Отчетный доклад о деятельности Мичанского сельского поселения за 2014 год

Хөрмәтле авылдашлар, җитәкчеләр һәм чакырылган иптәшләр! Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мичән авыл җирлеге Советының Уставы нигезендә, бүген Сезнең тарафка  авыл җирлеге Советының 2014 нче елдагы эшчәнлеге турында отчет тәкъдим  ителә.

Мичэн авыл жирлеге Советы 27 июнь 2005 елда № 14 карары белэн кабул ителгэн  Устав белэн эшлэде һәм Уставка  куп узгэрешлэр кертелеп , янадан эшлэнде. Әлеге  Устав  нигезендэ без  урындагы мэсъэлэлэрне, традициялэрне исэпкэ алып, узебезнен билэмэдэге  барлык предприятиелэрне, учреждениелэрне, фермер хужалыкларын , сэудэ нокталарын, жир билэмэлэрен, табигый ресурсларны кулланып, үз бюджетыбызны формалаштырып, шушы территорияненен усешен, алга китешен, иминлеген хэл иту  юнэлешендэ эшлэу очен федераль закон кысаларында эш оештыру очен эшлибез. Шулай ук  авыл жирлеге Советы шушы билэмэдэ яшэучелэрнен тынычлыгын, иминлеген сакларга, аларнын социаль хэллэрен яхшырту  һәм бар яклап ярдэм иту остендэ эшли.

Узган 2014 ел үзенең мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тарих битләрен япты. Ел авыл халкы өчен уңай шартлары белән  халыкта яхшы тәэсир калдырды, аллага шөкер, мал-туарга ашату өчен печән, икмәк җитәрлек, ашарга үзебезнең бәрәңге бар. Эшчеләргә вакытында хезмәт хакы, пенсионерларга пенсия бирелде. Халык мал асрап, үзеннән арткан продукцияне сатып, тормышын алып бара. Ике атна саен Казан каласында үткәрелгән авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәләрендә үзе җитештергән товарларын авыл җирлеге Советына китереп биреп, авыл халкына сату мөмкинлеге дә тудырылды.

Бүгенге көндә Мичән авыл җирлеге биләмәсендә 4 авыл. Авылларда барысы 285 хуҗалыкта 698 кеше яши. Авыллап алганда, Иске Мичәндә  - 243, Яна Мичәндә - 318, Керәннедә-130, Бакшандыда- ё137.

Хуҗалыклар санына килгәндә, Мичән авыл җирлегендә барлыгы 285 хуҗалыкның 227 сендэ кеше яши. 254 хужалыккка газ кергән, 3 авыл да су белән тәэмин ителгән.

  Авыллардагы басма һәм куперлэргэ 2014 елда ремонт үтә башлады. Тозэтэсе басмалар һәр авылда житэрлек, чонки агач материалы бик озакка чыдамый тозегэне дэ 5 -6 елда жимерелэ.  2014 елда Иске Мичэн авылы уртасындагы купер эшләнде. Узган ел эш башланган иде, 2014 елда эшләнеп бетте .

   Авылда топ проблема- урам эчендэге юллар кала. 2013 елда Мичән авыл җирлеге Советы 1млн. күләмендә грант акчасы отты. Бу акча Яңа Мичән авылының Кооперативная урамына юл салдыру өчен тотылды, яна Мичәннең Строителҗная урамына да ПМК Мелиораөия оешмасы юл сала башлады, бу эш язга дәвам ителәчәк. Киләчәктә барлык урамнарга да юллар салыныр дип ышандырасы килә.

Биләмәдә ярдәмчесез, ялгыз, балалары булмаган  5 пенсионерга 1 кеше социаль яклау бүлеге аша хезмәт  күрсәтә. Авыл җирлеге буенча 1 опекунга алынган бала исәптә тора.

Биләмәдә барлыгы 244 кеше пенсия ала, шуның эченнән 176 е картлык буенча, 29се инвалидлык, 5 се гаилә тәрбиячесен югалтканга пенсия ала. Биләмә буенча 1 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 12 инвалид бала бар, тыл ветераннары - 20. Җирлек буенча уртача пенсия күләме 8 мең 601 сум тәшкил итә.

Биләмәдә 2014 елда 7 кеше вафат булды, 6 бала туды. Язылышучылар саны 4, аерылышучылар – 1.

