Отчетный доклад о деятельности Нижнешитинского сельского поселения за 2015 год

Түбән Шытсу авыл җирлегенең 2015 нче елга отчеты

Хәерле көн, исәнмесез хөрмәтле авылдашлар, килгән җитәкчеләр!

Җыенның көн тәртибе белән таныштырып китәм:

1.Т.Шытсу авыл җирлеге советының 2015 нче елда башкарылган эшләренә отчеты һәм 2016 нчы елга планнар.

2.Узган елгы җыенда бирелгән сорауларга җавап.

3.Участок полиция инспекторы һәм янгынга каршы күзәтчелек бүлегеннән килгән вәкилнең чыгышы.

4.Халыкның сораулары, тәкъдимнәре.

 Бүгенге көндә Түбән Шытсу авыл жирлегендә 238 хуҗалыкта  барлыгы 729 кеше яши. Авыллап алганда Түбән Шытсуда -  319, Югары Шытсуда -333 һәм Елыш авылында -77 кеше гомер кичерә.  Шуның эченнән җирлек буенча ирләр - 357, (өйләнмәгән ир-атлар 48), хатын-кызлар - 372 (бала табу яшендәге 97 хатын-кыз бар).

Гомуми пенсионерлар саны 277 не тәшкил итә. Шуларның 105 ир-ат һәм 172 хатын-кыз. Мөмкинлекләре чикле кешеләр саны 75.

Бөек Ватан сугышы ветераннары кызганычка каршы калмады, әлеге сугышта якыннарын югалтып тол калучылар саны 4, ә тыл ветераннары  саны 29.

 7 яшькә кадәрге балалар саны -57,(шуларның 30ы балалар бакчасына йөри) укучылар -43, студентлар -42.

Даими яшәргә дип кайткан кешеләр саны 17, шул ук вакытта пропискадан төшеп китүчеләр саны - 15.

 Авыл җирлеге  буенча - 3 яңа гаилә теркәлде,  аерылышучылар юк.

2015 елда   9  сабый якты дөньяга авыз салды: шуларның 6 сы Т.Шытсуда булса, 3 се Ю.Шытсуда. Җирлектә 10 кеше вафат булды.

Эшчеләр саны 311. Җирлектә яшәүчеләрнең 136сы авыл хуҗалыгында хезмәт куя, 54 кеше бюджет өлкәсендә, шәхси эшмәкәр буларак 8 кеше теркәлгән, 116  кеше читкә китеп эшли, районның эш һәм мәшгульлек үзәгендә 5 кеше исәптә тора.

Җирлектә яшәүчеләрнең транспорт чаралары санына килгәндә: җиңел машиналар 154, йөк машиналары 2, 13 трактор һәм 1 комбайн исәпләнелә.

Бюджет

     Бюджетның керем һәм чыгым өлешләренә бәйле үтәлешне сез слайдларда күрәсез. Аерым тукталып үтсәк, түбәндәге нәтиҗәләрне билгеләп үтәргә мөмкин:

                                                    план                           үтәлеш

 

  Мөлкәт салымы                   89 000                         85 000 сум

  Җир салымы                         360 000                      391 000 сум

  Физик затларның

кеременә бәйле салым

(Подоходный налог)              51 000                        111 000 сум

Штрафлар нәтиҗәсендә алынган керем суммасы 6 меңне тәшкил итте.

          Кызганычка каршы, җир һәм мөлкәт налогын түләмәүчеләр дә бар. Алар белән элемтәгә кереп сөйләшкәннән соң, түләүчеләре дә булды, кайберләре квитанция килмәде, дип акланды. Дөрестән дә квитанция килмәү очраклары да булган. Аларның исемлеген экранда күрәсез.

 Авыл җирлеге Советы утырышлары даими рәвештә уздырылды. Аларда 47 сорау каралды һәм карарлар кабул ителде.  Авыл җирлегенә 30 язмача гариза кереп шуның 28 уңай хәл ителде. Халыкка төрле эчтәлектәге 442 справкалар бирелде.

