Отчетный доклад о деятельности Большешинарского сельского поселения за 2014 год

 

    Хөрмәтле авылдашлар, җитәкчеләр һәм  чакырылган иптәшләр!

Узган отчет елы илебездә булып узган,  зур җиңүләргә ирешелгән, районыбыз егете катнашып чемпион исеменә лаек булган олимпия уеннары, дөнья күләм сәяси тынгысызлык, нефть бәясенең аска тәгәрәве белән үзенчәлекле булды. Илебезнең  финанс өлкәсендәге тотрыксызлык, безнең кебек дотация хисабына көн күргән авыл җирлекләренә алдагы елларда планнаштырган  барлык эшләрне эшләргә саграк карарга, соңгы елларда ирешкән уңышларның әһәмиятен ныграк аңларга этәрер дип уйлыйм. Икътисадый кризис безгә нык кагылмасын өчен, без һәр адымыбызны уйлап атларга, бюджет акчасын  уйлап, саклап тотарга тырышырга, үзебезнең җирлек дәрәҗәсендә бюджетны тулыландыру өлкәсендә ныклап эшләргә тиеш булабыз.  Ә хәзер әйдәгез, 2014 елдагы эшчәнлегебезне анализлап китик.                                          

      Олы Шынар авыл  жирлеге Советы 2014 ел дәвамында үзенең эшен алдан төзелгән план нигезендә алып барырга тырышты.

Ел дәвамында  5 мәртәбә гражданнар жыены уткәрелде,  12   мәртәбә жирле үзидарә Советы утырышы уткәрелде. Утырышларда  30 мәсьәлә тикшерелеп карарлар кабул ителде. Утырышларда кабул ителгән карарларнын үтәлеше тикшерелеп барылды, бюджет оешмаларының эшчәнлеге анализланды.

 2014 елда жирлек  Советына 33 кеше гариза белән,  648  кеше төрле белешмәләр сорап мөрәжәгать итте.  75  кешене жирлек Советы башлыгы  кабул иттеп, халык сорауларын унай хәл итәргә тырыштык.

      Безнең авыл җирлегендә барлыгы 1 053 кеше исәпләнә.  Шулардан  301 е пенсионер, ягъни бу барлык халыкның  28 % тәшкил итә.  Авыл җирлеге буенча 554 эш яшендәге кеше исәпләнә. Шулардан : 67 кеше бюдҗет сферасында эшли, 4се армия сафларында хезмәт итә, 3 кеше  эш белән тәэмин итү үзәгендә учетта тора, 53 е студент, 336 кеше төрле оешмаларда эшли.

Җирлек  Советы гражданнарның тормыш-көнкүреш өчен мөһим әхәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итү буенча эш алып баруны үз алдына максат итеп куйды. Жирлек биләмәсендә яшәүче   1053  кешегә бүгенгесе көндә Олы Шыңарда 1 мәдәният йорты, Оетта 1 авыл клубы, 2 китапханә, 4 авыл мәчете,  2 фельдшерлык-акушерлык пункты, Олы Шыңарда бер урта хәм Оетта 1 башлангыч мәктәп, Шыңар балалар бакчасы, 1 почта бүлеге, 4 райпо кибете һәм өч  шәхси кибет  хезмәт күрсәтә.

2014 елның төп сәяси вакыйгасы булып 14 сентябрь көнне Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар  булды.  Әлеге сайлауларда безнең Оет һәм Шыңар сайлау участокларында  99 % сайлаучыбыз катнашып 96.89 % сайлаучыбыз үз тавышларын “Бердәм Рәсәй” партиясенә, 1.78 % сайлаучы КПРФ партиясенә, һәм 0.5 % сайлаучы башка партияләргә тавыш   бирделәр.

