Об итогах работы Совета Сабинского городского поселения за 2015 год

                                                                    

Саба шәһәр җирлеге Советының 2015 нче елда  

башкарган эшләренә отчеты.

 

Докладчы: Р.М.Хәсәнов –

Саба шәһәр җирлеге рәисе урынбасары

 

Хөрмәтле иптәшләр!

 Менә тагын бер ел узып, эшчәнлеккә нәтиҗә ясар вакыт җитте.

Узып киткән ел мөһим вакыйгаларга бай булды һәм, тулаем алганда, уңышлы гына үтте. Быелгысын исә тагын да яхшырак итеп үткәрү фәкать үзебезнең җирлектә яшәүчеләрнең тырышлыгыннан, идарә итүче органнарның халык мәнфәгатьләрен аңлап, тыңлап, бергә-бергә эш итүдән тора.

       Саба шәһәр җирлеге Советы үзенең эшчәнлеген “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” 131 нче Федераль Законга һәм Уставка нигезләнеп алып бара. Элеге  Устав  нигезендэ  без   урындагы  мәсьәләләрне традицияләрне  исәпкә  алып   үзебезнең  биләмәдәге   барлык  предприятияләрне, учреждениеләрне, фермер   хужалыкларын, сәүдә  нокталарын, жир  биләмәләрен, табигый  ресурсларны кулланып  үз  бюджетыбызны  формалаштырып, шушы  территориянең  үсешен, алга  китешен, иминлеген  хәл  итү  өстендә  эшлибез.  Шулай  ук  шәһәр  жирлеге  Советы  шушы биләмәдә  яшәүчеләрнен  тынычлыгын, иминлеген  сакларга, аларнын  социаль  хәлләрен  яхшырту  һәм  бар  яклап  ярдәм  итү  өстендэ  эшли.

Шәһәр җирлеге Советы утырышлары ике айга бер тапкыр уздырыла, башкарылган эшләр, чишеләсе проблемалар, алга куелган бурычлар турында сөйләшенә, тиешле карарлар кабул ителеп, аларның үтәлеше контрольгә алына. Бер ел буена барлыгы 6 утырыш үткәрелеп, аларның көн тәртибенә бистәне төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү, янгынга каршы көрәш чаралары, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча программаның үтәлеше, бюджет оешмаларында газ, су, электр энергиясенең төгәл тотылышы кебек мөһим мәсьәләләр кертелде һәм каралды. Бистә тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр гражданнарның гомуми җыелышларында карала, алар буенча карарлар кабул ителә, үтәлеше контрольгә алына. Алдагы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлү-үтәлмәве турында отчет бирелә.

Халык белән очрашып, аларның сорауларын кәнәгатьләндерү буенча эшне һәрдаим алып барабыз. Шәһәр җирлеге Советына үзләренең төрле формадагы һәм эчтәлектәге сораулары белән 3 меңнән артык  кеше мөрәҗәгать итте, ел буена барлыгы 307 язмача гариза керде. Гаризалар бер ай дәвамында каралып, аларга язмача җаваплар җибәрелде. “Халык контроле” электрон порталы аша 5 гариза кабул ителеп, тиз арада үтәлү стадиясенә җиткерелде.

Саба шәhәр жирлеге биләмәсендә  бүгенге  көнгә барлыгы  8518 кеше яши, 2014нче елда 8394 кеше булган, 124 кешегә арткан, шуның 8394е Сабада, 124 кеше Урта Сабада исәпләнә. Хуҗалыклар саны - 2734, шуның 2659ы- Сабада, 75 хуҗалык - Урта Сабада. Күпкатлы йортлар саны 43, аларда барлыгы 836 квартир исәпләнә.

Демография күренеше бистәбездә уңай якка үзгәрү өстендә. Туучылар саны 2014нче елда 150 булса, 2015тә 130 бала дөньяга аваз салган, 20 балага кимрәк туган. Ә менә Урта Саба авылында 2015нче елда  3 бала туу бик зур алга китү күрсәткече дисәк тә була.

