Отчетный доклад о деятельности Большекибячинского сельского поселения за 2013 год

Хөрмәтле авылдашлар!

Бүгенге көндә Олы Кибәче авыл жирлегендә 307 хуҗалыкта  барлыгы 1026 кеше яши. Авыллап алганда, Олы Кибәчедә  545, Кече Кибәчедә 199, Төбәктә 282 кеше. Шуның эченнән җирлек буенча ирләр - 486, хатын-кызлар - 540. 7 яшькә кадәр балалар саны - 63, укучылар - 93, студентлар -52. 12 - тулы булмаган гаилә, шуларда 16 бала тәрбияләнә, 12 күп балалы гаилә бар.

Авыл җирлеге  буенча - 7 яңа гаилә теркәлде, аерылышучылар юк. 2013 елда 10 бала туды. Кече Кибәчедә 1 бала, Олы Кибәчедә 7 бала, Төбәктә - 2.  Шушы гаиләләр эченнән беренче балаларын алып кайтучы - 2 гаилә, икенче баласын 3 гаилә, өченче баласын табучылар 5 гаилә. Биләмәдә 16 кеше вафат булды. Вафат булган кешеләр арасыннан эш яшендәге 3 кеше, калган 13е  пенсионер.

Биләмәдә барлыгы 225 җиңел машина, 18 йөк машинасы, 97 трактор һәм 7 комбайн   исәпләнә.

Биләмәдә ярдәмчесез, балалары булмаган 4 пенсионер яши. Бу төр категориядәге кешеләргә 2 караучы беркетелгән.

Авыл җирлеге буенча 2 опекунга алынган бала исәптә тора.

Биләмәдә барлыгы 382 кеше пенсия ала, шуның эченнән 292 картлык буенча, 35 е инвалидлык,  9 гаилә тәрбиячесен югалтканга пенсия ала. Биләмә буенча 4 сугыш инвалиды һәм сугышта катнашучы, 3 инвалид бала бар, тыл ветераннары - 46. Җирлек буенча уртача пенсия күләме 7841 сум тәшкил итә.

Халыкны социаль яклау идарәсе тарафыннан ел буена субсидия түләнеп килде. 13 кешегә 51 мең сум материаль ярдәм бирелгән.

Безнең авыл җирлегенә 5млн  558 мең 312 сум бюджет каралып, ул 5 млн 629 мең 587 сум  итеп  үтәлде. Кергән доходлар

                                                    план                           үтәлеш

 

Мөлкәт налогы                      97 000                        109 537 сум

Җир налогы                          338 000                       390 820 сум

Подоходный налог              140 000                        227 718 сум

Авыл җирлеге Советы утырышлары даими рәвештә уздырылып, эшлисе эшләребез, проблемаларыбыз, алга таба  бурычлар куелып, тиешле карарлар кабул ителеп, контрольгә алып барылды.

Барлыгы 17 утырыш үткәрелеп, көн тәртибендә 34 мәсьәлә каралды. Учреждение җитәкчеләре белән ай саен киңәшмәләр үткәреп, эшләнгән эшләргә анализ ясалды, алга бурычлар куелды.

Авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр гражданнарның гомуми җыелышларында карала. Барлыгы 4 гражданнар җыелышы үткәрелде.

2013 елның январь аенда 2012 елда эшләгән эшләргә отчет ясалды, ә алдагы жыелышларда авылларны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү һәм җәйге чорга янгынга каршы көрәш чараларының торышы, гражданнарның терлекләрен көтүгә чыгаруны оештыру турындагы мәсьәләре каралды, тиешле карарлар кабул ителде.

Авыл жирлеге Советы үзләренең төрле эчтәлектәге сораулары һәм мөрәҗәгатьләре белән 64 кешене кабул итте, 28 язмача гариза кереп, жаваплар канәгатьләндерелде.

Халыкка төрле эчтәлектәге 797 белешмә бирелде.

Быел биләмәдә Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан  ветераннарны хөрмәтләп  тантаналы митинг һәм  укучылар көче белән концерт оештырылды, соңыннан чәй табыны әзерләнде.

Авыллардагы обелискларга өлешчә ремонт үткәрелде. Мәктәп укучылары  һәрдаим  обелискларны  җыештырып  торалар,

Авыл җирлеге буенча урам утлары 72 урында куелган. Урам утлары өчен материалларга 2013 елда 19 444 сум акча тотылган, техобслуживаниегә 34 614 сум акча тотылган .

