреш калдыклары полигоны эшли. Безнең авыл җирлегеннән полигонга көнкүреш калдыкларын җыйнап алып менү белән  Саба  МПП оешмасы шөгыльләнә. Махсус автотранспорт график буенча айга бер мәртәбә килеп көнкүреш калдыкларын килеп алып китә. Ләкин шушы хезмәт өчен МПП оешмасына күрсәтелгән хезмәт өчен түләмәүчеләр дә бар. Алар Олы Шыңар авылыннан Әхмәтов Хәмит – 3 мең 254 сум, Муллахмәтов Фәрит – 1 мең 532 сум.

                                           Куркынычсызлыкны тәэмин итү

Гражданнарыбызның куркынычсызлыгыгын тәэмин итү авыл җирлегенең һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе санала.

2013 нче елның 15 февралендә экстримизмны профилактикалау буенча авыл җирлегенең комплекслы программасы кабул ителде. Төрле хокук бозуларны профилактикалауда хәлиткеч звено булып полициянең участок вакәләтлесе, мәктәп коллективы, ирекле халык дружиналары тора.

Җәмгыятебездә тәртип булсын, дисәк, беренче чиратта һәркем үзе закон таләпләрен төгәл үтәргә, үз әйләнәсендә кул астында булган кешеләрне тәртипкә чакырырга бурычлы. Илебезгә үтеп кергән террорчылыкны булдырмау да үзебезнең уяу булудан тора. Авылыбызда күренгән төрле чит кешеләр, чит машиналар шик тудырганда, боларны кичекмәстән авыл җирлегенә яки полиция идарәсенә хәбәр итүегез сорала. Бу бигрәк тә, бездән аеруча сак һәм бердәм, игътибарлы булуны сорый. Ялгыз әбиләрне алдап, куркытып акчаларын алып чыгып китү очраклары булмасын, дисәк урамда сатып йөрүчеләрне шунда ук  безгә хәбәр итүегезне сорыйм.

Халык һәм халык хуҗалыгы объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү зур әһәмияткә ия. Отчет елында җирле үзидарә биләмәсендә янгын чыгу очрагы теркәлмәде. Янгын сагында хәзерге вакытта ике янгын сүндерү машинасы тора. Алар төзек, җаваплы кешеләр беркетелгән, җылы гараҗда торалар, янгын сүндерү җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителгән, әле агымдагы елда гына да 4 янгын сүндерү җиңсәсе алып кайтып бирелде.

Янгын чыгу куркынычын, әлбәттә, авылдагы караучысыз калган, иясез корылмалар да тудыра. Соңгы елларда күп кенә иске йортлар сүтелде. Ләкин күбесенең җирләре шәхси милек булып тору сәбәпле, ул йортларны сүтеп булмаганнары да күп булды. Агымдагы елда шушындый караучысыз калган йортларның җирләрен вакытында рәсмиләштерелмәгән очракта, авыл җирлеге Советы тарафыннан судка биреп милекне хуҗасыз итеп таныту өстендә эшлисе  була. Бу эш инде башланып китте һәм без бүгенге көнгә Оет авылында 2 җир кишәрлеген һәм Чулпыч авылында 1 җир кишәрлеген “выморочный” итеп тану өчен судка документлар җыйнап бирелде. Тагын ике эш судка тапшырылу стадиясендә.  

Һәр отчет чорында үткәрелгән чаралар җирле үзидарә территориясендәге халыкның яшәү дәрәҗәсен даими күтәрүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән планлы эшнең бер өлеше генә булып торалар. Бу юлы да яңа бурычлар билгеләнде. Безгә аларны хәл итү юнәлешендә тырышып эшләргә кирәк булачак. Һәм без үз алдыбызда торган иң катлаулы бурычларны да хәл итүнең оптималь юлларын эзләргә һәм табарга тиеш.

Хөрмәтле авылдашлар! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Соңгы яңарту: 2014 елның 14 феврале, 10:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International