Отчетный доклад о деятельности Евлаштауского сельского поселения за 2014 год

                  Явлаштау авыл җирлеге башлыгының  2014 елда Явлаштау авыл җиреге Советының эшләгән эшләре  турындагы

отчет доклады.

 

                       Хөрмәтле Президиум, хөрмәтле авылдашлар! 

        2014 елда авыл җирлеге   Советы сайлап куелган 7 депутат составында эшен биләмәдә яшәүче халыкның тормыш-көнкуреш шартларын яхшырту, яшәү өчен уңай шартлар булдыруга юнәлтеп, “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында “гы 131 номерлы федераль законга таянып алып барды. Җиде депутаттан  торган Совет утырышларында 31 көн тәртибе каралды.

         Җирлектә яшәүче халыктан барысы 74 мөрәҗәгать кабул ителде. Шуларның 14- се язмача, 60-ы телдән,  гаризаларнын күбесе торак төзелешен алып барырга ярдәм итүне сорап язылган.  Телдән мөрәҗәгатьләрдә хуҗасыз этләрне аттыруны, урам юлларын ремонтлауны сораганнар. Ел барышында 2 гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык буенча учетка куелды, 11 гаилә учеттан төшерелде. Гражданнарга төрле эчтәлекле 379 белешмә бирелде.   Гражданнарга муниципаль хезмэт курсәтүдә яна технологияләр, интернет челтәре көннән-көн кинрәк  кулланыла. 2014 елда межвед аркылы гражданнарнын мөрәжәгате буенча  87 запрос бирелде, 3 участокнын адресы үзгәртелде, 4 участокнын “разрешенное использование” үзгәртелде, росреестрдан  17 участокнын кадастр выпискасы алынды.  14 кеше Саба муниципаль район Башлыгына приемга керделәр.  

         Җирле үзидарә Советының эшчәнлеген тәэмин итү өчен бюджетның керем өлеше 1792,2 мең сум итеп расланган иде. Ул 1973,4 мең сум итеп үтәлде. Бюджетта җирле налоглар буенча керем 673,3 мең сум итеп расланды, үтәлеш 800,1  мең сум тәшкиль итте. Физик затларның доходларыннан кергән налог  270,1 мең сум итеп үтәлде, яки 35,7 мең сум арттырып үтәлде. Физик затлардан 126,4 мең сум милек налогы керде, 2013 ел белән чагыштырганда 27,2 мен сумга артыгырак.   Биләмәдә  202 йортның 198-нә  техник паспорт эшләнгән.  Документларын рәсмиләштереп бетермәгән 4 хуҗалык калып бара. Мишәбаш авылында барлык йортлар һәм шәхси хуҗалыктагы җир участоклары рәсмиләштерелеп, дәүләт теркәве үткән. Физик затлардан җирле  бюджетка 296,6 мең сум җир налогы керде.    Биләмәдә рәсмиләштереп бетерелмәгән җир кишәрлекләре калып бара: трансформатор, электр баганалары астында җир участоклары, пай кишәрлекләре. 2014 елда физик затлардан 15 мең сум  җир налогы түләнеп бетмәгән. Налоглар буенча әҗәтләре булган гражданнарны  налог инспекциясе судка бирә.

         2014 елда авыл җирлеге бюджетыннан 2013,8 мең сум акча тотылган. Шуның эченнән хезмәт хакы түләү өчен 958,9 мең сум, төрле фондларга күчерергә 286,5 мең сум тотылды. Урамнарны яктырту, урам юлларын ремонтлау, кардан чистарту, тигезләү  өчен 361,4 мең сум акча тотылды.  Урамнарга куелган бер яктырткыч ел буенча 649 квт электроэнергия тотты..  Төрле спорт уеннар үткәрүгә 41,1 мең сум акча тотылды.

          Җирлектә шәхси эшмәкәрлекне үстерү буенча программа кабул ителде. Бугенге көндә биләмәдә 10 шәхси предприятие эшләп килә.  Яшьләр арасыннан эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче юк диярлек. Республика күләмендә төрле грантлар булдырылды.  Кризис белән бәйле, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең дәрәҗәсе арта бара. Биләмәдә сәләтле яшьләр күп,  әгәр җирлектә шәхси предприятие ачырга уйлыйсыз икән, без кулдан килгәнчә булышабыз. Авылларда буш торучы биналар бар, аларны файдалану буенча тәкъдимнәрегез белән килегез.

