Отчет о деятельности Большешинарского сельского поселения за 2015 год

Хөрмәтле авылдашлар, җитәкчеләр һәм  чакырылган иптәшләр! Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  Олы Шыңар авыл җирлеге Советының Уставы нигезендә, бүген Сезнең тарафка  авыл җирлеге Советының 2015 нче елдагы  эшчәнлеге турында отчет тәкъдим ителә.

      Олы Шынар авыл  жирлеге Советы 2015 ел дәвамында үзенең эшен алдан төзелгән план нигезендә алып барды.

     Ел дәвамында  5 мәртәбә гражданнар жыены уткәрелде, 12   мәртәбә жирле үзидарә Советы утырышы уткәрелде. Утырышларда  42 мәсьәлә тикшерелеп карарлар кабул ителде. Утырышларда кабул ителгән карарларнын үтәлеше тикшерелеп барылды, бюджет оешмаларының эшчәнлеге анализланды.

2015 елда жирлек  Советына 28 кеше гариза белән,  570  кеше төрле белешмәләр сорап мөрәжәгать итте.  39  кешене жирлек Советы башлыгы  кабул итеп, халык сорауларын унай хәл итәргә тырыштык.

      Безнең авыл җирлегендә барлыгы 1047 кеше исәпләнә.  Шулардан  329ы пенсионер, ягъни бу барлык халыкның  31 %ын  тәшкил итә.  Авыл җирлеге буенча 554 эш яшендәге кеше исәпләнә. Шулардан : 72 кеше бюдҗет сферасында эшли, 5се армия сафларында хезмәт итә, 3 кеше  эш белән тәэмин итү үзәгендә учетта тора, 54 е студент, 343 кеше төрле оешмаларда эшли.

    Җирлек  Советы гражданнарның тормыш-көнкүреш өчен мөһим әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итү буенча эш алып баруны үз алдына максат итеп куйды. Жирлек биләмәсендә яшәүче   1047  кешегә бүгенгесе көндә Олы Шыңарда 1 мәдәният йорты, Оетта 1 авыл клубы, 2 китапханә, 4 авыл мәчете,  2 фельдшерлык-акушерлык пункты,Олы Шыңарда бер урта хәм Оетта 1 башлангыч мәктәп, Олы Шыңарда һәм Оетта балалар бакчасы, 1 почта бүлеге, 4 райпо кибете һәм 4  шәхси кибет  хезмәт күрсәтә.

     Шыңар авыл җирлегендә теркәлгән һәр физик заттан 100 сум  күләмендә  үзара салым җыю буенча 2 тапкыр референдум үткәрелде, әлеге җыйналган сумма дәүләт тарафыннан 4 тапкыр арттырылып  кире үзебезнең авыл җирлеге бюджетына әйләнеп кайтты. 2014 ел өчен халыктан 85100 сум акча җыйналып  барлыгы 425500 сумлык эш башкарылды. 2015 ел өчен халыктан 84700 сум акча җыйналып барлыгы 423500 сумлык эш башкарылды.      Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авылының зират коймалары  буяу – 92 мең 025 сум,                 Оет авылында зират коймасын эшләү – 326мең 207 сум, Кече Шыңар авылының чишмәсен ремонтлау – 146 мең сум, Чулпыч авылы зираты коймасын тоту – 199 мең сумлык булды.    

          Безнең    авыл җирлегендә халыкның  күпчелеге мал асрап көн күрә. Күпләп мал асраучыларның,   мөгезле эре терлек тоту  үз - үзләренә шөгыль һәм гаиләнең төп  кереме дә булып тора.