   Бездэ 252 гаилэ исэплэнэ Гаилэсендэ өч һәм аннан да кубрэк бала тэрбиялэуче 22 гаилэ, бер балалы гаилэлэр 29, ике балалы гаилэлэр 68. Биш һәм аннан да кубрэк бала тэрбиялэуче гаилэлэр бездэ юк.

Безнең авыл җирлеге башкарма комитетының бюдҗетының  2014 елда тотылыш ягы  3млн. 65 мең  358 сум булды.

Авыл жирлегенен төп кереме булып жирле налоглар санала. Билэмэдэ налоглар жыйналышы тубэндэгечэ булды:

җир налогы буенча - физик затлардан, ягъни шэхси хужалыкларда барысы файдалануда 93 гектар жир булып шунын  13,2 гектары льготага керэ. 2014 елда барысы 372 785,00  сум жир налогы, 90801,00 сум милек налогы жыйналды. Физик затлардан керем налогы 282 794,00 сум керде. Милек өчен аренда түләүләре 4449,36 сум, җир өчен аренда түләүләре 13931 сум.   Барлык төр түлэүлэрне дә  почта булегенэ түлэргэ мөмкинлек бар.

     Милек налогы, ягъни йортларына техник паспорт эшлэткэн хужалыклар 260 булып, шунын  119 ы льготага керэ. Налоговыйдан килгэн уведомлениелэр буенча халыкка  вакытында түлисе була, һәр соңга калган көн өчен налоговый пеня исәпли. Шуңа күрә билгеле срокларда һәркем вакытында түләсен иде. Анламаганнар авыл Советына килеп мөрәҗәгать итэ, сезгэ анлатырлар.

     Ел дәвамында учреждение җитәкчеләре белән һәрдаим  киңәшмәләр үткәреп, эшләнгән эшләргә анализ ясалды, алга бурычлар куелды.

Авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр гражданнарның гомуми җыелышларында карала. Барлыгы 4 гражданнар җыелышы үткәрелде.

2014 нче елның гыйнвар аенда 2013 елда эшләгән эшләргә  отчет ясалды, ә алдагы җыелышларда авылларны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү һәм җәйге чорга янгынга каршы көрәш чараларының торышы, гражданнарның терлекләрен көтүгә чыгаруны оештыру турындагы мәсьәләр каралды, тиешле карарлар кабул ителде.

Авыл жирлеге билэмэсендэ  аз керемле гаилэлэребез дә бар. Сораучыларга һәр оч ай саен район социаль яклау булегенэ керемнэр хакында белешмэлэр бирелэ. Тиешле ярдэм, федераль закон кысаларында, айлык керемгэ карап, райондагы комиссия тикшеруе аша бирелэ. Халыкны социаль яклау идарәсе тарафыннан ел буена төрле авыр хәлдә калган 8 кешегә 28 мең 790 сум күләмендә материаль ярдәм бирелгән. Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгенә, ел дәвамында Мичән авыл җирлегендәге сәләмәтлекләре какшаган өлкәннәргә тернәкләнү өчен 14 кешегә лимит бирелгән иде, әмма анда безнең җирлектән барысы 11 кеше ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыта алды.

Авыл җирлеге буенча урамнарны яктырту утлары 74 урында куелган. Урам утлары өчен материалларга 2014 елда 30 мең 141 сум  акча күчерелде, техник хезмәт күрсәтү өчен  42 мең 493 сум акча тотылды. Урам утлары өчен 2014 елда 36 мең 877 квт энергия сарыф ителеп, 161 мең 261 сум акча күчерелде. Бу 1 лампочкага 498 квт энергия туры килә дигән сүз. Авыл җирлегендәге 1 багана уты чыгымы бюджетка 2 мең 179 сумга төшә.

       Авыл жирлеге буенча 2 мэдэният йорты,1 авыл клубы ,1 библиотека , 1 мәктәп һәм 2 детсад , 3 ФАП бар. Аларда барлыгы 60 хезмәткәр эшли. Учреждениелэр  газ белэн жылытыла, газ котеллары һәм газ счетчиклары тиешле талэплэрдэ. һәр котельныйда аерым операторлар эшли. Газ һәм электр тотылышлары, ай саен киңәшмэдэ тикшерелеп, анализ ясап барыла.

4 авылда 3 почтальон эшли. Алар халыкка газета-журналларны, пенсияне вакытында тараталар. Халык белән уртак тел табып, һәр төр түләүләрне үз вакытында кабул итеп  алалар.

Биләмәдә халыкны дини рәвештә тәрбияләү йөзеннән 3 мәчетебез бар Мәчетләрне тоту өчен чыгымнар халыктан җыелган хәер акчасы хисабына башкарыла.