Урам утлары өчен 44 931 квт  энергия сарыф ителгән, бу 1 лампочкага 624 квт энергия дигән сүз. 2012 елда урам уты 46276 квт булган иде, бер лампочкага 642 кв туры килә.

 

Коммуналь хужалык эшчәнлеге турында сезгә түбәндәгеләрне җиткерәсем килә.  Хисаплаганнан соң:

жыйналырга тиеш                                                           жыйналган

суга - 667 мең 608 сум 69 т                      665 мең 757сум 38 тиен      87%

чүпкә 295 мең 960 сум 23 т                     290 мең 884 сум 96 тиен     80%

Коммуналь хезмәтләргә акча түләмәүчеләр исемлеген слайдта күрә аласыз.

Биләмәне җыештыру ел буе дәвам итә. Айга 2 тапкыр чүпне җыярга машина килә.  Урман буендагы чүплектә төзелеш калдыклары гына булырга тиеш. Ә аны чистарта башлагач, капчык-капчык көнкүреш калдыклары күренә. Андый чүпләрне машинага бирегез, төзелеш материалларын да, кабат-кабат кисәтүгә карамастан, чокырның кырыена гына бушатып китәсез, чокырның эченә үк төшереп түгәргә кирәк.

Бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр белән даими рәвештә өмәләр оештырабыз. Хуҗалыклардагы капка төпләрендә төзелеш материаллары юк, ләкин капка төпләрендәге, юл кырыендагы чүп үләннәрне, кисәтү ясамыйча, бер генә кешенең дә жыештырырга чыкканы юк, хәзер исә чүп булса, кычыткан үсә икән кисәтүләрсез протокол төзелеп административ комиссиягә җибәреләчәк.

Үлгән малларны салу өчен биотермик чокыр бар. Ул Төбәк авылында урнашканын беләсез. Аның быел коймалары яңартылды.

Урам юлларын кардан чистарту өчен “Кибәче” филиалы белән килешү төзелде, ел саен акча күчереп барабыз. Авылларны төзекләндерү, юлларны карау өчен җирлек бюджетыннан 20 740 сум, территорияне чистарту, җыештыру өчен 11 500 сум акча тотылды.

ЛПХ кредиты алу буенча 2013 елда 27 кеше 5 млн 940 мең сумлык кредит алды. Шуннан  11 кеше -  3 млн 440 мең техника алу өчен, 6 кеше -1 млн 150 меңе каралты-кура төзү өчен, 6 кеше умарта алу өчен 790 000 һәм мал алу өчен 4 кеше 560 мең тотылган.

Жирлектәге  шәхси хужалыкларда  3 авылга 471 баш эре мөгезле терлек бар (шуның эченнән 217 сыер). 759 баш сарык малы һәм 22 кәҗә, 3 баш ат, 1991 кош-корт, 330 баш умарта бар. Жирлек буенча 3 баштан 6 га кадәр сыер асраучылар - Яруллин Хабибрахман, Һадиев Мөгътәсим, Шәрәфиев Габделхәй, Яковлев Рөстәм, Сираҗиев Илнур, Гарипов Сәүбән, Гыйлаҗиев Рәхим, Сабиров Илгиз, Шәвәлиев Фирдүс, Шәяхмәтов Фәнис, Хәлиуллин Рәкип, Биктимеров Илсур гаиләләре. Мал санын исәпкә алган вакытта дөрес сан әйтмәүчеләр бар. Электрон хуҗалык китабына квартал саен сез әйткән мал саннары утыртылып барыла. Бу саннарны район администрациясе дә, авыл хуҗалыгы министрлыгы да күреп тора. ЛПХ кредитына выписка алганда, савым сыерларга субсидия бирә башлагач, сез әйткән саннар буенча гына биреләчәк. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен барлык булган малларыгызның санын һәм булган үзгәрешләрне вакытында авыл җирлегенә хәбәр итеп торуыгызны сорыйбыз. 

Шәхси хужалыклардан даими рәвештә сөт җыела. Быел барысы 576мен460л сөт җыелган, сумнарга әйләндергәндә 8млн 049 мен  270 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә 1 л сөтнен бәясе 17 сум 50 тиен тора. Сөт акчасы вакытында түләнеп барыла. Сөт бәяләре арткач сыер санын арттырырга теләүчеләр дә барлыкка килде. Биләмә буенча  иң күп сөт бирүчеләр: Кече Кибәчедән Шәрәфиева Тәнзилә -15мен 985л (199мен 091 сум), Гәрәева Илсөяр -16477л (199мен 475). Төбәктән Шәяхмәтова Ләйлә 6989 л (97618сум) Олы Кибәчедән Гарипова Гашия 5216 (71700сум) тәшкил итә.