      Авыл җирлегендәге  барлык мөгезле эре терлекнең саны   603  берәмлек.  Шуның 320  сыер малы тәшкил итә;  86 гаилә берәр баш , 6 гаилә 4 баш, 22 гаилә 3әр баш,   38  гаилә 2шәр баш һәм 1әр хуҗалыкта 5,6, 7, 8 һәм 10ар  сыер малы  асрый. Безнең авыл җирлегендә ахыргы елларда  сыер малының  саны ныклы артуга бара. Мәсәлән агымдагы елда гына да  32  баш сыер артты.  Соңгы елларда  сыер малы артуның төп  сәбәбе әлбәттә халыктан җыйнап алынган сөткә акчаның вакытында түләнелеп баруы да  тора. Отчет елында  җирлек буенча халыктан  барлыгы  940 мең кг. сөт җыйнап алынып, халыкка  15 млн. 33 мең 500 сум акча  түләнгән. Шулай ук  хөкүмәт тарафыннан  савым сыерларын тоткан  гаиләләргә ярдәм йөзеннән,  бер сыер башына 3000 сум, бер савым кәҗәсенә 1000 сум күләменнән барлыгы 996 мең сум субсидия бирелде.  Сыер малын күпләп асраучылар рәтендә: Кече Шыңар авылыннан Рахматуллин Рүзәл  хуҗалыгында  15 баш   мөгезле эре терлек санала, шуларның  10сы  савым сыеры. Назмиев Ильдус  хуҗалыгында 13 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның  7 савым сыеры. Шулай ук Кече Шыңар авылыннан Гайнанов Илдус хуҗалыгында хәзерге вакытта   18  мөгезле  эре терлек асрала, һәм шуларның   8 се  савым сыеры.   2015 елда  үз хуҗалыгына буаз тана сатып алучы 8 хуҗалыкка  1 баш танага 15 мең сум күләменнән  120 мең сум субсидия бирелде.

    Авыл җирлекләрендә кече эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү йөзеннән хөкүмәт тарафыннан төрле программалар эшләп килә. Безнең авыл җирлеге буенча да Олы Шыңар авылынна Ахметов Рамил һәм Эльза гаилә фермасы төзү буенча конкурска катнашып 1млн. сум Грант оттылар һәм  20 баш малга исәпләнгән ферма төзү эшләрен башлап җибәрделәр. Аларның хуҗалыгында барлыгы 15 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 2се савым сыеры, 10 баш тана, 2 баш үгез. Аларга  алга таба эшләрен уңышлы дәвам итүләрен телибез.

Демографик вәзгыять

 

          Сонгы  елларда  үлүчеләрнең  туучыларга карата күпкә артык  булуы борчый.  Авылларыбызда яшәү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган: юл, су, газ, интернет, балалар бакчасы, мәктәп булмау кебек проблемалар юк,  шуңа да карамастан,  авылда калучы яшьләр сафы сирәгәя. Бу иң беренче чиратта эш урыннары җитмәү һәм хезмәт хакының чагыштырмача түбән булуы белән аңлатыла.  Авылда төпләнеп калган яшьләребезгә  ел саен хөкүмәтнең төрледән төрле программалары нигезендә яңа йортлар җиткерү өчен акчалата ярдәм ителеп тора. Отчет елында гына да мәсәлән авыл җирлеге буенча 7   гаилә яңа йорт  җиткезделәр, 4 йорт төзелеп килә.

2015 елда да демографик вәзгыятьтә кызганычка каршы уңай үзгәрешләр күзәтелмәде. Ел дәвамында яңа туган балалар саны нибары 6 ны гына  тәшкил итте. Шушы ук вакытта авыл җирлегендәге бүгенге көндә бәби алып кайта алырдай  25-35 яшьлек хатын кызларыбыз  48 кеше исәпләнә. Барысы     өйләнмәгән 25-40 яшьлек 25 буйдак егетебез бар. Ел дәвамында   9 никах рәсмиләштерелде, шулардан 1гаилә генә авылда яши,  18  кеше үлде.

 

Бюджет  -  керем өлеше

 

Җирле үзидарәнең бюджеты-эшчәнлекнең барлык социаль өлкәләре чагылыш тапкан төп финанс документ.