        Явлаштау һәм Мишәбаш авылларында 199 хужалыкта 717 кеше яши, шуның эченнән  Явлаштау авылында 116 хужалыкта  420 кеше, Мишәбаш авылында 83 хужалыкта 297 кеше яши. Соңгы 10 елда җирлектә  халык саны 51 кешегә кимегән,  шуның эченнән  Явлаштау авылында халык саны 57 кешегә кимегән, Мишәбаш авылында 6 кешегә арткан. Отчет чорында 6 гаилә  төзелде, 6 бала туды, 7 кеше вафат булды, 1 кеше авылга яшәргә кайтты, 10 кеше яшәу өчен башка регионнарга китте.  Биләмәдә  яшәуче халыкның  59% эш яшендә. Биләмәдә 127 пенсионер, 74 инвалид, шуның эченнән 2 бала-инвалид, тумыштан инвалидлар -6 кеше, тыл ветераннары- 12 кеше, эш яшендәге инвалидлар- 21 кеше.  Бер пенсионерга әш яшендәге 3,3 кеше туры килә. Мәктәпкәчә яшьтә 59 бала бар, узган ел белән чагыштырганда 4 балага  кимегән. Балалар бакчаларында 38 бала тәрбияләнә,  урта һәм башлангыч мәктәптә 91 бала белем ала. Яшьләр арасыннан  43 кеше югары, махсус уку йортларында укыйлар.

        Явлаштау авыл жирлеге халыкны эш белэн тәэмин итү буенча эш алып барды. Биләмәдә яшәүче 358 кеше төрле предприятиеләрдә  эшлиләр. Шуларның 112  се авыл хужалыгы предприятиеләрендә, 65 кеше бюджет оешмаларында, ПМК мелиорациядә 9 кеше эшлиләр. Барлык эш яшендәге  халыкның 138 читкә чыгып эшли.  Шул ук вакытта күрше торак пукнтлардан безгә килеп эшләүчеләр бар.

                  Авыл җирлегендә 1 урта, ике балалар бакчасында балалар тәрбияләнәләр һәм белем алалар.  Мишәбаш башлангыч мәктәбе Явлаштау урта мәктәбе филиалы итеп үзгәртелде. Мәктәпләр типовой проект белән эшләнгән биналарга урнашкан. Явлаштау урта мәктәбендә 91 бала белем ала.  . Балаларга өстәмә белем бирү өчен  мәктәптә 8 түгәрәк эшли.  Укучылар район фән олимпиадаларында катнашып 3 призлы урын алдылар. Моннан тыш балалар спорт тугәрәкләрендә яратып шөгыльләнәләр,   Республикасы күләмендә оештырыган ярышларда катнашалар. 2014 елда мәктәпнең бюджеты 15 млн. 481 мең сум итеп үтәлде. Укытучыларның уртача хезмәт хакы 26899 сум тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда 3395 сумга артты. Бер балага белем бирү 170122 сумга төшкән, былтыргыдан 36258 сум артыгырак тотылган. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, 11  чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар алып, югары уку йөртларында һәм техникумнарда белем алуны дәвам итәләр. 

        Ике авылда урнашкан балалар бакчаларында 38  бала тәрбияләнә. Бюджеттан  балалар бакчасында бер баланы тәрбияләү  өчен елга 122217 сум акча бүленгән.  Хезмәткәләрнең  уртача хезмәт хакы 15509 сум тәшкил итә, узган ел белән чыгыштырганда 2559 сумга арткан.  .  Балалар бакчаларын тоту өчен 2014 елда 3949,7 мең сум акча файдаланылган.