 

     2014 елда авыл урамнары бураннардан  чистартылып тора. ООО “Саба” ның “Мичән” филалы бернинди тоткарлыксыз тракторларын урамнарга, фермаларга  кардан чистартырга чыгара. Канэгать булып бетмэучелэр бар, чонки беръюлы  ботен жирне чистартып бетереп булмый.  Фажигале куренешлэр булмады.  Кыш эле дэвам итэ, бураннар булып тора, янгынга каршы да ,кочле бураннарга каршы да бергэлэп эшлисе безгэ. Халык тарафыннан юлларга кар түгү очраклары күп. Карны юлга чыгармавыгызны сорыйбыз. Урамнарны тэртиптэ тотар өчен ООО “Саба” филиал “Мичән” гә 10 мең 646 сум, Шемордан комунальныена 64 мең 50 сум акча кучерелде.

Коммуналь хужалык эшчәнлеге турында сезгә түбәндәгеләрне җиткерәсем килә.  Ел дәвамында халык эчә торган су белән өзлексез тәэмин ителеп, айга ике тапкыр халыктан көнкүреш калдыклары җыйналып торылды. Шушы хезмәтләр өчен отчет елында: суга 336176,85 сумлык хезмәт күрсәтелде. Каты көнкүреш калдыкларын җыйнау хезмәте өчен 233575,26 сум акча җыйнап алынды. Торак-коммуналь хуҗалыгы  каршында булган бурыч 30753,86 сум. Иң купләре Гильмутдинов Тахирләр 17083,56 сум, Миннебаева Ризида 1957,43 сум. Биләмәне җыештыру яздан башланып, ул көз буена дәвам итә.

Иптәшләр, экология инспекторларыннан һәм полиция хезмәткәрләреннән зур суммадагы штрафлардан котылу өчен, безгә булган чүпләрне төрләргә аерып, яна торганын хуҗалыкта ук яндырып, чери торганын тирестә черетеп, янмый, череми торганнарын коммуналь хуҗалык машинасына төяп озатырга ияләнергә кирәк. 

Шулай ук авыл башларындагы, капка төпләрендәге, бакча артларындагы төзелеш материалларын, агачларыгызны, утыннарыгызны, ташларыгызны язга чыгу белән җыештыруыгызны сорыйм.

 Саба район банкларыннан авыл хуҗалыгы кредитын 2014 елда 15 кеше, 3 млн. 405мең  сум күләмендә алды.

2014 елда да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 3 кеше учетка басты.

    Сонгы юлга озату очен һәр авылнын уз зираты бар. Зиратларга  межевание уткэрелгэн. Регистрация утеп,таныклыклар алынды. Кумәк авыл халкы көче белән 4 авылның зираты сетка белэн эйлэндереп алынды. Иске Мичән зиратында авылга ау куркынычы тудырган биек, карт агачлар киселде, зират эчлэре чистартылды. Һәр авылның Зират янына чуп контейнерлары   куелды. Зиратта якыннарыгызның каберлекләрен чистартканнан соң чүпләрегезне шул контейнерларга салуыгыз сорала. Зиратларыбызның чисталыгын, төзеклеген өлкәннәребез һәм авыл халкы даими рәвештә кайгыртып тора. Бу яз һәм көз айларында үтә торган өмәләрдә күренеп тора, яше-карты бергәләшеп өмәләрдэ катнаша. Һәр  авыл кешесе өмәләрдә бик актив катнаша, алга таба да шулай дәвам итсен.

Иске Мичән мәчетенең дә коймасы сетка белән әйләндереп алынды.

       2014 елның 30 ноябрендә үзарасалым акчасы җыю буенча референдум үткәрелде. 51900,00 сум күләмендә үзарасалым акчасы җыелды. Бу акчалар киләчәктә юлларны, зиратларны төзекләндерүгә тотылачак.

Быел Яңа Мичән авылында 1 гаилә үз көчләре белән, 1 гаилә дәүләт ярдәме белән  йорт төзеп чыктылар, тагын 1 гаилә АПК прграммасы ярдәмендә йорт сала башлады. Хэзер дэулэт тарафыннан бирелэ торган кредитлар бик унай. Бигрэк тэ яшь гаилэлэргэ бирелэ торганы файдалы.     Яшь гаилэлэр бездэ болай да бик аз. Ярдэм сорап килучелэргэ хэзерге вакытта эшли торган АПК программасы, ипотека тэкъдим ителэ.