                                                    

 

 

Мәгариф

    Түбән Шытсу төп мәктәбендә барысы 43 укучы белем ала,  белем бирүче укытучылар саны 18. 2015 елда мәктәп тәмамлаган 7 укучының барысы да кулларына  аттестат алып, 6 сы югары уку йортына укырга керде, 1се армия сафларына хезмәткә алынды. 9нчы сыйныфны исә 10 укучы тәмамлады, шуларның 7се төрле уку йортларына керде, 3 укучы Сатыш урта мәктәбенә 10нчы сыйныфка кабул итеп алынды. Мәктәп укучылары  муниципаль олимпиадаларда катнашып 5  призлы урынга ия булдылар. Шуларның 3 се татар теле буенча, калган икесе география һәм технология фәне юнәлешләре.     Мәктәптә баскетбол, өстәл теннисы һәм “Робототехника” түгәрәкләре эшләп килә. Өстәмә белем бирүдә шөгыльләнүче балалар саны 40.  Түгәрәкләргә йөрүче укучылар да төрле конкурсларда, ярышларда катнашалар.  “Робототехника” түгәрәгендә йөрүче укучылар мәсәлән КФУның Алабуга институтында үткәрелгән ярышта уңышка ирешеп кайттылар. Шулай ук мәктәп укучылары “Зирәкләр һәм тапкырлар” ярышында районда җиңү яулады. Шул исәптән бакчадан җыеп алынган уңыш буенча мәктәп бүләкләүгә лаек булды.

Бюджет 12 млн.43 мең 177 сум. Бюджеттан тыш керем 248 мең 617 сумны тәшкил итте. Гомуми уртача хезмәт хакы 18 мең 346 сум, укытучыларның уртача хезмәт хакы 21 мең 271 сум. Бер укучыга тотылган чыгым 186 мең 827 сум.

 Безнең җирлектә Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу авылларында 2 балалар бакчасы эшли.

      Т.Шытсу “Ромашка” балалар бакчасына 17 бала йөри, 4  кеше хезмәт куя, 4636 бала көне исәпләнелә. Бюджет 1 млн. 932 мең 201 сум. Бюджеттан тыш керем 421мең 512 сум. Бер балага тотылган чыгым 8мең 511 сумны тәшкил итә. Балалар бакчасында инглиз теле һәм юл йөрү кагыйдәләре түгәрәкләре эшләп килә. Әлеге түгәрәкләрдә 13 бала шөгыльләнә. Уртача хезмәт хакы 17400 сум.

Ю.Шытсу “Ак каен” балалар бакчасына 13 бала йори, 5 кеше эшли. 3562  бала көне исәпләнелә. Бюджет 2 млн.293 мең сум. Бюджеттан тыш керем 344 мең сум. Инглиз теле һәм юл йөрү кагыйдәләре түгәрәкләре эшләп килә. Өстәмә белем бирүдә шөгыльләнүче балалар саны 10. 

Мәдәният

Җирлектә  2 мәдәният йорты, 1 авыл клубы һәм 1 китапханә эшли.

Түбән Шытсу мәдәният йортында барлыгы 106 мәдәни чара узган, шуларда 4910 кеше катнашкан. 38 чара яшьләр белән 40 чара балалар белән оештырылган. Район мәдәни чараларында 21 кеше катнашкан, район конкурсларында катнашып бер призлы урын яуланылган. 2015 нче елда клубка район мәдәният бүлеге тарафыннан 71 мең 693 сумлык аппаратура һәм нетбук тапшырылды.

Югары Шытсу мәдәният йортында 115 мәдәни чара үткәрелгән, шуларда 5520 кеше катнашкан. 70 чара яшьләр 35 чара балалар белән үткәрелгән. Район күләмендә үткәрелгән чараларда 45 кеше катнашкан, бер призлы урын яуланылган.

Елыш авыл клубында 104 мәдәни чаралар уздырылып шуларда 2914 кеше катнашкан. Район күләмендә үткәрелгән чараларада 19 кеше катнашкан. Авыл җирлегендә эшләп килүче клубларда һәр истәлекле вакыйга, бәйрәмнәр берсе дә читтә калдырылмыйча җиренә җиткерелеп, үзенчәлекле итеп үткәрелә.

Ю.Шытсу китапханәсе үз эшен матур гына башкарып килә. 2015 елда барлыгы 578 китап укучы теркәлгән, китап фонды 12069. Китапханәдә 48 чара үткәрелде, аларда 1744 кеше катнашты. Китап укучыларга 190 справка бирелде. Яңа кайткан китап-журналлар саны 448 не тәшкил итә. Гамәлдән чыгарылган китаплар саны 503. Бюджет 235мең 133 сум.  