   Үлүчеләр күрсәткечендә, узган ел белән чагыштырганда, кимү күзәтелә. 2014нче елда бу сан 80не тәшкил итсә, 2015 елда  58 кеше бакый дөньяга күчкән.

    Саба шәһәр җирлеге буенча ел дәвамында бистәгә 156 кеше яшәргә дип күченеп килгән, 96сы башка авыл һәм шәһәрләргә күченеп киткән.

Яна гаилә төзүчеләр саны үз югарылыгында калган. Шәhәр жирлегендә 2014 елда язылышу турында таныклыкны 83 пар алса, 2015 елда бу сан 79ны тәшкил иткән. Урта Сабада гаилә төзүчеләр 2015нче елда теркәлмәде.

    Аерылышучылар күрсәткече түбәндәгечә: 2014 елда  - 23, 2015тә – 24 пар аерылышу турында таныклык алган.

    Шуны да искәртеп узасым килә, бистәбездә өйләнмәгән карт егетләр (40 яшьтән югарырак) - 23 кеше, 35тән  югарырак кияүгә чыкмаган кызлар 29 кешене тәшкил итә. Бала табу яшендәге (20-45 яшькә кадәрге) 1034 хатын-кызыбыз исәпләнә.

         Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә барлыгы 2349 пенсионер яши. Шуның 1746сы - картлык буенча пенсия алучылар, 285е - инвалидлык буенча, 259ы - социаль пенсия алучылар. Пенсиянең уртача айлык күләме, узган елгы белән чагыштырганда 1360 сумга артып, 10 933 сумны тәшкил итә.

“Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 27 ялгыз өлкән кеше исәптә тора, аларны 7 хезмәткәр, 2 шәфкать туташы тәрбияли. Шәмәрдәндәге тернәкләндерү үзәгендә 2015нче елда 89 пенсионер сәламәтлеген ныгыткан. 

Материаль ярдәм күрсәтү буенча  республика үзәгенең Сабадагы филиалыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә,  торак-коммуналь хуҗалык түләүләре өчен барлыгы 201 гаилә 3 млн. 259 мең сумлык субсидия алган. Моннан тыш социаль ярдәм алучылар (инвалидлар, хезмәт ветераннары, тумыштан инвалидлар, инвалид балалар) 2564 кеше, субсидия күләме – 11 млн. сумлык.

Күпбалалы гаиләләргә бушлай җир участогы бүлеп бирү турында Россия Президенты тарафыннан закон кабул ителгәннән соң, 2016нчы елның 1нче январена шәһәр җирлеге биләмәсендә яшәүче шул категориягә керүче 178 гаиләдән гаризалар кабул ителде. Аларның 168е Шәмәрдәнгә чыга торган якта формалашкан 7 яңа урамнан җир кишәрлекләре алды инде, калганнары да шушы ел дәвамында яңа участоклы булачак.

 Ел дәвамында Саба бистәсендә аукцион аша барлыгы 9920 кв.м. зурлыкта 6 буш участок сатып бирелде (1 млн. 303 мең сумлык), аларның барысы да  шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен үз хуҗаларын тапты. Җирләрне аренда килешүе төзеп кулланырга ниятләүчеләр белән 29 килешү төзелде, шуның 10сы – гараж астындагы җирләр, 3се-авыл хуҗалыгы, 9ы – производство алып бару, 1се- кибет төзү, 5се – шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару максатында кулланылачак.   

Бистә территориясендә теркәлгән эшмәкәрләр - 296 кеше ( узган ел 293 булган, 3 кешегә арткан). Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә бүгенге көндә 100 кеше исәптә тора, шуның 5се җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эше белән шөгыльләнә.

   Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә 15 бала яши, андый гаиләләр саны - 14. Хөкүмәт тарафыннан икенче яки өченче баласын алып кайтучы аналарга бирелә торган ана капиталы сертификатына 2014 елда бистә буенча 77, 2015 нче елда 96 әни кеше ия булган. Бүгенге көндә ана капиталы суммасы 453 мең 26 сумны  тәшкил итә.