   Шулай ук йортларын зурайту, төзү, яисэ ремонт очен дип тэ сорап килучелэргэ 7 % лы кредитлар бирелде. Тазутдиновлар гаиләсе  дә яңа йорт төзү өчен шушы кредитны кулланды.

           Авылларга маршрут автобуслары халык йормэгэнлектэн  туктатылды. Чонки авылдан һәр конне, Казанга да, Сабага да такси йореп тора.

  Авылларда гадэттэн тыш хэллэр буенча нилэр эшлэнелэ сон? Авыл жирлегенэ куп вакыт алдан кочле давыллар, кочле ураган,  яисэ буран булуын искэртеп телефонограммалар килэ. Һәрвакыт алдан учреждениелэргэ хэбэр ителэ, халыкка житкерелэ. Яз айларында язгы сулардан саклану буенча гадэттэн тыш комиссия тозелэ. Безнен билэмэне элегэ су басу куркынычы булганы юк.

Янгыннан саклану буенча  куп эшлэр эшлисе бар.   Тозек, эшли торган, янгын машинасы кирэк . Су тутыру очен, аерым урыннар бар, Яна Мичэндэ  8 , Иске Мичәндә 7,  Керәннедә  6 урында су тутыру урыны бар. Янгын куркынычы быел булмады.

            Гражданнар оборонасы буенча эш планы  булдырылды, эвакуация планнары эшлэнде.

     Сэудэ хезмэте буенча: Яна Мичэндэ 2 кибет, Иске Мичэн 2 кибет, Керэннедэ 1 кибет эшли. Авылда булмаган эйберне районга барып алырга була, оенэ ук китереп бирэлэр. Һәр авыл пешкэн икмэк белэн тээмин ителэ.

   Мэктэплэрдэ, балалар бакчаларында туклану буенча зарлар булганы булмады. Корылык ел булса да, яшелчэне, жилэк жимешне мэктэп яны участогында укучылар узлэре устерэлэр.  Мичэн урта мэктэбе  уку елы сезонына житэрлек  яшелчэ, жилэк-жимеш  устерделэр. Иртә яздан кыяр, көзен йомырка тавыклары сату белән дә шөгыльләнәләр.

    Яна Мичэн авылында библиотека эшли. Китап укучылар очен китап фонды житэрлек. 11765 китап бар. Яна китаплар белэн тулыландырылып тора.

    Мэдэният хезмэткэрлэре авыл халкы арасыннан  сэлэтлелэрне барлап  концертлар, кичэлэр оештыралар, халык алдында чыгыш ясыйлар. Һәр бэйрэм кунелле итеп уткэрелэ. Район буенча куп бэйгелэр була. Сэлэтлелелэрне районга алып баралар. Клуб һәм мэктэп, балалар бакчасы  авыл Советы тыгыз элемтэдэ торып  эшли.

   Авылларга елга бер тапкыр булса да курчэк театры, цирк килеп балаларны соендерэ.

  Атнанын һәр шимбэ, якшэмбесе дискотека көне. Шимбэ коннэрендэ активлардан дежурлар  оештырыла Участок инспекторы һәр атнаны шунда була. 

      Авыл халкы куп ял итэргэ кунекмэгэн. Жәен бер ныгытып Сабантуйны бэйрэм итсэ, кышын Яңа ел һәм Нәүрүз бэйрэмнэре уткэрэ. Авылларда милли бэйрэмнэр милли рухта уза дип эйтергэ кирэк. Сабантуйлар, кышын  «Нэуруз» бэйрэмнэре авылларда горлэп уза. Район бэйгелэрендэ уза торган бэйгелэргэ һәрвакыт милли төс биреп эзерлэнэбез. Район мероприятиелэрендэ, авылларыбыздан  һәрвакыт чыгыш ясап йоруче егетлэребез бар.

     Авыл яшьлэре арасында бугенге конне гармунда, тальянда уйнарга омтылучылар гына аз. Бугенге конне клубларда баянда уйнарга кеше табып булмый. Гармун тавышлары тынмасын иде авылларда. Мондый тугэрэкләравыл кешесе өчен бик кирэк.  