Китапханәдә төрле истәлекле даталарга, язучылар, шагыйрьләрнең юбилейларына багышлап күргәзмәләр оештырыла. Ел ахырында “Иң күп китап укучы”  конкурсы оештырыла , аларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

           Мәдәни, күңел ачу чараларыннан тыш җирлектә спорт юнәлешенә игътибар бирелә. Югары Шытсу спортзалында милли көрәш түгәрәге нәтиҗәле эш алып бара. Район, республика күләмендә ирешкән уңышлар шактый. Ел дәвамында район күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашу, шулай ук өлкәннәр, мөмкинлекләре чикле кешеләр белән бәйле спорт ярышлары читтә калдырылмый. Милләтләр кроссы, Лыжня России кебек спорт чаралары үткәрелеп киленә.

Т.Шытсу мәдәният йортында өлкәннәр өчен аэробика түгәрәге эшли башлады. Сәламәтлекләрен ныгытырга теләк белдереп, күп кенә яшьләргә үрнәк күрсәтеп өлкән буын вәкилләренең шул рәвешле тырышуларына куанасы гына кала. Шулай ук әлеге мәдәният йортында, хаҗда булып кайткан Усманов Миннәхмәт абый белән Зөлфия апа үзләренең сәфәрдә күргәннәрен халык белән уртаклашу максатыннан очрашулар узды. Ю.Шытсу клубында күркәм традициягә әйләнгән ел башында 50 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне котлау, Елыш авылы клубында өлкәннәрнең активлыгын әйтеп үтү кирәк. Болар барысы мәдәният хезмәткәрләренең яңа идеяләр уйлап чыгару, тырышлык нәтиҗәсе.

2015 нче елда Адгамова Гаилия апа рәислегендә “Сердәш” өлкәннәр клубы оешуы, “Шытсу” җәмгыяте директоры Флорид Гильмуллович инициативасы белән корбан ашы үткәрелеп, Көръән укылуы халык мәнфәгатенә уңай тәэсир иткән  күркәм вакыйгалар рәтенә кертәсем килә.

                                   

Медицина.

Халыкка  3 авылда 3 ФАП (фельдшер-акушерлык пункты) хезмәт күрсәтә.  Фельдшер-акушерлык пунктлары унайлы , халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен мөмкинлекләр бар. Яшь ярымга кадәрге балаларга өстәмә туклану өчен бирелә торган сөт продуктлары алып кайтып бирелә. Ел буена ФАПларда авыруларны кабул итү: Т.Шытсуда 1805, Ю.Шытсуда 1375 һәм Елыш авылында 977 кеше. Т.Шытсуда заманча, яңа ФАП бинасы ачылуы халык өчен аеруча куанычлы булды. Ачылыш тантанасында районыбыз башлыгы Рәис Минниханов һәм Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов катнашты. Бу эш өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт сүзе җиткерәсе килә.       

Халыкны социаль яклау.

       Халыкны социаль яклау идарәсе тарафыннан   ел буена субсидия

түләнеп килде. Торак комуналь хезмәте өчен түләнелә торган субсидия алучы 21 гаилә бар.  Бирелгән субсидия суммасы 107 мең 617 сумны тәшкил итә. Социаль ярдәмнән файдаланучы кешеләр саны 305.

       Җирлектә ярдәмчесез, балалары булмаган 3 пенсионерга 3 караучы билгеләнелгән.  

      Бюджет учреждениеләрендә су, электр, газ тотылышлары буенча мәгълүматны сез слайдларда күрә аласыз. Төгәлрәк туктап үтсәк электр энергиясен куллану буенча 2014 ел белән чагыштырганда  2015 елда Ю.Шытсу мәдәният йорты, төп мәктәп, Т.Шытсу балалар бакчасы һәм өч ФАПта экономия ясалган.

Газ ягылышы буенча Т.Шытсу ФАП нда күбрәк кулланылган. Бу яңа, зурырак бинага күчү белән аңлатыла.

Авыл җирлеге буенча урам утлары 72 урында куелган. Шуларның 29 Т.Шытсуда, Ю.Шытсуда 30, Елыш авылында 13. 

     Урам утлары өчен 2015 нче елда 28481 квт  энергия сарыф ителгән, бу 1 лампочкага 395 квт энергия дигән сүз.  2014 нче ел белән чагыштырганда 16867 квт энергиягә экономия ясалган. Сумма белән әйткәндә 58023 сумга экономия килеп чыга. Бу урам утларының светодиот лампаларга алыштыруның нәтиҗәсе.  