Бюджет кереме 48 млн.ны тәшкил итте, үтәлеше 2014 нче ел белән чагыштырганда 153 процент. Шуның эченнән: Собственный доход 147, милек салымы 93, җир салымы 114 процентка үтәлгән.

Җирлекнең бюджеты, беренче чиратта, организацияләрнең тотрыклы эшләвеннән һәм налог түләүләреннән тора. 2015нче елда иң күп налогны җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыяте (12 млн.) һәм “Сабагаз” җәмгыяте 10 млн. сум керткән. Таблицадан күргәнегезчә, ел ахырына җирлектәге организацияләрнең 3 млн сумнан  артыграк бурычлары калды.

    Хуҗалыклардан җыелып бетмәгән җир налогына күз салсагыз, анда барлыгы 136 кеше түләп бетермәгән һәм алардан 585 мен  сумлык налог кереп бетмәгәнлеген күрәбез.

    Хуҗалыклардан җыелып бетмәгән милек налогына күз салсак, җирлек буенча 102 кеше түләмәгән, суммасы  174 мең сумны тәшкил итә.

Безнең җирлекнең бюджет тотылышы (расходы) барлыгы 26 млн. сумны тәшкил итте, 2014нче елда 38 млн.сум иде.

 Благоустройство өчен чыгымнар 17 млн. сумны тәшкил итте. Ул үз эченә урамнарны карап тоту, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә чаралары өчен түләүләрне, техникаларны төзек тотуны ала.  Күргәнегезчә, аппаратны тоту өчен  3 млн. сум акча сарыф ителгән, торак-коммуналь хуҗалыкка эшләгәннәре өчен чыгымнар 22 млн. сумны тәшкил итә.

     2015нче елда җирлектә урнашкан бюджет учреждениеләре тотрыклы эшләделәр дип әйтергә була.

    Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә колачлы һәм нәтиҗәле эш алып барыла. Сабадагы гимназиядә әлеге уку елында 926 бала белем ала, аларга 88 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Узган уку елында мәктәпне тәмамлаган 63 укучының 51е белем алуларын югары, 10сы урта махсус белем бирү йортларында дәвам итә, 2се эшкә урнашкан. Укытучыларның уртача хезмәт хакы 32 мең сумны тәшкил итә.  Сабаның сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында 152 бала белем ала, 15 түгәрәк эшли. Узган уку елында мәктәпне 5 укучы тәмамлап, укуларын төрле югары уку йортларында дәвам итәләр. Сәләтле һәм белемле укучылар район, республика һәм россиякүләм бәйгеләрдә катнашып, куанычлы нәтиҗәләргә ирешәләр.

Саба аграр көллиятендә студентлар саны 334, аларга 18 югары белемле укытучы белем һәм тәрбия бирә. Студентлар район халкын ел саен Яңа ел бәйрәмендә кардан ясалган гигант иҗат җимешләре белән сөендерәләр, сәнгать һәм спорт бәйгеләрендә  һәрвакыт беренчеләр рәтендә алар.

Саба шәһәр җирлегендә хәзерге көндә 7 балалар бакчасы эшләп килә, 6сы – Сабада, 1се- Урта Сабада.  Аларга барлыгы  920 бала йөри,  94 тәрбияче эшли,  узган ел 138 бала мәктәпкә озатылган. Тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары уртача алганда 21 000 сумны тәшкил итә. Мәгариф учреждениеләрендә ел буена 3 млн 200 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды.

Биләмәдә бер мәдәният йорты һәм бер авыл клубы халыкка хезмәт күрсәтәләр. Аларда 467 культура масса чаралары үткәрелгән,  22 меңнән артык кеше шул чараларда  катнашкан.

    Район китапханәсе, балалар китапханәсе, музей берлектә 202 мероприятие үткәргәннәр, анда 7450 кеше катнашкан. Китап кулланучылар саны 8770  кеше туры килә. Китапханә бинасының җылылык һәм су үткәрү системаларында 62 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды.

    Районның Балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалар саны барлыгы 1050 шуның эченнән  Балалар иҗат үзәге базасында 30 төрле түгәрәктә 450 бала шөгыльләнә. Мәктәп базаларында 40 төрле түгәрәккә 600 бала йөри. Ата-аналар взносы 226 мең сум җыелган.