    Спорт  белэн шогыльлэну очен момкинлеклэр бар. Урта мэктэптэ торле тугэрэклэр эшли. Шушы түгәрәкләрдә барлыгы 60 бала шөгыльләнә. Спорт инструкторыбыз Инсаф Хисаметдинович балалар белэн ныклап эшли. Милли корэш серлэренэ ойрэтэ. Авыл яшьлэре очен дэ торле спорт ярышлары булып узды. Шашка-шахмат ярышы, футбол, волейбол , чангы ярышлары авылларыбыз яшьлэре арасында командаларга буленеп уткэрелде.  Спортка 44842,00  сум акча тотылды. Ярышларда катнашып призлы урыннар алып кайталар. һәр елда Шигапов Радик инвалидлар арасында үткәрелгән чаңгы чараларда бик актив катнаша.

        Гади авыл тормышы белэн урнэк булып яшэуче гаилэлэр куп авылда. Килен һәм кайнана белэн бик дус, урнэк булып яшэуче хужалыклар куп авылларда. Мондый гаилэлэрдэ ускэн балалар да  узлэре кебек акыллы, сабыр була. Бугенге конне Дербышки инвалидлар йортында бер авыруыбыз тэрбиялэнэ- Мингазов Хужиэхмэт. Чуриле инвалидлар йортында бер авыруыбыз яши- Гыйльметдинов Кэбир абый. Бер авыруыбыз Зеленодольск психик авырулар йортында тэрбиялэнэ- Ганиев Альфред.Аларнын хэллэрен елга бер булсада белергэ тырышабыз. Житэкчелэре белэн элемтэгэ керэбез. Туганнары да  барып кайта.

            Авылларны яшеллэндеру буенчада купмедер дэрэжэдэ эшлэр эшлэнэ. Учреждение яннарында, хуҗалык бакчаларында бик матур чәчәкләр үстерәләр. Бу юнэлештэ Һэр учреждение житэкчесе жаваплы карый. Яз һәм коз айларында жилэк-жимеш агачлары утырталар. Шулай ук мэктэп укучылары урман хужалыгына, узебезнен билэмэне яшеллэндеру буенча агач утыртуда катнашалар.

    Авылларда тозелеш алып бару, анын очен документлар эшлэту хэзер бик катлаулы. Монын очен ин беренче эшлэнэсе объектнын жиргэ тиешле документлары булырга тиеш. Йорт салучы иптэшлэр моны бик яхшы белэ, һәрберсе чыгымнар белэн бэйле, шуны анлау очен, тозелеш алып барырга ниятлэгэн кеше авыл  жирлеге Советына морэжэгать итә ала.

  Рөхсэтсез тозелеш алып барырга беркемнен дэ хакы юк. Монын очен чара курелэчэген һәркем анлап китсен иде. Коймасын башка каралтысын узгэртэсе булса да эйтеп, тынлап эшлэсеннэр иде.

ЛПХ алып бару очен авылларда жир мэйданнары житэрлек, рохсэт алу  гына кирэк. Арендага бирергэ авыл эчендэ дэ жирлэребез бар.

         Иске Мичэн авылында 4 урам,9 Май урамы,Залесная урамы,Нагорная урамы һәм Школьная урамнары,1 тыкрык бар Поперечная.

   Яна Мичэн авылында : 4 урам : Ленин урамы, Кооператив урамы, Строительная урамы һәм Заречье урамы.

    Керэнне авылында : 3 урам : Школьная урамы, Залесная урамы һәм  Молодежная урамы.

   Бакшанды авылында 3 урам : Комсомольская урамы, Набережная урамы һәм Клубная урамнары. Урам  исемнэре язылып, һәр урамга йорт номерлары таратылды. Боларны барлап куегыз, һәр йортта беркетелгэн булырга тиеш.

Югалтсагыз , бертосле итеп язып куярга кирэк. Урамнар, йортлар номерлары  һәр кешегэ куренеп торырга тиеш. Бездэ алар зэнгэргэ ак белэн язып таратылды. Һәр хужалыкка  бирелде . 

    Авыл жирлеге билэмэсендэ 166 военнообязанный   исэплэнэ.  Шулардан 3 офицер. Һәрби учет эше авыл жирлеге аппаратында алып барыла .Инструкция нигезендэ еллык эш планы тозелэ һәм шул план нигезендэ эш алып барыла. Район һәрби комиссариатында кинэшмэлэр  оештырыла, безнен жаваплы хезмэткэрлэр анда катнашып,эшлэрен нэтижэле итеп алып баралар. Безнен билэмэдэн 1егет контракт буенча һәрби хезмэттэ -Нургалиев Алмаз. 6  егет һәрби бурычларын утилэр.