      Коммуналь хуҗалык эшчәнлеге турында сезгә түбәндәгеләрне

җиткерәсем килә .  Хисаплаганнан соң халыктан:

  жыйналырга тиеш :                                   жыйналган:

 суга- 466 мең 734 сум                               445 мең 287 сум                    

чүпкә 278 мең 74 сум                             275 мең 657 сум                    

   Коммуналь хезмәтләргә акча түләмәүчеләр исемлеген слайдта күрә аласыз.

Җирлек территориясен җыештыру ел буе дәвам итә. Айга 2 тапкыр график буенча көнкүреш калдыкларын җыю өчен чүп җыю машинасы килә.

       Шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә, бакча башларында  төзелеш материаллары, техника, утын һәм башка әйберләр тоту яки саклау тыела.

  Ә инде хуҗалыкта төзелеш барган чорда авыл җирлеге тарафыннан төзелеш материалларын куеп тору өчен вакыты күрсәтелеп рөхсәт белешмәсе 1 айга гына бирелә. 

 2015 җирлектә уңай яктан бәяләнерлек күләмле эшләр башкарылды:

Т.Шытсуда 2 млн.769 мең сумлык ФАП ачылды, “Дорожный фонд” тарафыннан 1млн.585мең сумлык юллар салынды, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына истәлек тактасы куелды һәм 169 мең 666 сумлык сугышта һаләк булганнар истәлегә багышлап һәйкәл ачылды. Т.Шытсу авылында Ленин урамындагы күпергә “Базовый проект” оешмасы тарафыннан 1 млн.800 мең сумлык ремонт ясалды һәм Елыш авылында коммунальный оешмасы тарафыннан 43 мең 140 сумга пожарный гидрант урнаштырылды. Шулай ук Елыш авылында куркыныч тудырган зур агачларны кисү эше башкарылды. “Шытсу” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә 1млн.500 мең сумлык малларга азык саклау траншеясы эшләнелде, 1 млн.34 мең сумга Ю.Шытсуда бәрәңге саклау урыны ремонтланды, 6 млн. 710 мең сумга Т.Шытсуда 200 баш сыер урнашырлык торак яңартылды. Түбән Шытсу авыл җирлеге бинасының 31мең 327 сумга сигнализациясе монжлау эше башкарылды.

      Жирлектәге  шәхси хужалыкларда  3 авылга  334 баш эре мөгезле терлек бар (шуның эченнән 133 сыер). 325 баш сарык малы һәм 33 кәҗә, 1 баш ат. 2014 нче ел белән чагыштырганда, атны исәпкә алмаганда, артым күзәтелә. Бу уңай күренеш. Тапшырылган сөт күләме 402 мең 565 килограмм. Бәясе ягыннан караганда бу 6 млн.231мең 706 сум.  ЛПХ кредиты алу буенча 7 кеше мөрәҗәгать итте, барысыда мал тоту бинасы төзү өчен гомуми  900 мең сум күләмендә кредит алды. Шулай ук 3 кеше тана малы алу өчен 15 мең сум күләмендә субсидиягә ия булды.

        Мал санын исәпкә алган вакытта дөрес сан әйтмәүчеләр бар. Электрон хуҗалык китабына квартал саен сез әйткән мал саннары утыртылып барыла. Бу саннарны район да, авыл хуҗалыгы министрлыгы да күреп тора. ЛПХ кредитына выписка алганда, савым сыерларга субсидия биргәндә, сез әйткән саннар буенча гына биреләчәк. Аңлашылмаучанлыклар  килеп чыкмасын өчен, барлык булган малларыгызның санын һәм булган үзгәрешләрне вакытында авыл җирлегенә хәбәр итеп торуыгызны сорыйбыз.

 Җирлектә кече һәм урта бизнес алып баручылар саны 9.  1 преприятия, 5 шәхси эшмәкәр, 3 крестиян фермер хуҗалыгы бар

       Биләмәдә җаваплылыгы чикләнгән “ Шытсу” авыл хуҗалыгы җәмгыяте эшли. Җәмгыяттә барысы 145 кеше хезмәт куя. Маллар саны түбәндәгечә: 1922 мөгезле эре терлек, сарыклар саны 1237 һәм 158 ат бар.  Сөт сату, җитештерү күләме буенча “Шытсу” җәмгыяте яхшы нәтиҗәләргә ирешеп килә.