Шәхси хуҗалыкларның малларына хөкүмәт тарафыннан узган ел 432 мен  сум субсидия  бирелде. Шулай ук 2 һәм аннан күбрәк сыеры булганнарга саву аппаратлары өчен субсидия бирелде. Бу акчаны безнең җирлектән 21 кеше алды.

Биләмәдә 3 гаилә фермасы эшләп килә. Сарыкчылык буенча эшләүче Галиәхмәтов Илшат хуҗалыгыда бүгенге көндә 70 баш мал, мөгезле эре терлек буенча эшләүче Гәрәев Радикта 8 савым сыер, кортчылык буенча Шакиров Фиргатьтә 50 баш умарта  бар.

Авыл жирлеге буенча  барлыгы 11 фермер хуҗалыгы бар. Игенчелек уңышы төрлесендә төрлечә. Быелдан фермерларның пай җирләренә, арендага алынган җир документларны тәртипкә китереп, эшләнгән документларыгыз белән авыл җирлегенә килүегезне сорыйбыз.

Биләмәдә  Саба җапваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 1нче номерлы филиалы, “ТАТМИТ Агро” филиалы  урнашкан. “ТАТМИТАгро”да барысы 36 кеше эшли, 13 мең дуңгыз үстерелә. “Саба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 1 нче номерлы “Кибәче” филиалында 78 кеше эшли, 1340 баш мөгезле эре терлек бар. Сыерлардан 1 сыерга 6441 кг сөт савыла, уртача 1 көнгә 17,3 кг туры килә. Яшь малларның үрчеме уртача тәүлеккә 700 гр. туры килә. Дәүләткә көн саен 6100 кг сөт сатыла. Чәчүлек җирләре 2799 га исәпләнә. 1гектардан 16,3 ц уныш жыйналган. Хезмәт хаклары айныкын айга вакытында биреп барыла, тоткарлык юк. Уртача хезмәт хакы 11 000 сум. Эшчеләргә хезмәт хакы хисабына 416  ц арпа, 106 ц бодай, 100 тонна печән, салам 279 ц салам бирелгән. Пай җирләре өчен халыкка 40,4 тонна комбикорма, 43 тонна бодай бирелгән. Быел Төбәктә 150 баш яшь бозаулар өчен, 300 баш сыер өчен торак, 350 башка арочный биналар төзелде.

Зиратларыбызның чисталыгын, төзеклеген булдыру өчен яз һәм көз айларында, яше-карты бергәләшеп өмәләр ясала, ауган агачлар киселә, яндырыла, чүпләр түгелә, иске чардуганнар яңартыла. Үзегез күргәнегезчә Олы һәм Кече Кибәче зиратлары елдан ел чистара. Кече Кибәче зиратына Гарипов Гарәф абый быел будка эшләтеп куйды, Төбәк зиратының  коймалары кабат яңартыла башлаган иде, бу эш бүгенгесе көндә Кадиров Гильметдин абый тырышлыгы белән  дәвам итә, мәчет тә аның карамагында. Бу өлкән кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк.

Элеккеге   чишмәләләрне янадан тергезү буенча да эш җанланып китте. Шундый чишмәләрдән Басыйр чишмәсе. Ул авылдан читтә урнашкан. Авылыбыз егете Яһудин Габделфаяз балчык һәм ләмен чистартты. Шафиков Ирек буралап, ял итү урыннары ясап куйды.

Безнең җирлектә йорт-җирне рәсмиләштерү эше дә уңышлы гына дәвам итә. Бүгенге көнгә барысы 322 йортның документы бар, 60 йорт-җиргә документ эшләтергә кирәк. Бу сан эчендә мирасны кабул итү буенча нотариуста эш ачылган килеш тора торганнары да бар, хуҗалары исән булып та җавапсыз караучылары бар. Искәртеп үтәбез: хуҗасыз йортларны авыл җирлеге үзе рәсмиләштерә башлый. Кыскача әйткәндә, хуҗасыз милек, ягъни, хуҗасы үлгәннән соң мирасчылары калмаган йортлар булып рәсмиләштереләчәк. Моңа 5 хуҗалыкны алдык. Мирасчылары булганнарның барысына да хәбәр итеп чыктык.        