  Шулай ук  30 ноябрь көнне, һәр сайлау яшенә кергән, Шыңар авыл җирлегендә теркәлгән физик заттан 100 сум  күләмендә  үзара салым җыю буенча авыл халкының  фикерен ишетү максатыннан  референдум үткәрелде. Референдумда авыл җирлеге буенча  барлыгы  92%  кеше катнашты һәм шуларның  82 % ы,  үзара салым акчасын җыйярга кирәк диеп уңай тавыш бирде.  Шунысын да  ассызыклап үтәргә кирәк, әлеге җыйналган сумма дәүләт тарафыннан 4 тапкыр артырылып  кире үзебезнең авыл җирлеге бюджетына әйләнеп кайтачак һәм без җирле мәсәләләрне нәк менә шушы акча ярдәмендә чишә алачакбыз. Әлеге  җыйналган суммалар ярдәмендә агымдагы елда без Олы Шыңар авылының зират коймасын буяуны, Кече Шыңар авылында зират йортының түбәсен калай белән ябуны, Оет, Чулпыч авылларында зират коймасын яңадан тота башлауны планлаштырабыз. 

 

Демографик  вәзгыять

 

   Отчетны нәкъ менә демографик вәзгыять  белән башлауның төп сәбәбе, сонгы 8 елда  үлүчеләрнең, туучыларга карата күпкә күп булуы борчый. Хөкүмәт тарафыннан яшәү һәм нормаль тормыш алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылуга карамастан,  авылда калучы яшьләр сафы сирәгәя, һәм калганнары да  үзләренә киләчәк, таяныч булырдай ул һәм кызлар алып кайтырга  артык  атлыгып тормыйлар. Ә бит уйлап карасак авылларыбызда яшәү өчен мөмкинлекләр читтән ашкан, юл, су, газ, интернет, балалар бакчасы, мәктәп булмау кебек проблемалар юк. Авылда төпләнеп калган яшьләребезгә дә ел саен дистәгә якын хөкүмәтнең төрледән төрле программалары нигезендә яңа йөртлар җиткерү өчен акчалата ярдәм ителеп тора. Отчет елында гына мәсәлән авыл җирлеге буенча   5  гайлә яңа йорт  җиткезделәр.

    2014 елда да демографик вәзгыятьтә кызганычка каршы уңай үзгәрешләр күзәтелмәде. Ел дәвамында яңа туган балалар саны нибары 7не генә  тәшкил итте. Шушы ук вакытта авыл җирлегендәге бүгенге көндә бәби алып кайта алырдай  25-35 яшьлек хатын кызларыбыз  48 кеше исәпләнә. Барысы  61   өйләнмәгән буйдак егетебез бар.

Ел дәвамында   9 никах рәсмиләштерелде,  17  кеше үлде.  Ел дәвамында  үз-үзенә  кул  салучылар күзәтелмәде.

 

     Безнең авыл җирлегендә халыкның  күпчелеге мал асрап көн күрә. Күпләп мал асраучыларның,   мөгезле эре терлек тоту  үз үзләренә шөгел һәм гайләнең төп  кереме дә булып тора.

Авыл җирлегендәге  барлык мөгезле эре терлекнең саны   603  берәмлек.  Шуның 288  сыер малы тәшкил итә;  86 гаилә берәр баш , 6 гаилә 4 баш, 22 гаилә 3әр баш,   38  гаилә 2шәр баш һәм 1әр хуҗалыкта 5,6, 7 хәм 8  сыер малы  асрый.  Безнең авыл җирлегендә ахыргы елларда  сыер малының  саны ныклы артуга бара. Мәсәлән агымдагы елда гына да  8   баш сыер артты. Соңгы елларда  сыер малын халыкның  хуҗалыкларда  алтышар, хәтта сигезәрне тота башлауның  сәбәбе әлбәттә халыктан җыйнап алынган сөтнең хакы вакытында түләнелеп баруы да  тора. Отчет елында  җирлек буенча халыктан  барлыгы  901 мең 740 кг. сөт җыйнап алынып, халыкка  14 млн. 427 мең 840 сум акча  таратылды. Шулай ук  хөкүмәт тарафыннан  савым сыерларын тоткан  гайләләргә ярдәм йөзеннән,  бер сыер башына 2000 сум күләменнән субсидия бирелде. Халыкка,   278 баш  сыер күләменнән,  барлыгы 556 000 сум субсидия  таратылды.