    Олы Шыңар авыл җирлегенең  Бюдҗетның керем ягы 3 млн. 997 мең 523 сум булды. Аның 727 мең 226 сумы үзебезнең җирлек налоглары кереме. Шуның эченнән: 99  мең  805 сумы подоходный налог, милек  салымы 137  мең 537  сум, җир салымы  491  мең 102 сум керде.

  Шушы авыл җирлегенең бюдҗетына 100% белән керергә тиешле җир салымын  тиеш булып та сәбәпсез түләмәүчеләр бар. Алар Олы Шыңардан:

1.Шакирова Рауза– 1336 сум,

2.Шайхутдинов Юлдаш – 584 сум;

3.Газизянов Мөнир  – 787 сум,

              Чулпычтан:

Зәйнуллин Фәрит – 628 сум, Зайнуллин Альберт – 670 сум; Паршкова Луиза – 1582 сум;

             Оет авылыннан:

  Самигуллин Вакиб – 960 сум;

              Кече Шыңардан:

Шаймарданов Зөфәр – 839 сум, Гарипов Хәйдәр – 416 сум;

Милек салымын түләмәүчеләр:

1. Шаймарданов Зөфәр – 214 сум,

2. Шагиев Ильсур Котдус улы – 1 мең 344 сум;

        Бу исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде, чөнки җыйналып бетмәгән  салымның суммасы 30 мең сумга якын. Шуны күздә тотып мин барлык иптәшләрнең дә тиешле салымнарын вакытында түләп баруны сорар идем. Чөнки  нинди генә эшкә тотынсак та  акча кирәк, ә бюдҗетның бер өлешен  салымнар тәшкил итә.

       2015 елда бюджет чыгым ягыннан 4 млн. 210 мең 861 сумны  тәшкил итте.

Шуның эченнән:

2015  елда  урам уты яндырылган  өчен 60429 кв.т. электр энергиясе тотылды хәм  304мең 591сум күләмендә акча түләнде, бу бер светильникка 525  кВт. туры килә. Утларны яндырып сүндерүче, таймерларны, лампаларны ел дәвамында Жилэнергосервис оешмасы көйләп, сафтан чыкканнарын алмаштырып тордылар һәм аларга бу хезмәтләре өчен 2015 елда  48 мең 681 сум акча күчерелде. Шулай итеп безнең авыл җирлегендәге бер   баганадагы бер  светильникны ел дәвамында тоту  2962 сумга төшә.

Ел   дәвамында авыл юлларын кардан чистартып торган өчен  “Туган як” оешмасына  34992  сум, Саба МПП оешмасына транспорт  хезмәте өчен  39881 сум акча күчерелде.

     Узган ел авыл эчендәге юлларны  ремонтлау  дәвам итте. Оет авылының Ленин һәм Кооператив урамнарын тоташтыручы өлешенә 1 млн.Грант акчасы хисабына, Кече Шыңар авылы  Ленин урамына 240 м өлешенә  вак таш түшәлде,  барлыгы  2 млн. 402 мең 156 сумлык  эш башкарылды.

   2015 елда Олы Шыңар урта мәктәбе котельнаясына 225 мең 951 сумлык ремонт үткәрелде, Оет авылында телефон линияләренә  407мең 632 сумлык капиталь ремонт ясалды,  Олы Шыңар мәчетенең  котельныена  24815 сумлык ремонт үткәрелде.

        8 май көнне  Бөек Җиңүнең  70 еллыгы уңаеннан   Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч, Түлешкә, Йомгалак авылларыннан яу кырында   һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды.  Аны төзүдә Олы Шыңар авылыннан Хөсәенов Илһам Гаптелфәрт улы үзеннән зур өлеш кертте.          