       Явлаштау авыл  җирлегендә  халыкның ялын ике мәдәният йорты оештыра. Мәдәният йортларында барлык мөмкинлекләр булдырылган, белгечләр тупланган. Мәдәният йортларында ел барышында 188 чара үткәрелгән,  15840 кеше катнашкан. Районда үткәрелгән чараларда 52 кеше  катнашкан, “Кәнәфер” фольклор коллективына лауреат исеме бирелгән. Мәдәният йортларын тоту өчен бюджеттан 1143,4  мең сум акча бүленгән. Җирлектә бер китапханә ике авыл халкына хезмәт күрсәтә. Китап фонды 11793 берлектән тора. Китапханәдән 533  кеше файдалана.

Халыкка медицина хезмәте ике акушерлык пунктында  оештырыла. Профилактика чараларны медицина хезмәткәрләре план нигезендә алып баралар, халык алдында чыгышлар ясыйлар. Фельдшер-акушерлык пунктлар кирәкле җихазлар белән тәэмин ителгән, Мишәбаш фельдшерлык пунктына  99500 сумлык ремонт үткәрелде.

            Бюджет оешмаларында энергетик ресурсларны экономияле файдалану буенча планлы эш алып барыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2014 елда электрознергия тотылышының кимүе кузәтелә. Мишәбаш мәктәбендә 1762 квт, Мишәбаш балалар бакчасында  100 квт,  Мшәбаш мәдәният йортында 363 квт, Явлаштау фельдшерлык пунктында  166 квт электрознергия 2013 ел белән чагыштырганда кимрәк тотылган. Шул ук вакытта Явлаштау урта мәктәбендә 9996 квт, Явлаштау мәдәният йортында 552 квт. Электроэнергия узган ел белән чагыштырганда артык тотылган.

           Урамнарны яктырту өчен  бюджеттан 170,6 мең сум кача тотылды. Узган елга караганда 3726 квт электроэнергия экономияләнгән.  .

           Явлаштау урта мәктәбендә газ тотылышы узган ел белән чагыштырганда  2806 куб.м. га,  Мишәбаш балалар бакчасында 334 куб.м. га, Явлаштау мәдәният йөртында 1196 куб.м. га, Мишәбашның үзәк бинасында 1544  куб.м. га арткан.

           Торак пунктларны су белән тәэмин итү, көнкүреш калдыкларын  урнаштыруны авыл җирлеге белән килешү нигезендә күптармаклы Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы оештыра.  Алларда елларда су үткәргечләрен ремонтлау, яңарту буенча ике авылда да эш алып барылды.  Мишәбаш авылының су системасын чишмәгә тоташтыру буенча проект документация эшләнә.

          2014 елда су белән тәәмин иткән өчен 401428 сум акча исәпләнгән, түләнгән 402101 сум, көнкүреш калдыкларын җыйнаган өчен 252058 сум исәпләнгән. Туләнгән 247452 сум. Алдагы елларның әҗәтләре  түләну хисабына акча кереме планга караганда артып киткән. Шул ку вакытта әле даими коммуналь хезмәтләрен түләмәүче гаиләләр бар. Әҗәтләре булган гаиләләрне хезмәт күрсәтүче оешма судка бирә, бу гаиләләргә суд чыгымнарында түләргә туры килә.

            Урам юлларын тәртипләп тоту,  урамнарны яктырту өчен 361,4 мең сум акча тотылды.

           Авыл җирләрендә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт тарафыннан  купмедер игьтибар бирелә. Чөнки ил күләмендә

Халыкны азык-төлек   белән тәэмин итугә зур өлеш кертәләр. Элеке елларда авылда яшәгән һәр кеше мал асраган, бәрәнге үстергән. Шуннан  килгән табыш белән төзелеш алып барган, башка кирәкләренә тоткан. Колхозлар беткәннән соң, шәхси хуҗалыкларда маллар саны кими башлады.  Чөнки ныклы азык базасы юк.  Куп кенә гаилә башлыклары читкә чыгып эшлиләр. Кибеткә сөт ризыклары кайтып тора. Шәхси хуҗалыкларда җитештергән продукциянең  үзкыйммәте сату бәясеннән югарырак чыга. 2014 елның  1 гыйнварына 306 баш мөгезре эре терлек, ш.э. 102 баш сыер, 275 баш сарык малы  тәшкиль итә. Мишәбаш авылында маллар шәхси хужалыкларда бик каты кимеде. 2012 елдан  сыер көтүе чыкмый. Авыл хужалыгы министрлыгы тарафыннан сыер асраучыларга 2000 сум акча бирелде. Шәхси хуҗалыкларда маллар кимүнең төп сәбәпләрнең берсе  һава шартларының начар килүе.  Аннары халык кибетләрдә сөт, ит ризыкларынын ясалма төрләре сатылуын аңлап бетерә алмый.

