Об итогах работы Совета Сабинского городского поселения за 2013 год

Саба шәһәр җирлеге Советының 2013 нче елда  

башкарган эшләренә отчеты.

 

 

Докладчы: Р.М.Хәсәнов –

Саба шәһәр җирлеге рәисе урынбасары

 

Хөрмәтле иптәшләр!

 Менә тагын бер ел узып, шул  эшчәнлеккә нәтиҗә ясар вакыт җитте.

Узып киткән ел мөһим вакыйгаларга бай булды һәм, тулаем алганда, уңышлы гына үтте. Быелгысын исә тагын да яхшырак итеп үткәрү фәкать үзебезнең җирлектә яшәүчеләрнең тырышлыгыннан, идарә итүче органнарның халык мәнфәгатьләрен аңлап, тыңлап, бергә-бергә эш итүдән тора.

Саба шәһәр җирлеге Советы үзенең эшчәнлеген “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” 131 нче Федераль Законга һәм Уставка нигезләнеп алып бара. Советның төп бурычы булып халыкның тормыш, көнкүреш шартларын яхшырту, барлык оешма-учреждениеләрне тотрыклы эшләтү, халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрнең эшен контрольгә алу тора.

 Шәһәр җирлеге Советы утырышлары ике айга бер тапкыр уздырыла, башкарылган эшләр, чишеләсе проблемалар, алга куелган бурычлар турында сөйләшенә, тиешле карарлар кабул ителеп, аларның үтәлеше контрольгә алына. Бер ел   буена барлыгы 6  утырыш үткәрелеп, аларның көн тәртибенә бистәне төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү, янгынга каршы көрәш чаралары, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча профилактика чаралары алып бару, бәйрәмнәр, спорт һәм мәдәният чараларын оештыру, газ, су, электр энергиясенең төгәл тотылышы кебек мөһим мәсьәләләр кертелде һәм каралды. Бистә тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр гражданнарның гомуми җыелышларында карала, алар буенча карарлар кабул ителә, үтәлеше контрольгә алына. Алдагы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлү-үтәлмәве турында отчет бирелә.

Совет халык белән очрашып, аларның сорауларын кәнәгатьләндерү буенча эшне һәрдаим алып бара. Шәһәр җирлеге Советына үзләренең төрле формадагы һәм эчтәлектәге сораулары белән 3 меңнән артык  кеше мөрәҗәгать итте, ел буена барлыгы 216 язмача гариза керде. Гаризалар бер ай дәвамында каралып, аларга язмача җаваплар җибәрелде. Моннан тыш “Саба дулкыннары” телерадикомпаниясе белән берлектә бистә буйлап рейдлар ясалып, аларның нәтиҗәләре радио һәм телевидение аша халыкка җиткерелде.

   Күпбалалы гаиләләргә бушлай җир участогы бүлеп бирү турында Россия Президенты тарафыннан закон кабул ителгәннән соң, бүгенге көнгә шәһәр җирлеге биләмәсендә яшәүче шундый 126 гаиләдән гаризалар кабул ителде. Аларның 126е (шулардан 1-отказ, 1- Килдебәк)Шәмәрдәнгә чыга торган якта формалашкан 4 яңа урамнан җир кишәрлекләре алды инде, калганнары да шушы көннәрдә яңа участоклы булачак. Ел  дәвамында Саба бистәсендә аукцион аша 11 буш участок сатып бирелде (1 725 890 сум, шуның 1се – Балалар кафесы(264 мең.) төзү өчен, 10 е -  шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен.

 Саба шәhәр жирлеге биләмәсендә  барлыгы  кеше 8264 яши, 2012 елда 7980 кеше булган, 284 кешегә арткан, шуның 8123 Сабада, 141 кеше Урта Сабада исәпләнә. Хуҗалыклар саны буенча барлыгы 2807 хуҗалык, шуның 2729ы- Сабада, 72 хуҗалык - Урта Сабада.

Туучылар санына килгәндә, 2012 елда 136 булса, 2013 дә 16 балага артып, 152ны тәшкил иткән. Урта Сабада 2012елда кызганычка каршы,  бер туу күрсәткече дә теркәлмәгән, ә 2013 елда 4 сабый дөньяга аваз салган.