  Сыер малын күпләп асраучылар рәтендә: Кече Шыңар авылыннан Рахматуллин Рүзәлләр гайләсе, аларның хуҗалыгында бүгенгесе көндә 15 баш   мөгезле эре терлек санала, шуларның   7 се  савым сыеры. Назмиев Ильдуслар  хуьалыгында 12 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 6сы савым сыеры. Шулай ук Кече Шыңар авылыннан Гайнаннов Илдуслар, алар хуҗалыгында хәзерге вакытта   12  мөгезле  эре терлек асрала, һәм шуларның   8 се  савым сыеры. Гайнановлар  авыр кул хезмәтен авылда беренчеләрдән булып  булып механикалаштырып, тиресне транспортер  ярдәмендә чыгара торган итеп ясадылар. Шунысын да ассызыклап үтү мөхим, малны күпләп асрап, үз көннәрен үзләре күрүчеләр барысы да авылда үрнәк гайләләр. Аларның хезмәт белән тәрбияләнеп үскән балалары да нәкъ үзләре кебек хезмәт сөючән,  тырыш булып үсеп киләләр. 

   Үткән ел шулай ук халыкның шәхси җуҗалыгындагы утыртылган, икенче икмәгебез булган бәрәнгене  комплекслы тикшерү үткәрдек.  Ләкин тикшерүнең нәтиҗәләре  бик мактанырлык булмады. Тикшерүгә  4 авылдан, авылның төрле  башындагы 10ар хуҗалыктан  464 штук бәрәнге  алынды. Шушы  464  бәрәнгенең  70е генә сау сәләмәт булып чыкты. 27  берәмлек бәрәнгедә  фитофтороз, һәм калган 367  бәрәнге дә парша  авыруы булганлыгы ачыкланды. Авыру,  бәрәнгеле бакчалар  бигрәк тә Оет һәм Чулпыч авылларында еш очрадылар. Шуны истә тотып, һәм   бәрәнгедән югары  уңыш алу өчен безгә белгечләр бәрәнгенең симәнәсен тулысынча алмаштырырга, симәнә саклана торган  базларны  эшкәртергә, киптерергә һәм  чәчү әйләнешен, ягъни күп еллар дәвамында,  гел бер үк бакчада бәрәнге утыртмаска киңәш иттеләр. Мин дә сезгә үз чиратымда шушы гади генә  кагыйдәләрне  яз көнне бәрәнге утыртканда үтәвегезне сорыйм.

 

Бюджет керем өлеше:

Җирле үзидарәнең бюджеты-эшчәнлекнең барлык социаль өлкәләре чагылыш тапкан төп финанс документ.

    Олы Шыңар авыл җирлегенең  Бюдҗетның керем ягы 2 млн. 661 мең 102 сум булды. Аның 1 млн 160 мең 684 сумы үзебезнең җирлек налоглары кереме. Шуның эченнән: 361  мең  602 сумы подоходный налог, милек  салымы 141  мең 914  сум,  җир салымы  509  мең 814 сум, 20 227 сум ьир арендасы түләүләре, 67 мең  597  сумлык Түлешкә авылында җир сатылды, 26 мең сум административ җаваплылыкка тартылган физик затлардан керде.

2014 елда бюджеты чыгым ягыннан 2 млн. 537 мең 834 сумны  тәшкил итте.

Шуның эченнән:

2014  елда  урам уты яндырылган  өчен 73 мең 616  кв.т. электр энергиясе тотылды хәм  321  мең 228 сум күләмендә акча түләнде, бу бер светильника 640  кВт. туры килә. Утларны яндырып сүндерүче, таймерларларны, лампаларны ел дәвамында Жилэнергосервис оешмасы көйләп, сафтан чыкканнарын алмаштырып тордылар хәм аларга бу хезмәтләре өчен 2014 елда  елда барлыгы  43 мең  478 сум  акча күчерелде.

   Шулай ук соңгы елларда  авылга битараф булмаган,  авылдашларыбыз тарафыннан чишмәләр торгызу дәвам итә. Отчет елында Олы Шыңар авылында туып үскән, бүгенге көндә район үзәгендә торучы  Сабиров Васил абыйның уллары Олы Шыңар авылындагы  “Сабир” чишмәсен төзекләндерделәр. Аларга шушы изге эшләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Узган ел авыл эчендәге юлларны  ремонтлау  дәвам итте. Олы Шыңар авылының Кооператив урамының күпер янына кадәр өлеше, Кече Шыңар авылы  Ленин урамының  авыл башына, парк янына кадәр өлешенә  вак таш түшәлде. 2014 елда барлыгы  1 млн. 281 мең 917    сумлык авыл эче юлларына вак таш түшәлде.  Шулай ук Шыңар авылын күрше Теләче, районы белән тоташтыра торган  7 км. озынлыкта,  гомуми  бәясе 73 млн. сум тора торган  яңа юл ачылды. Хәзер Шыңардан күрше районнарга  һәм Казан каласына бару күпкә якынайды. Әлеге хезмәт өчен без Республикабыз һәм районыбыз  җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлебез!