Биләмәдә халыкка 10 бюджет учреждениесе һәм 1 почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Бюджет өлкәсендә 68 кеше эшли.

Урта мәктәптә 2013-2014 нче уку елында барысы 93 бала укый,  24 укытучы балаларга белем бирә. 2013 елда мәктәп тәмамлаган укучылар барысы да кулларына аттестат алып, 8е югары уку йортларына, берсе махсус уку йортына укырга керде. Мәктәп укучылары быелгысы уку елында олимпиадаларда катнашып 13 призлы урынга ия булдылар, шуларның 4 се республика турында катнашачак. Мәктәп укучылары район күләмендә төрле чараларда, конкурсларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Республика, Бөтенроссия конкурсларында 16 бала катнашып, 12 призлы урын, район конкурсында  32  бала катнашып, 22 призлы урын алдылар.

Мәктәптә 2 хореография, 1 “Күңелле сәхнә”, 1 “Яшь рәссам”, бадминтон, флорбол түгәрәкләре эшли, анда 93 бала шөгыльләнә. Түгәрәкләргә йөрүче укучылар да төрле конкурсларда, ярышларда катнашып бик күп призлы урыннарга ия булдылар.

Бу уку елында материаль-техник базаны ныгыту йөзеннән түбәндәге эшләр башкарылды: раздевалканың плиткалары алыштырылды, спорт залының түшәме, стеналары агартылды, идәннәре буялды, 92 меңгә буяу алынып, бу буяу спортзалны һәм рәшәткәләрне буярга тотылды. Бу күләмле эшне коллектив үз көче белән башкарып чыкты.

Балаларга  ашату  өчен 187 кг карлыган һәм җиләктән кайнатма, 162 банка тозланган кыяр, 35 банка кәбестә әзерләделәр. Бүгенгесе көндә балаларга чиратлаштырып  кыяр, кәбестә, винегрет ашатыла.

Безнең җирлектә 2 балалар бакчасы эшли. Бүгенге көндә Олы Кибәче балалар бакчасында 2 төркемгә бүленеп 30 бала йөри, 10 хезмәткәр балаларга хезмәт күрсәтә, ел буена уртача йөреш 25 бала. Төбәк балалар бакчасында 15 бала тәрбияләнә, 6 хезмәткәр эшли. 

Уртача баланың йөреше 11 бала. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә    спорт бәйгеләре, турнирлар, класс сәгатьләре, күргәзмәләр оештырылды. Гомумән алганда, мәгариф учреждениеләрендә күп төрле чаралар үткәрелә.      2 балалар бакчасында да 2 шәр түгәрәк эшли, аларда 35 бала шөгыльләнә.

Олы Кибәче балалар бакчасына алынган әйберләр: принтер, су җылыткыч, кер юу машинасы, гимнастик маталар.

Халыкка 3 авылда 3 фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә.                      Фельдшер-акушерлык пунктлары уңайлы, җылы, яңа биналарга урнашкан, халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.  Медицина хезмәткәрләре белемнәрен даими рәвештә яңартып торалар. 1,5 яшькә кадәрле баларга өстәмә туклану өчен бирелә торган сөт продуктларын без  алып кайтып бирәбез. Ел буена ФАП та авырулар кабул итү: Олы Кибәчедә – 2578, Кече Кибәчедә – 1949, Төбәктә  2116 кеше исәпләнә. Бүгенге көнгә 6 авырлы  хатын учетка басты.

Биләмәдә халыкка мәдәният хезмәтен 3 клуб һәм 1 китапханә күрсәтә. Мәдәният хезмәткәрләре белән ел дәвамында күп төрле мәдәни чаралар үткәрелеп торды, һәр бәйрәм, һәр тантана аларның катнашыннан башка үтми. Һәрвакыт  зона ярышларында  катнашып киләләр, кыйммәтле бүләкләр һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнәләр. 

Түләүле хезмәттән кергән акчалар клубта бәйрәмнәр, кичәләр үткәрергә тотыла. (К. Кибәче 8000, О. Кибәче 6000, Төбәк 2000 сум)

Җирлектә һәр бәйрәмгә карата да кичәләр һәм концертлар оештырыла. “Нәүрүз”, Җиңү бәйрәме, Балаларны яклау көне, Сабантуй, Республика көне, Аналар көне, Өлкәннәр көне, Яңа ел бәйрәмнәре зурлап билгеләп үтелә.