   Үлүчеләр күрсәткечендә, узган ел белән чагыштырганда, кимү күзәтелә. 2012нче елда бу сан 82не тәшкил итсә, 2013 елда  78 кеше бакый дөньяга күчкән.

    Яна гаилә төзүчеләр саны кимү ягында.  Безнең шәhәр жирлегендә 2012 елда язылышу турында таныклык алу бәхете 142 парга елмайса, 2013 елда бу сан 76не тәшкил иткән. Алла боерса, киләсе елга туу күрсәткече дә арту ягына булыр дип ышанып калабыз. Тик менә Урта Сабада гаилә төзүчеләр узган елда 1 пар булса, быел кавышу очрагы теркэлмэгэн.

    Аерылышучылар күрсәткечен дә атап китмичә булмый. 2012 елда бу сан 28 не тәшкил итсә, 2012 елда 22 пар аерылышу турында таныклык алган.

    Шуны да искәртеп узасым килә, бистәбездә өйләнмәгән карт егетләр (40 яшьтән югарырак) - 30 кеше, 35тән  югарырак кияүгә чыкмаган кызлар 39 кешене тәшкил итә. Бала табу яшендәге (20-45 яшькә кадәрге) 994 хатын-кызыбыз исәпләнә. Әле боларга өстәп аерылган хатын-кызларны hәм ир-атларны да кушсак, күргәнегезчә, бу хәйран күп кеше жыела. Хәзер һәркемнең өендә Интернет бар,  телевидениедә таныштыру буенча тапшырулар күп, эзләп-эзләп тә таба үзенә тиң яр таба алмаучылар өчен мөмкинлекләр күп дип әйтер идем.

     Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә барлыгы 2273 пенсионер яши. Шуның 1586е - картлык буенча пенсия алучылар, 369е - инвалидлык буенча, 66сы- туендыручысын югалту сәбәпле, 252се - социаль пенсия алучылар. Пенсиянең уртача айлык күләме, узган елгы белән чагыштырганда 801 сум 49 тиенгә артып, 8802,14сумны тәшкил итә. Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә 23 бала яши, андый гаиләләр саны- 16. Хөкүмәт тарафыннан икенче яки өченче баласын алып кайтучы аналарга бирелә торган ана капиталы сертификатына 2013 елда бистә буенча98 кеше ия булган. 2013 нче елда бу сан  4 208 953 сумны  тәшкил иткән . Бүгенге көндә ана капиталы суммасы 429 485 меңне тәшкил итә.

    Инвалидлар саны шәһәр җирлеге буенча 369 кеше, инвалид балалар- 70.

    Хәзерге көндә безнең бистәбездә 528 пенсионерыбыз хезмәттә. Шулар арасында 82се бюджет өлкәсендә (выслуга лет белән бергә), калганнары авыл-хуҗалыгында, промышленность өлкәсендә һәм башка тармакларда хезмәт итәләр.

 Бистә территориясендә теркәлгән эшмәкәрләр - 280 кеше( узган ел 308 булган, 28 кешегә кимегән), 223 кеше -  бистәдән читкә чыгып эшләүчеләр. Халыкны эш белән тәэмин итү буенча биржага бездән 186 кеше справка алды, шуның  5е куян, каз, умарта кортлары асрау, терлек симертү, носки бәйләү, мебель ремонтлау белән шөгыльләнә (самозанятость программасы буенча). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты лизинг грантын 2012нче елда 8 кеше алган булса, 2013нче елда 7 кеше теркәлгән. 

   Доход ягының кереме 24 млн 875сум каралган, булса ул  49 млн 791 сум булып үтәлде. Шуның эченнән: Собственный доход планда барлыгы- 20 млн 953сум, фактта 39 млн 774 сум, аның эченнән: Мөлкәт налогы 1 млн 476 мең, үтәлеше 1 млн 476 мең, Җир налогы  7 млн 432 мең, үтәлеш- 9 млн 514 мең.

Подоходный налог буенча 12 млн 045мен урынына 28 млн 784мен сум җыелды.

Безнең җирлекнең бюджет тотылышы (расходы) барлыгы план нигезендә 32 млн 487 мең сум булып, үтәлеше 32 млн 487 мең  сум тәшкил итте (100%). Хезмәт хакы түләүгә 2  млн 307 мең сум тотылды.