    Олы Шыңар  урта мәктәбендә  бүгенгесе көндә 110 укучы  белем ала. Укучыларга 27 педагог  белем бирә. Урта мәктәптә гомуми штат саны 40 ны тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы 24 мең 567 сумны тәшкил итә.

Бинаны җылыту өчен 1 кв. метрга 25.66 куб.метр газ тотылып,  барлыгы 402 мең 092 сумлык газ ягылган. Бер елга, 109 мең 416 кв.т , ягъни 463  мең 423  сумлык  электр энергиясе сарыф ителде, бу бер кв. метрга  39,85 кв.т, туры килә дигән сүз.  Гомуми алганда  отчет елында газ тотылышы урта мәктәптә 20 мең кубометрга ә электр энергиясе 4 800 кв.т га артыграк тотылды. 

2013 – 2014 уку елында Шыңар урта мәктәбенең 11нче  сыйныфын  14 укучы тәмамлап чыкты. Бер укучыбыз,  Мухаметгалиев Салават мәктәпне  алтын медальгә тәмамлады. Уку елын тәмамлап чыккан 14 укучының 13 бүгенге көндә төрле югары уку йортларында белемнәрен күтәрәләр, ә бер укучыбыз  эшкә урнашып,хезмәт юлын башлады.

   Оет башлангыч мәктәбендә  барлыгы 13 укучы белем ала. Аларга 3 укытучы белем бирә һәм 1 штатта  1 техник хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Барлыгы  84 мең  293 сумлык, 19 мең 173 кв.т  электр энергиясе тотылды.  Оет җәмәгат үзәге ел дәвамында пиллет ягулыгы белән ягып җылытылды. Шул максаттан 198 мең 396 сумлык 30 тонна пилет сатып алынды.  Ел дәвамында электр энергиясе алдагы ел белән чагыштырганда 6 мең 700 кв.т га кимрәк тотылды.

   Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында 37 бала тәрбияләнә. Алар белән  югары педагогик белемле ике, махсус урта педагогик белемле  4  педагог шөгелләнә. Ел буена 9 мең 693  бала көне булды.

Шулай ук 2014 елда “Әллүки” балалар бакчасында 364 мең 146  сумлык косметик ремонт башкарылды.

     Оет балалар бакчасында хәзергә 8 бала тәрияләнә.  Әлеге бакчаны  ел дәвамында тоту хөкүмәткә  1 млн. 24 мең 736 сумга төште. Туклану өчен  барлыгы 142 меңм 457 сум тотылды.

  Медицина өлкәсенә килгәндә бүгенге көндә Олы Шыңар фельдшер –акушерлык пунктында 1 штатта югары категорияле акушерка һәм 0.5 штатта беренче категорияле медсестра хезмәт куя. Оет авылы фельдшер – акушерлык пунктында 1 штата 1 хезмәткәр эшли. Фельдшер – акушерлык пунктларында ел дәвамында 6 440 кеше кабул ителде һәм 1 мең 448 авыруның өенә барып ярдәм күрсәтелде.

Төзекләндерүгә килгәндә, Олы Шыңар фельдшер – акушерлык пунктында отчет елында 100 мең сум күләмендә косметик ремонт  башкарылды.

   Шыңар мәдәният йортында  барлыгы  ел дәвамында 226,  Оет авыл клубында 198  мероприятия үткәрелде. Балаларның яраткан шөгелләре буенча Кече Шыңар мәдәният йортында барлыгы  23 түгәрәк,             Оет авыл клубында 5 түгәрәк эшләп килә һәм аларга барлыгы 220 бала йөри. Төрле түләүле  мәдәни чаралар үткәреп, 2014нче  елда  Оет авыл клубы 900 сум һәм Шыңар мәдәният йорты  11 мең 500  сум күләмендә    үзләренең бюдҗеттан тыш счетларына өстәмә керем керттеләр. 