      Билэмэдэ барлык жирлэр 4530 га. Барлык пай жирлэре 645 пай -2334 га. Авылларда 1 крестьян фермер “Хадиев” хужалыгы бар. «Хадиев»нын 31,5 гектар жире бар.Узлэренен пай жирлэреннэн узлэре генэ файдаланучылар да бар. Файзрахманов Инсаф 11,4 гектар,Аглиев Тахир 11,4 гектар жирлэрендэ иген иктелэр.ООО «Саба» филиал Мичэн карамагында дэулэт теркэве узган 1142  гектар жир рэсмилэштерелмэгэн, ягъни улгэн,киткэн кешелэрнен 1338,6 гектар жире бар.2306 га жир дэулэт теркэве уткэн.1557 га пай жире рэсмилэштерелгэн. Дэулэт жирлэре булып 1867 га жир исэплэнэ. Шунын 780 га дэулэт теркэве уткэн.

   «Хадиев» һәм “Хурамшин” КФХлары шэхси хужалыклардан сот жыйнауны оештыра. 2014 елда шэхси хужалыклардан 327 тонна сот жыйналган.  15 хужалыкта 2 шэр сыер асрыйлар. Сыер саву аппаратына 2013 елда 7 хуҗалык субсидия алды, тагын  сорап килүчеләр  булды, аларга да киләчәктә булыр дип котелә. Авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан 1 сыерга 2000,00 сумнан азык алыр өчен субсидияләр бирелде. Быел бездэ 1 январьга сыер саны узган елгыдан 26 сыерга кимеде. Маллар саны кимү терлек азыгын сатып алып туйдыручы олырак яшьтәге пенсионерлар гаиләләрендә дәвам итә, чөнки азык- төлек бәяләре көннән – көн арта, ә авылда яшь гаиләләр бик аз төпләнеп кала. Читкә йореп эшләүчеләр мал  асрап торуны кулай күрмиләр.

       Билэмэдэ яшьлэр һәм яшусмерлэр белэн эшлэу кичектергесез чараларнын берсе. 14 яшьтэн 30 яшькэ кадэрге яшьлэр саны 174. 39 ы торле жирлэрдэ эшлэучелэр бар, 50 студент бар.

    Һәр авылда мэдэният йорты, урта мэктэптэ спортзал барысы да яшьлэр очен. Спорт тугэрэклэре һәм курсэткечлэр турында эйтеп уттем. Яшьлэр житэрлек. Укып кайтып яисэ гаилэ корып яшэп китэр очен момкинлеклэр чикле. Ин беренче хезмэт урыны кирэк.

Авыл жирлеге аппаратында  3 кеше  эшлибез. Эш сэгатьлэре, халыкны кабул иту коннэре билгеле. Морэжэгать иткэн кеше беркайчан да жавап алмыйча киткэне юк. Кирэк очракта йортларга да барабыз..

            Авыл жирлеге Советына барлыгы 2014 елда узлэренен торле сораулары белэн 651 кеше морэжэгать итте. Шулардан торле белешмэлэр сорап  521 кеше морэжэгать итте, авыл жирлеге башлыгында 130 кеше приемда булды. 9 кеше торак шартларын яхшыртырга булышуны сорап морэжэгать итте. 7 кеше авыл хужалыгы кредиты сорап морэжэгать итте. 4 кеше авыллардан гаилэ низаглары белэн морэжэгать итте. Кубесенэ унай жаваплар бирелде. Һәрберсендэ анлатырга, ярдэм итэргэ тырышабыз.

    Авыл жирлеге Советында  6 депутат. Советынын барысы 12 утырышы утте, анда 37 торле мэсъэлэ каралды ,авыл жирлеге башкарма комитеты житэкчесенен  37 авыл жирлеге башлыгы боерыгы чыгарылды. Бюджет хезмэткэрлэре катнашында 28 кинэшмэ уткэрелде. Утэлешлэре тикшерелеп барылды.

    Авылларда яшэуче халыкка хезмэт иту, авыл жирлеге Советында эшлэучелэрнен топ эше. Еллык эшлэгэн эшлэргэ йомгак ясап, алдагы елга яна планнар белэн тагын да нэтижэлерэк итеп эшлэрбез дип ышандырып калам. Сезнең барыгызга да эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, саулык–сәламәтлек, рухи ныклык, гаилә иминлеге телим. Бердәм булыйк. Игътибарыгыз  өчен  рәхмәт!

 

Последнее обновление: 20 января 2015 г., 09:37

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International