 Благоустройствога  16 млн 438 мен сум  каралган булса, тотылышы – 100 %. Моның эченнән урамнарны тәртиптә тоту  өчен 11 млн 056 мең сум акча сарыф ителде, элемтә челтәре өчен түләү- 63 мен сумлык булды.Техникаларны төзек тоту өчен  106 мең сум тотылды.

Күргәнегезчә, аппаратны тоту өчен  3 350 мең сум акча сарыф ителгән, торак-коммуналь хуҗалыкка эшләгәннәре өчен 24472 мең сум, планга карата 100%, националь экономика-  264 мең сум, планга карата 100%  һ.б. Шулай итеп, барлык расход 28 121500   сум, ягъни планга карата 100 % тотылды.

  Җирлекнең бюджеты, беренче чиратта, организацияләрнең тотрыклы эшләвеннән һәм налог түләүләреннән тора. Таблицадан күргәнегезчә, недоимка ел башына 2658 725 сумлык булган, ел буена 924 000 сум салым түләнергә тиеш булган, шуның артыгы белән 71 000 сумы түләнгәннән соң да, ел ахырына шушы организацияләрнең 2 727434 сумлык бурычлары калды, бу сумманың безнең бюджетка  10%ы керә, ягъни җирлек бюджетына 272 750 сум кереп бетмәгән.

   Хуҗалыклардан җыелып бетмәгән җир налогына күз салсагыз, анда барлыгы 77 кеше түләп бетермәгән һәм алардан 181 мен 210 сум  сумлык налог кереп бетмәгәнлеген күрәбез.

    Хуҗалыклардан җыелып бетмәгән милек налогына күз салсак, җирлек буенча 33 кеше түләмәгән, суммасы  62 мен 634 сумны тәшкил итә.

    2013нче елда җирлектә урнашкан бюджет учреждениеләре тотрыклы эшләделәр дип әйтергә була.

    Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә Сабада 1 гимназия эшләп килә, анда 996 бала белем ала, аларга 86 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Узган уку елында мәктәпне тәмамлаган 57 укучының 53се белем алуларын югары, 4се урта белем бирү йортларында дәвам итә. Укытучыларның уртача хезмәт хакы  21 мен 733 сумны тәшкил итә.

Саба Урта Белем Биру –сәләтле балалар өчен интернатында 142 бала белем ала, 11 түгәрәк эшли. Укытучыларның уртача хезмәт хакы  23 мен 183 сум.

       Саба аграр көллиятендә студентлар саны 291, аларга 20 югары белемле укытучы белем һәм тәрбия бирә. Студентлар сәнгать һәм спорт бәйгеләрендә  республика күләмендә призлы урыннарны еш алалар, түгәрәкләрдә актив шөгыльләнәләр, барлыгы 10 түгәрәккә 291 бала йөри.

Саба шәһәр җирлегендә хәзерге көндә 5 балалар бакчасы эшләп килә, аларга барлыгы  755 бала йөри,  79 тәрбияче эшли,  узган ел 145 бала мәктәпкә озатылган.  Тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары уртача алганда 18 000 сумны тәшкил итә. Ата-аналардан барлыгы 47 156  сумлык взнос кергән.  4 нче бакчада  Һәм Урта Саба “Йолдыз” бакчаларында зур  ремонт эшләре алып барылды ( 4нче детсад – 444 мең.сумлык, Урта Саба бакчасы -2 млн 93 мен 229 сум).

Гомумиләштерелгән информация.

Биләмәдә бер мәдәният йорты һәм бер авыл клубы халыкка хезмәт күрсәтәләр. Аларда 435 культура масса чаралары үткәрелгән,  19 мен 697  кеше шул чараларда  катнашкан. 18 белгеч эшли, 634989  сумлык доход эшләгәннәр, 1 кешегә 35 377 сум туры килә. 

    Ә район библиотекасы, балалар библиотекасы, музей берлектә 178 мероприятие үткәргәннәр, анда 7562 кеше катнашкан. Яшүсмерләр катнашында 52 мероприятие үткәрелгән. Китап фонды күләме 73 079 кулланучылар саны 5271  кеше туры килә.