 

                                                          Экология

 

    Олы Шыңар авыл җирлеге Советы экология куркынычсызлыгы, авыл җирлеге территориясенең  санитар- эпидемиологик иминлегенә җитди игътибар бирә.

2008 нче елның 12 апрелендә Олы Шыңар  авыл җирлеге Советы тарафыннан кабул ителгән  авыл җирлеге биләмәсендә  чисталык булдыру, төзекләндерү карары кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 2014 елда  13 физик затка карата актлар төзелде һәм алар административ комиссия тарафыннан 2000 сум күләмендә штрафка тартылдылар. Шушындый күңелсез хәлдә калмас өчен мин авылдашлар Сездән, урамга төзелеш материаллары, печән, салам өймәвегезне, көн – күреш калдыкларын  ташламавыгызны, йөрми торган техниканы  сакламавыгызны, техниканы юмавыгызны һәм урамга кар түкмәвегезне сорар идем. Форсаттан файдаланып шуны да ассызыклап үтәсем килә,  отчет елында Саба МПП базасында  хуҗалыктан үлгән мөгезле эре терлекләрне һәр хуҗалыктан килеп алып китү оештырылды. Аның өчен Саба комунальный оешмасына  2-33-94 телефон номеры аша шылтыратып хәбәр тиү генә кирәк. Ә авылдагы  үләт базлары ябылды, һәм без аларны бикләп куйдык.

           Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча практик эшләрнең төп юнәлешләреннән берсе - көнкүреш калдыкларын үтилләштерү тора. Бу максаттан районда көнкүреш калдыклары полигоны  эшли. Безнең авыл җирлегеннән полигонга  көн күреш калдыкларын җыйнап алып менү белән   Саба  МПП оешмасы шөгелләнә.  Махсус автотранспорт график буенча айга бер мәртәбә килеп көнкүреш калдыкларын  килеп алып китә.                                                                                                                                                                                               

     Гражданнарыбызның куркынычсызлыгыгын тәэмин итү авыл җирлегенең һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе санала.

   Төрле хокук бозуларны профилактикалауда  хәлиткеч звено булып полициянең участок вакәләтлесе, мәктәп коллективы, ирекле халык дружиналары тора. Без  полиция хезмәткәрләре белән авылда булган, ишетелгән барлык вак кына хокук бозуларны да профилактикалау максатыннан  урынга барып тикшерәбез булган проблемаларны  өйрәнәбез, һәрдаим эчечүлек белән шөгелләнүчеләр белән профилактика чаралары үткәреп торабыз.

    Җәмгыятебездә тәртип булсын дисәк беренче чиратта һәркем үзе закон таләпләрен төгәл үтәргә, үз әйләнәсендә кул астында булган кешеләрне тәртипкә чакырырга бурычлы. Илебезгә үтеп кергән террорчылыкны булдырмау да үзебезнең уяу булудан тора. Авылыбызда күренгән төрле чит кешеләр, чит машиналар шик тудырганда боларны кичекмәстән авыл җирлегенә яки полиция идарәсенә хәбәр итүегез сорала. Бу бигрәк тә, бездән аеруча сак һәм бердәм, игътибарлы булуны сорый. Ялгыз әбиләрне алдап , куркытып акчаларын алып чыгып китү очраклары  булмасын дисәк урамда сатып йөрүчеләрне  шунда ук  безгә хәбәр итүегезне сорыйм.

 

 

     

     Һәр отчет чорында үткәрелгән чаралар җирле үзидарә территориясендәге халыкның яшәү дәрәҗәсен даими күтәрүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән планлы эшнең бер өлеше генә булып торалар. Бу юлы да яңа бурычлар билгеләнде. Безгә аларны хәл итү юнәлешендә тырышып эшләргә кирәк булачак. Һәм без үз алдыбызда торган иң катлаулы бурычларны да хәл итүнең оптималь юлларын эзләргә һәм табарга тиеш.

 

 

 

Последнее обновление: 20 января 2015 г., 16:47

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International