   Балалар сәнгать мәктәбендә 7 түгәрәк эшли, аларда 505 бала шөгыльләнә. Ата-аналар взносы 350 мең сум җыелган.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең төрле группаларында барлыгы 802 бала шөгыльләнә. Һәр елны спортка зур әһәмият бирелә, бөтен шартлар тудырыла, уңышлар да җитәрлек.

Саба йөзү бассейны һәм спорткомплекс буенча  1 млн.  317 мең  сумлык өстәмә табыш алынган.

Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләрне “Сабантуй” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә дә колач җәеп каршы алалар. Биредә стендка ату һәм ат спорты буенча махсус түгәрәкләр эшли. Балалар белән 4 тренер эшли, бүгенге көндә күрше районнардан да йөреп, барлыгы 119 бала шөгыльләнә.

Газ тоту буенча анализ ясасак, бюджет оешмаларының барысы да 2014нче ел күрсәткечләренә караганда экономияле якканнар.

Ут куллану буенча Урта Сабадагы балалар бакчасы, спорт комплексы, район мәдәният йорты кебек учреждениеләр 2014 нче ел күрсәткечләренә карата күбрәк тотканнар.

Су тотылышы буенча узган елгы күрсәткечтән арту  2нче һәм 5нче балалар бакчасында, спорт мәктәбендә  күзәтелә.

    Саба шәһәр җирлеге биләмәсендәге урамнарда 2015нче барлыгы 761 светильник янды. 2015 нче елда 1 млн 227 мең сумлык ут кулланылган, бу узган ел белән чагыштырганда 173 меңгә азрак. 2014нче елда 1 светильникка 432 кВт/ч. (1840 сум), 2015нче елда исә 317 кВт/ч (1612 сум)  туры килә. 2015нче елда 86 мең кВт/ч.  әзрәк ут яндырылган.

 Бюджет организацияләреннән башка, торак-коммуналь хуҗалыгына су һәм чүп өчен шәхси хуҗалыкларның 2015 нче ел ахырына 1 млн 326 мең сум әҗәте җыелып бетмәгән.                                          

 Бистәбезне тагын да яшелләндерү, төзек һәм чиста итеп тоту өчен ел дәвамында киң колачлы эш алып барыла. Мәсәлән, узган ел  бистә урамнарында 91 төп  корыган агач киселде (181 мең сумлык). Объездная, Мәктәп, Сәйдәшев, Закир Йосыпов урамнарына 162  төп миләш, юкә, тополь һәм туя агачы утырту эшләре башкарылды (194 мең сумлык). Аларны тәрбияләп тоту өчен 956 мең сум акча тотылды. Барлыгы  17580 төп чәчәк үсентесе утыртылды,  1 млн. 360 мең сумлык. Җәй дәвамында 194 мең кв.м. газон чабылды, мәктәп укучыларыннан торган бригада җәй айларында әти-әниләрен хезмәт хакы белән сөендерүгә иреште.

Җирлек буенча 2015нче елда 2 км.дан артык юл төзекләндерелде, әлеге эш өчен барлыгы 17 млн.нан артык акча тотылды. Урта Саба авылының Тукай урамына 190 метр озынлыкта 1 млн. сумлык, яңа формалашкан Завод тыкрыгына 250 метр озынлыкта 1 млн. 385 мең сумлык вак таш түшәлде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алган көннәрдә Саба үзәгендә тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Гомумән алганда, 2015 нче елда Саба буенча зур төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылды. Тынычлык урамы, 3нче йорт адресы буенча 27 фатирлы күпкатлы йорт һәм 120 урынга исәпләнгән “Балачак” балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Шулай ук культура һәм ял паркы төзелә башлады. Гомумән алганда, мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, юллар һәм тротуарлар салу, аларны төзекләндерү, административ биналарга капиталь ремонт ясау өчен һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә барлыгы 138 млн. сумлык эш башкарылды.