        Авыл җирлегендә иң күп эш урыны белән авыл халкын тәэмин итеп торучы  һәм җирле бюдҗетны тулыландыручы эре оешма булып “Туган як” ачык акционерлык җәмгыяте тора. Оешмада барлыгы  157 кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы 14671 сумны тәшкил итә. Узган ел  “Туган як”та  һәр  гектардан   24 ,6 центнер уңыш алынды. Отчет елында сөт җитештерү  346,3 тоннага  артты   һәм  барлыгы  2827,4 тоннаны тәшкил итте. Шулай ук 2015 елда  Шыңарлылар  252 тонна ит җитештерделәр.  Пай җире өчен түләүләргә килгәндә: барлыгы  пай җире өчен 1млн. 41мең 530 сум акча тотылды, бу бер гектар пай җиренә  түләү  500 сумнан  башкарылды дигән сүз. Туган якта  отчет елында  Оет  бригадасында  сыер торагына капиталь ремонт башкарылды,  аларга “Деловаль” сөт үткәргечләр куелды, Оетта һәм Кече Шыңарда өстәмә бозаулар торагы, Кече Шыңарда бозаулар һәм таналар өчен навес эшләнде. Ашлама склады , ашлык склады,  2000 тонна сыйдырышлы   сенаж чокыры  да ясалды.

 

Мәгариф өлкәсе

 

     Олы Шыңар  урта мәктәбендә  бүгенгесе көндә 96 укучы  белем ала. Шуларның38е Олы Шынардан,  33е Кече Шыңардан,  18е Оеттан,  3се Чулпычтан,4се Сабайдан - барлыгы 5 авылдан  килеп белем алалар. Оет, Чулпыч, Сабай авылы укучыларын мәктәпкә автобус  алып килү һәм өйләренә кайтарып кую оештырылган.

Укучыларга 28педагог  белем бирә. Урта мәктәптә гомуми штат саны 40,2не тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы укытучыларныкы 24 мең 224 сум, техник хезмәткәрләрнеке 8419 сумны тәшкил итә.

Урта мәктәптә уку елы дәвамында укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү оештырылган. Бер укучыны тукландыру 25сум 31 тиенгә төшә. Ел дәвамында туклану өчен барлыгы  480мең 257 сум акча тотылган. Мәктәп яны тәҗрибә участогында 12885 сумлык яшелчә, җиләк - җимеш үстерелде. Бинаны җылыту өчен 1 кв. метрга 21,2 куб.метр газ тотылып,  барлыгы 46475 куб.м.газ ягылган. Бер елга 78933 квт электр энергиясе сарыф ителде, бу бер кв. метрга  36 квт. туры килә дигән сүз.  Гомуми алганда  отчет елында газ тотылышы урта мәктәптә 9752 кубометрга, ә электр энергиясе 10489 квт ка кимрәк тотылды.  Шулай итеп бер укучыны Олы Шыңар урта мәктәбендә 1 уку елы укыту өчен бюдҗеттан 160 мең 890 сум акча тотыла.

2014 – 2015 уку елында Шыңар урта мәктәбенең 11нче  сыйныфын  10 укучы тәмамлап чыкты. Бер укучыбыз -Нигъмәтҗанова Фирүзә -мәктәпне  алтын медальгә тәмамлады. Уку елын тәмамлап чыккан  укучының 9ы бүгенге көндә төрле югары уку йортларында белемнәрен күтәрәләр, ә бер укучыбыз  эшкә урнашып,хезмәт юлын башлады, бугенге көндә ул армия сафларында хезмәт итә.

   Оет башлангыч мәктәбендә  барлыгы 4 класста 12 укучы белем ала. Аларга 3 укытучы белем бирә һәм 1 штатта  1 техник хезмәткәр хезмәт күрсәтә. 2014-2015 елда өлгереш  100%,  сыйфат  60%  тәшкил итте.

Барлыгы   8 мең 564 квт  электр энергиясе тотылды, алдагы ел белән чагыштырганда 1032 квт ка кимрәк.  Оет җәмәгать үзәге ел дәвамында пиллет ягулыгы белән  җылытылды, барлыгы 27184 кг пилет сатып алынды.

       Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында 35 бала тәрбияләнә. Алар белән  югары педагогик белемле 4, махсус урта  педагогик белемле  1  педагог шөгылләнә. 2015 елда балалар бакчасы буенча тотылыш  4 млн 20 мең 32 сумны тәшкил ите. Ел буена 9884 бала көне булды.  Уртача йөреш 1 көнгә 33 бала. Яшелчә бакчасында барлыгы 5424  сумлык яшелчә, җиләк җимеш үстерелде. Уртача хезмәт хакы – 16263 сумны тәшкил итә.

Ел дәвамында туклану өчен барлыгы  942 мең 627 сум акча тотылды, ата-аналар взносы 940 мең сум җыйналды. Балалар бакчасында бер баланы ел дәвамында тәрбияләү бюдҗетка 114мең 858 сумга төште.

        Оет балалар бакчасында хәзергә 8 бала тәрбияләнә.  Әлеге бакчаны  ел дәвамында тоту хөкүмәткә  1 млн. 217 мең 584 сумга төште. Бу бер баланы ел дәвамында тәрбияләү 135 мең 287 сум дигән сүз. Туклану өчен  барлыгы 159мең496 сум тотылды,  бер көнгә бер баланы тукландыру өчен 95сум 45 тиен туры килә. Уртача хезмәт хакы 10 мең 218 сум тәшкил итә.

Медицина өлкәсе

Медицина өлкәсенә килгәндә бүгенге көндә Олы Шыңар фельдшер –акушерлык пунктында 1 штатта югары категорияле акушерка һәм 0.5 штатта беренче категорияле медсестра хезмәт куя. Оет авылы фельдшер – акушерлык пунктында 1 штатта 1 хезмәткәр эшли. Фельдшер – акушерлык пунктларында ел дәвамында 6 440 кеше кабул ителде һәм 1 мең 382 авыруның өенә барып ярдәм күрсәтелде. Бүгенге көнгә җирлек буенча барлыгы 177 кеше диспансер учетта тора. Алар авыл фельдшерлары тарафыннан һәрвакыт күзәтү астында торалар.  Авыл җирлегендәге халык иң күп  интеккән һәм дәвалауга авыр бирешә торган чирләр рәтендә йөрәк – кан тамырлары авырулары тора,  бу чир белән барлыгы җирлектәге 54 кеше исәптә тора. Аннан кала шикәр чире - 46 кеше, күз авырулары (миопия)– 14 кеше, ашказаны җәрәхәте авыруы – 13 кеше, һәм яман шеш авыруы – 9 кеше.

Төзекләндерүгә килгәндә, Олы Шыңар фельдшер – акушерлык пунктында отчет елында 100 мең сум күләмендә косметик ремонт  башкарылды.

Мәдәният.

Мәдәният хезмәткәрләре, кешеләргә  матурлык, рухи байлык һәм яхшы кәеф  өләшүчеләр, эстетик тәрбия бирүчеләр. Алардан һәр кешегә аерым якын килә белү, авылдагы талантлы кешеләрне барлау һәм аларны сәхнәгә чыгара белү осталыгы сорала. Кешеләрнең буш вакытын, ялын оештыруда клуб - китапханәләрнең, түгәрәкләрнең, гомумән, үзешчән сәнгатьнең йогынтысы зур. Ел дәвамында безнең җирлектә барлык культура һәм спорт мероприятияләре дә тиешле дәрәҗәдә  үткәрелеп барыла.

     Гомумән алганда, Шыңар мәдәният йортында    ел дәвамында барлыгы 225,  Оет авыл клубында 198  мероприятия үткәрелде. Балаларның яраткан шөгылләре буенча Кече Шыңар мәдәният йортында барлыгы  23 түгәрәк - 13е балалар өчен; Оет авыл клубында 5 түгәрәк эшләп килә һәм аларга барлыгы 307 кеше -  181е балалар йөри. Төрле түләүле  мәдәни чаралар үткәреп, 2015нче  елда  Оет авыл клубы 900 сум һәм Шыңар мәдәният йорты  12 мең  сум күләмендә    үзләренең бюдҗеттан тыш счетларына өстәмә керем керттеләр. 