            Авыл җирендә шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен кредитлар булдырылган.  2014 елда авыл җирлегендә яшәүчеләр 3800,0 мең кредиттан файдаланганнар. Сыерларның баш санын саклаган очен 210,0 мең субсидия бирелгән.  Ике һәм аннан да күбрәк сыер асраган хуҗалыкларга саву аппараты алу өчен компенсация бирелмәде.  2014 елда шәхси хуҗалыклардан 2385 ц сөт сатылган.

Соңгы   вакытта шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәясе уңай  якка үзгәрде.

              Аыл җирлегендә барлык торак фонды 15421,3 кв.м. тәшкиль итә.  Бер кешегә 21,5 кв.м. туры килә. 2014 елда 4 йөрт  (412,7 кв.м.) файдалануга тапшырылды. 4 йөрт тузу сәбәпле гамәлдән чыгарылды.  Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ  2 гаилә теркәлде, 11 гаилә учеттан төшерелде.  Бугенге көндә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 19 гаилә теркәлгән.  2014 елда АПК программасы буенча 9 гаилә йөртларын төзеп бетерү өчен 8743,1 мең сум субсидия алдылар. Агымдагы елда 12 гаилә йөрт салу эшләре белән шогыльләнә.

             Халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү эше  5 шәхси кибеттә оештырыла. Кибетләргә кондәлек кирәк товарлар кайтып тора.

              Электр элемтәсен җайга салу буенча соңгы елларда куп эшлэнде. Ике авылга 159 телефон ноктасы бар. 50 йөрт интернет челтәренә тотыштырылган.  Почта хезмәтен ике почтальон күрсәтә.

Көндәлек матбугатъ, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен квитанция вакытында бирелә.

              Явлаштау авыл җирлегендә яшьләргә эшләргә, ял итәргә, спорт белән шогыльләнергә барлык шартлар булдырылган.  Билщмщдщ 30 яшькә кадәр 166 кеше яши.  Шуларның 76-ы  хатын-кызлар, 90-ы ир-атлар. 43 кеше югары һәм махсус уку йөртларында белем алалар, Барасы биләмәдә 19 яшь гаилә яши, шуларнын 10 торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә  торалар.  34 яшь кеше авыл җирлегендә урнашкан предприятиеләрдә, 72 кеше читкә чыгып эшлиләр.  Сонгы елларда гаиләләр аз төзелә. Биләмәдә 25-40 яшьлек егетләр арасында 29-ы гаиләсез.

          Ел дәвамында ике спортзал, кышкы чорда хоккей мәйданчыгы эшли.  Мишәбаш авылында әлегә хоккей мәйданчыгы юк.

            Зиратларны тәртиптә тотуга зур әһәмият бирелә.  Яз-көз айларында өмәләр уткәрелә.Зиратларнын  коймасы  тулысынча янартылып корылды. Шушы авылда туып  Ахметов Газинур зур ярдәм күрсәтте. Мишәбаш зиратынын коймасын янарту буенча да эш алып барылды. Талипов Илдус, Фазлыев Данил үзләреннән зур өлеш керттеләр.

             Җирлектә яшәүче халыкны социаль яклау, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм оештыру район социаль яклау идарәсе белән берлектә оештырылды.          Явлаштау авыл жирлегендә 12 тыл ветераны, 32 хезмәт ветераны, 74 инвалид, 6 тулы булмаган гаилә, 7 куп балалы гаилә, 127 олкән кеше яшиләр. 2014 елда 8 кешегә социаль яклау идарәсе аркылы 30818 сумлык ярдәм курсәтелде, аз керемне 17 гаиләгә коммуналь хезмәт туләуләрен каплау очен 54395 мен сум субсидия бирелде, 191 хезмәт ветераны, инвалидларга коммуналь хезмәтләр туләу очен 526831 сум субсидия бирелде. Торле чаралар уткәру очен  биләмәдәге предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр 63400 спонсор ярдәме курсәттеләр. Моннан тыш чишмәләрне ремонлау очен 210000 сумлык ярдәм курсәтелде.