    Районның Балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалар саны барлыгы 1050 шуның эченнән  Балалар иҗат үзәге базасында 21 төрле түгәрәктә 315 бала шөгыльләнә. Мәктәп базаларында 48 төрле түгәрәккә 735 бала йөри. Ата-аналар взносы 226 мен 576 сум җыелган.

   Балалар музыка мәктәбендә 7 түгәрәк эшли, аларда 515 бала шөгыльләнә. Ата-аналар взносы 438 мең 979 сум җыелган.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең группаларында 812 бала шөгыльләнә, үткән елгы белән чагыштырганда 12 гә кимрәк.

  Күргәнегезчә, һәр елны спортка зур әһәмият бирелә һәм дә җитәрлек күләмдә - ел буена 5 млн 84 мен 604 сумлык спорт инвентарьлары алынган.

Саба йөзү бассейны һәм спорткомплекс буенча  1 млн.  854 мең172 сум өстәмә табыш алынган.

 Район данын яклаучы спортсменнарыбыз 2013 нче елда төрле ярышларда  катнаштылар. Шулар эченнән  республика күләмендәге ярышларда – 187, ә 39-Рссия күләм ярышларында.

Газ тоту буенча анализ ясасак, бюджет оешмаларыннан  4нче балалар бакчасы,  Йозу бассейны  ел белән чагыштырганда күбрәк якканнар.

Ут ягу буенча гимназия, “Шатлык” балалар бакчасы, “Кынгырау” балалар бакчасы, китапханә, спорт мәктәбе ,  Йөзү бассейны  һәм аграр көллият 2012 нче елга карата күбрәк тотканнар.

Су тотылышы буенча узган елгы күрсәткечтән арту “Кынгырау” бакчасы, Йөзү бассейны, аграр көллияттә күзәтелә.

    Саба шәһәр җирлеге биләмәсендәге урамнарда барлыгы 853 светильник яна. 2013 нче елда куелган лимит буенча  594 800 кВт/ч. ут ягу каралган иде, ул 2 млн 322 мен 508 сумлык. Фактта 542 431 кВт/ч., ягъни 1 млн 985 мен 704 сумлык тотылды. Бу  1 светильникка туры килә 638 кВт/ч, 2 мен 336 сумлык, 2012 елда 1 светильникка 674,2 кВт/ч, 2 мен 181сумлык.

 Бюджет организацияләреннән башка, торак-коммуналь хуҗалыгына су һәм чүп өчен шәхси хуҗалыкларның 2013нче ел башына бурычы 647 мен  191сумны тәшкил иткән, 2013 нче ел ахырына исә 608 мен 551  сум әҗәт җыелып бетмәгән.                                          

 Бистәбезне тагын да яшелләндерү, төзек һәм чиста итеп тоту өчен ел дәвамында киң колачлы эш алып барыла. Мәсәлән, узган ел  Идегәй, Игенче, Колхоз, Мәктәп Ленин, Җинүнең 55 еллыгы урамнарында 355 топ  корыган агач киселде (619 мең сумлык), Мәктәп ур.(77 кибете), Гали Закир, Мәктәп, Тукай,Вахит урамнарында 283 төп агач утырту эшләре башкарылды (524 210 сумлык), аларны карап тоту өчен 407 663 сум акча тотылды. Барлыгы  төп 11 418чәчәк утыртылды,  1 156 232 сумлык.  20 га якын газон чабылды. Моннан тыш Г.Закир, Тукай, З.Йосыпов һәм Татарстан урамнарына 600 мәйданга тюльпан чәчәге утыртылды.

Мәктәп  урамына 198 кв.м. мәйданда 230 668  сумлык  тротуар салынды. Шулай ук З. Йосыпов урамында 51 кв.м. 254 635 сумлык  тротуар җәелде. Бистә урамнарына барлыгы  378 557мең сумлык юл күрсәткечләре куелды (84 берәмлек).

1624 кв.м. мәйданда Саба урамнарындагы асфальт юл ремонтланды (1 млн 79 мең 388 сум.).

Гомуми йортлар арасында Балтач юл төзүчеләре 12 319 кв.м юлны (15 млн 786 мен 645 сум) асфальтладылар, 395 кв.м вак таш түшәделәр.

Бу юлларны  төзүдә булышканнары өчен бистә халкы исеменнән Президентыбызга  һәм район башлыгы Рәис Нургалиевичка рәхмәтебезне белдерәбез. 