       Оет клубында электр  энергиясе тотылышы 1148 квт булды,  алдагы ел белән чагыштырганда  80 квт ка кимрәк тотылды.  Кече Шыңар мәдәният йортында газ тотылышы 20556 куб.м.,  2014 елга караганда 2717 кубометрга кимрәк, ә электр энергиясе тотылышы 7340 квт, узган елдан  824 квт ка кимрәк тотылды.

         Безнең биләмәдәге халыкка бер почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Оет һәм Чулпыч авылларына күчмә почта хезмәте күрсәтелә.Ай саен халыкка пенсия, пособие, вакытлы матбугат, субсидияләр таратыла һәм  Газ, электр, телефон, коммуналь хезмәтләр өчен акча жыйнала. Вакытлы матбугатка Шыңарда 610 абунәче 74 төрле газета һәм 30 төрле журналларга, Оет ягында  260 данә газета-журналларга язылды.

     Авыл җирлеге буенча барлыгы 215 хуҗалык Интернет челтәренә тоташтырылган. Бу үз чиратында халыкка электрон түләүләр башкару өчен мөмкинлек бар дигән сүз. Бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр бу хезмәттән файдаланалар: Олы Шыңар урта мәктәбендә - 82%, балалар бакчасында- 100%, ФАП буенча 100%, клублар буенча 100%, авыл Советы буенча 100% түләүләр электрон рәвештә башкарыла. Шулай ук пенсионерлар өчен дә бу бик җайлы, пенсияне Банклар аша пластик карталарга күчергән очракта электрон түләүләрне башкарып булачак.

 

Экология

        Олы Шыңар авыл җирлеге Советы экология куркынычсызлыгы, авыл җирлеге территориясенең  санитар- эпидемиологик иминлегенә җитди игътибар бирә.

 Олы Шыңар  авыл җирлеге Советы тарафыннан кабул ителгән  авыл җирлеге биләмәсендә  чисталык булдыру, төзекләндерү карары кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 2015 елда   5 физик затка карата кисәтү актлары төзелде һәм вакытында кимчелекләрне бетерү нәтиҗәсендә штрафка тартылмыйча калдылар. Шушындый күңелсез хәлдә калмас өчен  урамга һәм авыл читендәге буш урыннарга төзелеш материаллары, печән, салам өймәскә, юынтык сулар түкмәскә, йөрми торган техниканы  сакламаска, һәм урамга кар түкмәскә кирәк, ә  хуҗалыкта үлгән малларны Саба коммунальный оешмасына  шалтыратып хәбәр итү генә кирәк, килеп алып китәләр.Үләт базлары ябылды, үлгән малларны һәм кош-кортларны теләсә кая ташламавыгыз сорала.

            Шулай ук көнкүреш калдыкларын җыйнап алып менү белән дә  Саба  МПП оешмасы шөгылләнә.  Махсус автотранспорт график буенча айга ике мәртәбә  көнкүреш калдыкларын  килеп алып китә.  МПП оешмасына  күрсәтелгән хезмәт өчен түләмәүчеләр дә бар. Алар Олы Шыңар авылыннан:

  1. Гарайханов Миннехан – 4 мең 136 сум;
  2. Гарифуллин Илшат – 4 мең 283 сум;
  3. Гарифуллин Зөфәр – 2мең 783 сум;

            Оет авылыннан:

  1. Варламова Илфия – 1мең 499 сум,

          Чулпычтан:

1.  Султанов Минсалих – 11мең 231 сум.

 

Куркынычсызлыкны тәэмин итү

 

      Гражданнарыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итү авыл җирлегенең һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе санала.

Төрле хокук бозуларны булдырмау һәм кисәтүдә  хәлиткеч звено булып полициянең участок вәкаләтлесе, мәктәп коллективы, ирекле халык дружиналары тора. Без  полиция хезмәткәрләре белән авылда булган, ишетелгән барлык вак кына хокук бозуларны да профилактикалау максатыннан  урынга барып тикшерәбез, һәрдаим эчүчелек белән шөгылләнүчеләр белән профилактика чаралары үткәреп торабыз.