Олы Кибәче авылы китапханәсендә барлыгы 8842 китап  бар: 4763 татарча, 4823-русча, 4 инглизчә  китап бар.  Китап укучылар саны 14 яшькәчә балалар – 196, 5 -24 яшьлекләр – 208, 24яшьтән өлкәнрәкләр – 331. Барлыгы                          735 китап укучы исәпләнә.

Китапханәдә интернетка тоташтырылган 2 компьютер бар, 30 төрдә газета-журнал килә, балалар өчен - 8, зурлар өчен - 22 төрдә. Ел дәвамында район һәм республика китапханәләре үткәргән конкурсларда катнашып рәхмәт хатларына ия булды.

Китапханәдә төрле истәлекле даталарга, язучылар, шагыйрьләрнең юбилейларына багышлап күргәзмәләр оештырыла. Ел ахырында “Иң күп китап укучы “ конкурсы оештырыла, алар грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнә. 2 авылда күчмә китапханә эшли.

Безнең биләмәдәге халыкка бер почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Ул ай саен халыкка пенсия, пособие, вакытлы матбугат, субсидияләр тарата. Газ, электр, телефон, коммуналь хезмәтләр өчен акча жыйный. Вакытлы матбугатка язылуга план 840 данә булып, ул 850 итеп үтәлгән ,      

Халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү буенча 7 шәхси кибет, 1 райпо кибете эшли. Шуларның 7се ашамлыклар һәм төрле кирәк-ярак сата, 1се хуҗалык товарлары белән сәүдә итә. Кибетләргә икмәк Саба һәм Икшермә  Шәмәрдән, Иштуган, Лесхоз пекарняларыннан кайта. Кибетләрдә көндәлек куллану  товарлары халыкның соравы  буенча даими рәвештә яңартылып  тора.

Спорт ярышларын уздыру һәм зона буенча команда ярышларын үткәрү өчен  39590 сум акча тотылды. Мини футбол, футбол, волейбол буенча зона ярышлары Кече Кибәче клубы спортзалында үтә. Мондый спорт чаралары уздыру яшь буынга һәм мәктәп балаларына сәламәт һәм нык булып үсәргә этәргеч ясый.

Хәзер район күләмендә пенсионерлар һәм инвалидлар белән спорт ярышлары уздыру традициягә кереп китте. Без дә бу ярышларда актив катнашып киләбез. Бигрәк тә инвалидлар арасында уздырылган шашка, кул көрәше, чаңгы ярышларында призлы урыннарга ия булдык. Шашка ярышында һәм ДЦП диагнозлы балалар белән оештырылган футбол ярышында Маннанова Гөлчәчәк призлы урыннар яулап, Казанда уздырылган республика ярышында да катнашып, командалары 2 нче урын алды. Ә Гатиятов Айнур кул көрәшендә 1 урын алып, шулай ук республика ярышында да катнашты һәм чаңгы ярышында районда 2 урынны яулады. Аларга бик зур рәхмәт әйтеп, алга таба да шулай актив булып калуларын телим.    

Хәзер авыл җирлекләренә Грантлар бирелә. Быел без дә 1 млн. Грантка ия булдык. Бу акчага  Ворошилов урамына бара торган күперне салу һәм шул урамның  юлын төзергә смета эшләнде.     

Яңа ел бәйрәме алдыннан һәр елны районыбызда кар сыннары ясауга конкурс игълан ителә. Быел бу конкурста оешмалар гына түгел, шәхси хуҗалыклар да актив катнашты. Төбәктән Шәяхмәтова Ләйлә район призына ия булды. Олы Кибәчедән Гарипова Гөлсинә, Шәрипова Гөлгенә, Измайлова Гүзәлия, Сәгыйтов Ленар, Кече Кибәчедән Нуретдинова Гөлзифа, Шәвәлиева Гөлназ, Солтанов Нургаян гаиләләре актив катнашты, аларга Бал-маскарад көнне бүләкләр бирелде.

Алга таба төп борчыган мәсьәлә булып авыл эчендәге юллар кала.

Хөрмәтле авылдашлар, алга таба барлык эшләнәсе эшләр, сезнең белән берлектә, уртак фикергә килеп эш алып барганда гына эшләрне башкарып чыгарбыз дип уйлыйм һәм ышанып калам.

Һәрбарчагызның гаиләсенә иминлек, тынычлык, сәламәтлек телим. Еллар тыныч, имин булсын.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Последнее обновление: 24 января 2014 г., 14:12

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International