Гомумән алганда, Саба буенча зур төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылды.

  1. Мәгариф өлкәсендә -  36 млн. сумлык
  2. Мәдәният тармагына 36 млн. сум тотылган.
  3. Спорт өчен 184 млн. сумлык
  4. Сәламәтлек саклау өлкәсендә - 74 млн. сумлык.
  5. Юллар һәм тротуарлар салу, аларны төзекләндерү максатында 29 млн. сумлык эш башкарылган.

Ел буена бистәбездә барлыгы 1 йортка 4 млн. 343 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелде.Шулай ук 3 гомуми йортка индивидуаль  җылыту системасы кертелде.

 

    Барлык эшләнгән эшләр – 457 млн 852 мең  сумлык булды.

    Үзегез күреп торасыз, бистәбез елдан-ел яңара һәм матурлана бара, бер-бер артлы яңа йортлар, көнкүреш биналары калкып чыга.

Монда, әлбәттә, хөкүмәт тарафыннан тормышка ашырыла торган  күптөрле программаларның да ярдәме зур.  Чөнки үз көчең белән генә йорт җиткезеп чыгу һәркемнең дә хәленнән килә торган эш түгел.

2013 елда безнең шәһәр җирлеге каршында эшләүче торак-көнкүреш комиссиясе аша 68 гариза каралды, шуның 68сы торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ дигән карар чыгарылып, документлары район комиссиясенә тапшырылды.

2013нче елда бистәбездә барлыгы 7 100 кв.м. торак файдалануга тапшырылды. Шуның эченнән 27 фатирлы 1 күпкатлы йорт (Дальняя, 27 урамы,) 13 фатир тузган торак программасы буенча бирелде һәм индивидуаль 47 , шунын эченнэн 2 йорт Урта Саба авылында үз хуҗаларын кабул итеп алды. Төзелә башлаган йорт төзелеше өчен социаль ипотека программасы кысаларында 16 гаиләгә, шунын эченнән АПК программасы буенча 12 гаиләгә, авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы социаль программа нигезендә шулай ук 1 гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен акча бүлеп бирелде. Боларга өстәп, җирлектә 88 төзелә башлаган йорт булуын да искәртеп узасы килә.

Шулай ук җирлегебезнең эшмәкәрләре дә үзләренең кибетләрен зурайту, матурлау өстендә зур көч куялар. “Хайтек” кибете (Хисанов Булат Хайдарович), “Магнит” кибете(Хасанов Н. М.), Ресторан “Ильвина”(Мубаракзянов И.Ф.), Ресторан “Тулпар” (Хурамшин Ф. Ф. )

Бистәдә йорт яны шәхси хуҗалыкларында асралучы мал баш саннары буенча: бүгенге көндә 462 мөгезле эре терлек исәпләнелә, шуның 111е– сыерлар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарын тормышка ашырып, шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының баш саннарын саклап калу максатыннан, хөкүмәт тарафыннан сыер башына2 000 сум  субсидия бүленеп, алар вакытында хуҗаларына тапшырылды.

    Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар заман белән бергә атлый, сугым өчен бозаулар, җир эшкәртү өчен техника, абзар-кура салу өчен материаллар алу максатыннан күптөрле банклар бирә торган кредитлар күп алына. 2012 елда  228 хуҗалык  46 127 000 сумлык кредит алган булса, 2013нче елда бу сан 291 кеше һәм  53 093 708 мең сумны тәшкил итә.  Шуның эченнән

  1. Терлек сатып алырга- 40 хуҗалык
  2. Техника сатып алырга- 23 хуҗалык
  3. Мал асрар өчен каралты- кура төзү максатыннан-      186 хуҗалык
  4. Умарта кортлары үрчетү өчен – 42 хуҗалык.

     Сәүдә хезмәте күрсәтү буенча халыкка 79 шәхси эшмәкәр кибетләре, райпо кибетләре хезмәт күрсәтәләр. Кибетләрдә кирәк продукцияләр, товарлар һәрдаим бар. Эшмәкәрләр тарафыннан ел буена Саба халкына 119 450 мең сумлык хезмәт күрсәтелгән.