Зиратлар торышы

         Авылларыбызның изге урыны булып саналган зиратларның торышына игътибар зур. Ел саен яз һәм көз айларында халык көче белән корыган, ауган агачлардан чистарту, чүпләрен тырмалап түгү үзенә күрә бер традициягә әйләнде. Бу эштә мәчет картлары авылыбыз муллалары башлап йөрүчеләр. Алга таба да бу эшләрне башкарганда күмәкләшеп җыелып башкарырга кирәк.

                                                     Йорт-җирләр

      Безнең җирлектә йорт-җирне рәсмиләштерү эше дәвам итә. Бүгенге көнгә 290 йорт-җиренең  269 документлаштырылган, ә калган 21 йортка регистрация үткәреү сорала.

Выморочной имущество, ягъни хуҗасы вафат булганнан соң мирасчылары калмаган йортлар бүгенге көндә авыл җирлегендә калмады.

       2015 елда җирлектә 2 яшь гаилә йорт җирен яңарту өчен ипотека алу мөмкинлегенә  ия булдылар.      

Сәүдә.

       Халыкка сәүдә  хезмәте күрсәтү буенча 5 шәхси кибет эшли. Кибетләрдә көндәлек куллану  товарлары халыкның соравы  буенча даими рәвештә яңартылып торыла.

2015 нче елда халык дружинасы (ДНД) членнарына таныклык тапшырылды. Һәр авылга өчәр кеше билгеләнелеп дежурлык графигы расланылды.

Авыл җирлегендә төрле дәрәҗәдәге хокук бозуларны булдырмау өчен эшләр алып барыла. Җирлектә участок инспекторы Шигабиев Фарит. Авыл халкын борчыган мәсьәләләр дә юк түгел, иң беренчесе ул читтән кайткан кешеләр белән бәйле. Хокук бозу, салым, коммуналь хезмәтләргә акча түләмәү проблемалары шуларга барып тоташа.

Юлларны чистатуга 2015 елда 26 мең сум күләмендә акча тотылган.  Кышкы чорда юллар “Шытсу” җәмгыяте тырышлыгы белән даими чистартылып торыла.

 Үзара салым акчасының тотылышы. 2014 елда тупланылган 58мең 600 сум (234400 сум) акча 2015 нче елда тотылып, юлларга таш җәю һәм чишмәләрне карау өчен тотылды.

2015 нче елда үзара салым туплау программасы буенча Т.Шытсу авыл җирлегендә барлыгы 58 мең сум акча җыелды. Республика бюджетыннан дүрт тапкырга артып кайткан әлеге сумма (232 мең) тулысы белән тотылып бетте. Ю.Шытсуда Октябрь урамына (122 мең), Т.Шытсуның Ленин урамына (130 мең) таш җәю эше дәвам иттерелде. Әлеге эш ПМК Мелиорация тарафыннан башкарылды. Елыш авылында исә ПМК -159 оешмасы тарафыннан чишмәгә будка куелды һәм бетонлаштыру эше эшләнелде (30 мең 500).  Республикабыз биргән әлеге зур мөмкинлектән 2016 нчы елда да файдаланып калу теләге зур. Без моны сезнең белән алда булачак референдумда уңай якка хәл итә алырбыз дип ышанам. 

  2016 елда авыл урамнарына таш җәю эше дәвам итәчәк. Бу иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Тормышыбыз баш тотып зарланырлык түгел, заманча яшәү рәвешенә инде өлкәннәребезгә дә кереп бара, компьютер серләренә төшенү, өйдән чыкмый гына барлык төр түләүләрне түләү. Бу мөмкинлекне ныграк үзләштерә алсак иде. Халыкны борчыган мәсьәләләрдә юк түгел, шуларның берсе мәктәпнең киләчәк язмышы. Шулай ук 2016 ел сулык зоналарын саклау елы буларак Түбән Шытсуда урнашкан күлне чистарту, саклауга бәйле һәм елга буйларындагы корган агачларны кисү мәсьәләсендә мөрәҗәгатьләр булды. Бу проблемаларны референдумга кертеп смета эшләү мөмкинлеге бар.

      Хөрмәтле авылдашлар! Күргәнегезчә, Т.Шытсу авыл җирлегендә эшләнгән эшләребез бар. Алга куелган максатлар да шактый.

     Бергә булсак, бердәм булсак планлаштырган эшләрне башкарып чыгарбыз дип ышанам.          Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

Последнее обновление: 10 февраля 2016 г., 14:52

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International