           Илебезгә үтеп кергән террорчылыкны булдырмау да үзебезнең уяу булудан тора. Авылыбызда күренгән төрле чит кешеләр, чит машиналар шик тудырганда боларны кичекмәстән авыл җирлегенә яки полиция идарәсенә хәбәр итүегез сорала.

          Халык һәм халык хуҗалыгы объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү зур әһәмияткә ия. Отчет елында   җирле үзидарә биләмәсендә янгын чыгу очрагы теркәлмәде. Янгын сагында хәзерге вакытта ике янгын сүндерү машинасы тора. Алар төзек, җаваплы кешеләр беркетелгән, җылы гараҗда торалар, янгын сүндерү җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителгән.

    Янгынны сүндерүгә караганда, аны булдырмый калу күпкә отышлырак. Шунлыктан хуҗалыкта   электр приборлары белән эшләгәндә аеруча уяу булуыгыз  сорала. Янгын чыкканда аны тиз арада сүндерү хәстәрен һәр хуҗалык үзе дә  булдырырга тиеш. Җәйге айларда ишек алдында бочкалар белән су һәм чиләк, өй эченә, мунча, сарай эчләрендә янгын  сүндерү җайланмасы -  “Огнетушитель”  булдыруыгызны сорар идем. Янгын чыккан очракта аны каушамыйча, башлангыч  өлешендә хуҗалыктагы  җайланмалар белән басып калып булса, зур зыян да килмәячәк.

2016 елга авыл җирлегенең үсеш планнары

  Алда торган мөһим бурычлар булып

  • авылларда тулысынча чисталык һәм тәртип булдыру;
  • хуҗасыз йортларны сүттерүне дәвам итү;
  • йортларны, җир участокларын  рәсмиләштереп  бетерү;
  • авыл урамнарындагы юлларның төзеклеген саклау һәм төзекләндерү эшләрен дәвам итү;
  • авыл зиратларын даими чистартып тору, корган агачларны кисүне дәвам итү;
  • хуҗалыкларда малларның баш санын киметмәү

кебек эшләр тора.

   2016 елда җыйналачак үзара салым акчасына түбәндәге эшләрне  башкарырга планлаштырабыз:

 Кече Шыңар авыл зираты йортын ремонтлау – 22 мең сум;

Оет авыл зираты коймасының сетка тоту – 30 мең сум;

 Авыл урамнарын төзекләндерүгә:

Олы Шыңарда – 98400 сум;

Кече Шыңарда – 58200 сум;

Оетта - 28100 сум;

Чулпычта – 16800сум; барлыгы 253500 сум, бу халыктан җыйналачак өлеше, дәүләт тарафыннан 4 тапкыр арттырылган очракта 1 014 мең сум акча булачак.

       Шулай ук авыл урамнарын төзекләндерү буенча 2016 елда планга кертелгән урамнар:

Олы Шыңарда Тукай урамы, Кече Шыңарда Кооператив урамы, Чулпычта Илфат Зиннатуллин урамы, Оетта - Кооператив  урамы.

   2016 елда “Туган Як” җәмгыятендә сенаж  траншеясы төзү, 1 сыер торагы ремонтлау планлаштырыла; Олы Шыңар медпунктында косметик ремонт үткәрелергә тиеш иде, ул үткәрелде.  

     Һәр отчет чорында үткәрелгән чаралар җирле үзидарә территориясендәге халыкның яшәү дәрәҗәсен даими күтәрүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән планлы эшнең бер өлеше генә булып торалар. Бу юлы да яңа бурычлар билгеләнде. Безгә аларны хәл итү юнәлешендә тырышып эшләргә кирәк булачак. Һәм без үз алдыбызда торган иң катлаулы бурычларны да хәл итүнең оптималь юлларын эзләргә һәм табарга тиеш булабыз.

 

 

 

 

Последнее обновление: 30 марта 2016 г., 16:23

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International