   2016нчы елда да зур күләмле эшләр башкару планга кертелгән (71 млн сумлык). Шулардан Тынычлык урамында 5нче номерлы күпфатирлы йорт, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк (Тынычлык, 22 адресы буенча) төзелешен атап китәргә була.

    Үзегез күреп торасыз, бистәбез елдан-ел яңара һәм матурлана бара, бер-бер артлы яңа йортлар, көнкүреш биналары калкып чыга.

Монда, әлбәттә, хөкүмәт тарафыннан тормышка ашырыла торган күптөрле программаларның да ярдәме зур.  Чөнки үз көчең белән генә йорт җиткезеп чыгу һәркемнең дә хәленнән килә торган эш түгел.

2015 елда безнең шәһәр җирлеге каршында эшләүче торак-көнкүреш комиссиясе аша 37 гариза каралды, шуның 30ы торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ дигән карар чыгарылып, документлары район комиссиясенә тапшырылды.

2015нче елда бистәбездә барлыгы 7 306 кв.м. торак файдалануга тапшырылды. Шуның эченнән 27 фатирлы 1 күпкатлы йорт (Тынычлык урамы, 3 адресы буенча) һәм индивидуаль 63 йорт, шунын эченнэн 1 йорт Урта Саба авылында үз хуҗаларын кабул итеп алды. Төзелә башлаган йорт төзелешен тәмамлау өчен авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы социаль программа нигезендә 5 гаиләгә акча бүлеп бирелде. Боларга өстәп, җирлектә 63 төзелә башлаган йорт булуын да искәртеп узасы килә.

Бистәдә йорт яны шәхси хуҗалыкларында асралучы мал баш саннарына килгәндә, бүгенге көндә 313 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә, шуның 94е– сыерлар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарын тормышка ашырып, шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының һәм кәҗәләрнең баш саннарын саклап калу максатыннан, хөкүмәт тарафыннан сыер башына 2 000 сум, кәҗәгә 1000 сум исәбеннән  субсидия бүленеп, алар вакытында хуҗаларына тапшырылды.

    Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар заман белән бергә атлый. Сугым өчен бозаулар, җир эшкәртү өчен техника, абзар-кура салу һәм яңарту өчен материаллар алу максатыннан күптөрле банклар бирә торган кредитларга сорау кимүен долларга бәйләп аңлатсак кына инде.  Чөнки 2014 елда 335 хуҗалык  94 млн сумлык кредит алган булса, 2015нче елда бу сан 45 кешегә генә калды. Кредит суммасы 14 млн сумны тәшкил итә.

     2014нче елда җирлектә 460 кече һәм урта бизнес предприятиеләре теркәлгән булса, 2015нче елда аларның саны 470не тәшкил итә. Шуның эченнән 153е предприятиеләр, 296сы шәхси эшмәкәрләр, 28е крестьян-фермер хуҗалыклары.

     Сәүдә хезмәте күрсәтү буенча халыкка 79 шәхси эшмәкәр кибетләре, райпо кибетләре хезмәт күрсәтәләр.  Җирлектә райпо системасына караган 3 кибет һәм 2 кафе эшли. “Икмәк” җәмгыятендә 63 кеше эшли, товар әйләнеше 34 млн. сум, общепитта 39 кеше хезмәт куя, товар әйләнеше-28 млн. сумны тәшкил иткән.

          Безнең биләмәдәге халыкка 1 почта бүлеге, 1 телефон узелы, 4 банк, 1 больница, 2 бригада Такси, янгын сүндерү бүлекләре хезмәт күрсәтәләр.

         Бистә буенча ел буена 139 кеше интерактив цифрлы телевидениегә тоташтырылган, 24 гаиләгә телефон, 109 гаиләгә интернет челтәре үткәрелгән.

          Саба район үзәк шифаханәсендә 2015нче елда 5292 олы яшьтәге кеше, 3407 бала диспансеризация үткән. Шифаханәдә 71 врач һәм 239 медицина хезмәткәре эшли. 2015нче елда 3756 кеше томография үткән.