             Бугенге көндә Бөек Жинүнен 70-еллыгына хәзерлек эшләре бара. Сугыш ветераннары безнен арадан китеп беттеләр. Безнең алдагы максат- халкыбызнын Боек Ватан сугышындагы курсәткән батырлыгы турындагы мәгълүмәтне саклап, , киләсе буыннарга житкерү. Бу истәлекләрне тарих битләреннән юкка чыгарырга теләүчеләр бик күп.

         Авылларның мәчетләрен имам-хатыйблар Файзрахманов Илнур, Гафиятов Алмазлар җитәклиләр, алар динне үстеру, халыкны тәрбияләү буенча зур эш алып баралар, узләренең дини белемнәрен устерәләр.  Мәчетләрнең докуменларын рәсмиләштерделәр.   Бугенге кондә мәчетләрдә хатын-кызларга ислам дине нигезләрен өйрәту буенча укулар бара, ике яшь кеше Ислам университетында укый. Авылларда эчкечелек кимугә имам-хатыйблар зур өлеш керттеләр. Шулау ук Файзрахманов Илнур Явлаштау авылының тарихын туплау буенча зур эш алып бара.республика милли архивына запрос ясады, һәм тарихи магълумәтләрне түләп алырга спонсорлар тапты.

     “Җирле үзидарәләр турында” гы 131 нче номерлы федераль закон нигезендә авыл җирлекләренә табигый байлыклардан  файдалануны, торак пунктларнын тозеклеген  контрольда тоту вазыйфалары йөкләнде.  Җирләрдән файдалануның муниципаль  тикшерүләр планы  нигезендә  2014 елда 4 участок тикшерелде.  Росреестр идарәсе инспекторы  3 җир участогының документларын  тикшерде.   Район судына рәсмиләштерелмәгән  пай кишәрлекләрен муниципаль милеккә кучеруне сорап Явлаштау башкарма комитеты 18 гариза бирде. 11 гариза унай хәл ителде.   Бугенге кондә 1997 елда буленгән 536 пай кишәрлегенен 60-ы  рәсмиләштерелмәгән.   Жирдән файдалануны койләуче Законнар нигезендә 4 мартка кадәр рәсмиләштерелмәгән пай жирләре суд карары белән муниципаль милеккә кучереләчәк.

           2014 елда Явлаштау авылында 1077,3 мен сумлык юл тозу эшләре башкарылды. Явлаштау урта мәктәбенен спортзалына 2119,2 мен сумлык ремонт уткәрелде. Явлаштау мәдәният йортында 98 мен.сумлык, Мишәбаш фельдшерлык пунктында 99,5 мен сум, Мишәбаш балалар бакчасында 14,5 мен сум, Мишәбаш авылы янындагы плотинага 788 мен сум, Мишәбашнын наратлы урамына ут керту очен Иләбәр подстанцисен реконструкцияләу – 425,0 мен сум, Яввлаштау фермасынын 200 башлык сыерлар торагында 8282.8 мен сумлык ремонт уткәрелде

            2015 елга Явлаштау авыл җирлеге бюджеты 1438,1 итеп расланды.  Җирле налоглар буенча налог 444,0 мең сум итеп билгеләнде.

           2010 елда сайланып куелган   Явлаштау авыл җирлеге депуталарынын 2015 елнын сентябрь аенда вәкаләтләре тәмамлана. Биш ел дәвамында  халыкның көнкүреш шартларын яхшырту, җирлектә яшәргә уңай шартлар тудыру буенча шактый эш башкарылган. Киләчәктәдә авыл жирлегендә  халыкнын тормыш дәрәжәсен кутәру буенча эш дәвам итер дип ышандырабыз.

        

Последнее обновление: 14 января 2016 г., 19:22

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International