  Райпо сәүдә системасы да эшмәкәрләрдән калышмый – ел буена 64 млн. сумлык товар әйләнеше тәэмин ителгән. Җирлектә райпо системасына караган 7 кибет һәм 2 кафе халыкка хезмәт күрсәтә. “Ашамлыклар” җәмгыяте 19 млн, “Кооператор” – 21 млн., “Аш-су” җәмгыяте 23 млн. сумлык товар сатканнар.

Халыкны социаль яклау өлкәсендә 2013 нче елда:

369 инвалидка

29 ялгыз  яшәүчеләргә

      6 соц.работник хезмәт күрсәткән.

      Безнең биләмәдәге халыкка 1 почта бүлеге, 1 телефон узелы( телефон:Сабада-71, Урта Сабада -14, интернет: Сабада -236, Урта Сабада-19, Ай пи телевидение: Саба-324, Урта Саба-18)  4 банк, 1 больница, 1 АТП, 3 бригада Такси (48 такси), янгын сүндерү бүлекләре хезмәт күрсәтәләр.

    Янгын сүндерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2013нче елда бистәбездә 6 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Янгыннар китергән материаль зыян 171 мең 035 сум белән исәпләнә. (1-шәхси йорт, 2-мунча-сарай, 1 фатир, калганнары чуп , үлән).

   Бүгенге көндә Саба шәһәр җирлегендә хуҗалык китапларындагы мәгълүматларны компьютерда махсус программага кертү эшләре дәвам итә.

   2013 нче елда Җир-кадастр палатасы белән берлектә план нигезендә җирдән файдалану законнарының үтәлешен ачыклау буенча хуҗалыклар тикшерелеп, аларга барлыгы 9 беркетмә төзелде, 5 се 4 500 сумлык штрафка тартылды.

   Әле генә әйтеп узган регистрация кәгазьләре, җирдән файдалану турындагы документ булмау менә бу очракта да кесәгә суга. Хуҗасыз калган йортлар(вымороченные земли) тикшерелде, алар барлыгы 12 хуҗалык, шулардан 10 сының туганнары табылды, теркәү дәрәҗәсендә, 2сене буенча судка кәгазьләр әзерләнә. (Ленин ур,23, Мәктәп ур,49)

   Табигый байлыклар министрлыгының райондагы идарәсе һәм җирлекнең башкарма комитеты тарафыннан  10 кешегә беркетмә төзелеп, алар 20 000 сумлык штраф түләргә мәҗбүр ителделәр.

Райондагы административ комиссия тарафыннан благоустройство буенча шәһәр җирлеге тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләрне бозган өчен 21 административ эш кузгатылып, шуларның 21 сына 41 500 сум күләмендә штраф түләтелде.

    Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе  тарафыннан 41 материал каралып, 6800 сум күләмендә штраф түләтелде. Бистә буенча социаль яктан куркыныч даирәдә калган 4 гаиләдә 4 бала учетта тора, аларның һәрберсе белән аерым эш алып барыла.

   Аннары тагын шуны әйтәсе килә: шәһәр җирлеге каршында  “Үсеш”  фонды эшләп килә. Сездән сорар идем шул фондка 100 әр сум булса да  өлешегезне кертерсез дип. Ике зиратка  барлыгы 1799 (Тимершык ягы-829, газ ягы-970) каберлек бар. Читтән алып кайтып җирләүчеләргә 1000 сумны “Үсеш” фонды счетына кертеп түлисе була.

2013нче елда хуҗалыклардан 151 000 сум үзара салым акчасы җыелып (хуҗалыклар саны –2801), шуның 41 000 сумы хезмәт хакы түләүгә, 12 000ңе бердәм салым түләүләренә, 42 000 сумы көнкүреш товарлары алу өчен(25 000 калай алу өчен, 7 000 газонокосилка, 8000 инвентарьлар)  тотылды.

        Хөрмәтле иптәшләр!

        Докладта яктыртылган дәлилләрдән күренгәнчә, бистәдә башкарылган эшләр аз түгел, ләкин аңа һаман яңалары да өстәлеп тора. 2014нче елда алдыбызга куелган бурычларны мөмкин кадәр тормышка ашыру, җирлекнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен бердәм көчебезне куярбыз дип ышанасы килә.

        Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

Последнее обновление: 12 февраля 2016 г., 09:39

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International