    Янгын сүндерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2015нче елда бистәбездә зур булмаган 3 янгын чыгу очрагы теркәлгән, 3се дә – ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.

      2015 нче елда план нигезендә җирдән файдалану законнарының үтәлешен ачыклау буенча 11 хуҗалык тикшерелде. Благоустройство буенча 216 физик зат тикшерелеп, 4сенә беркетмә төзелде.

  Райондагы административ комиссия тарафыннан благоустройство буенча шәһәр җирлеге тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләрне бозган өчен 4 административ эш кузгатылып, 8000 сум күләмендә штраф салынды.

    Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан шулай ук зур күләмле эш башкарылды. Ата-аналар үтәргә тиешле вазифаларны тиешенчә башкармаган өчен 69 ата-ана 17300 сумлык штраф түләргә мәҗбүр ителде, 6сына кисәтү ясалды. Җәмәгать урыннарында кичке сәгатьләрдә баласы ата-анасыннан башка йөргән өчен 6 кешегә 7500 сумлык штраф салынды, 9ы кисәтү алды. Бистә буенча социаль яктан куркыныч даирәдә калган 7 гаиләдә 13 бала тәрбияләнә, аларның 8е учетта тора, балаларның һәрберсе белән аерым эш алып барыла. Иң аянычлысы – суд карары нигезендә 3 әти-әни үз хокукларыннан мәхрүм ителде.

   Шәһәр җирлеге каршында “Үсеш”  фонды эшләп килә. Һәр гаилә 100 әр сум булса да өлеш кертсә, хәйран сумма җыела. Әлеге акчалар чишмәләрне һәм зиратларны карап, төзекләндереп тоту максатында файдаланыла.

2015нче елда хуҗалыклардан 82 000 сум үзара салым акчасы җыелып, шуның 61 меңе хезмәт хакы түләүгә, 5600 сумы зиратларны кирәкле инвентарь белән тәэмин итүгә тотылды.      

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, инде 2 ел җирле референдум үткәрелде. 2015нче елның  24нче маенда  үткәрелгән соңгы референдум нәтиҗәләренә килсәк, анда барлык халыкның 74,94 проценты катнашып, шуның 78,85 проценты “әйе”, 21,15 проценты “юк” дип тавыш бирде. Бүгенге көнгә халыктан 806 мең  сум акча җыелды (махсус карар нигезендә әлеге акча 1х4 нисбәтендә арттырыла ), әлеге суммага 3 спорт мәйданчыгы (931 мең сумлык), 2 балалар мәйданчыгы (958 мең сумлык) төзелде. Шулай ук Гали Закиров урамындагы ябык зиратта 412 мең сумлык 215 төп агач киселде. Завод урамы ягында урнашкан зиратның җирләү өчен кирәк-яраклар саклана торган йорты төзекләндерелде. Урта Саба авылындагы ябык зиратның рәшәткәсе өр-яңадан тотылды.  

  Шунысын да искәртик, 2016нчы елның 27нче мартында җирле референдум үткәрү планлаштырыла. Көн тәртибенә балалар һәм спорт мәйданчыклары, Титов һәм Комаров урамнарында җәяүлеләр өчен басма төзү, Сабинка елгасы  яр буендагы карт агачларны кисү, урам юлларын һәм тротуарларны ремонтлау мәсьәләләре кертелде. Сезне референдумда актив катнашырсыз һәм җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә үз тавышыгызны бирерсез дип ышанып калам.

        Хөрмәтле иптәшләр!

        Докладта яктыртылган дәлилләрдән күренгәнчә, бистәдә башкарылган эшләр аз түгел, ләкин аңа һаман яңалары да өстәлеп тора. 2016нчы елда алдыбызга куелган бурычларны мөмкин кадәр тормышка ашыру, җирлекнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен бердәм көчебезне куярбыз дип ышанасы килә.

         Беребезгә дә  көтелмәгән, уйланылмаган  хәсрәтләр  күрергә  язмасын, бистәбездә халык  бүгенге  кебек  матур  тормышта  яшәсен.

          Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

Последнее обновление: 12 февраля 2016 г., 08:53

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International