Отчетный доклад о деятельности Сабинского городского поселения за 2012 год

Хөрмәтле иптәшләр!

Менә тагын бер ел узып, еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Узып киткән ел мөһим вакыйгаларга бай булды һәм, тулаем алганда, уңышлы гына үтте. Быелгысын исә тагын да яхшырак итеп үткәрү фәкать үзебезнең җирлектә яшәүчеләрнең тырышлыгыннан, идарә итүче органнарның халык мәнфәгатьләрен аңлап, тыңлап, бергә-бергә эш итүдән тора.

Саба шәһәр җирлеге Советы үзенең эшчәнлеген “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” 131нче Федераль Законга һәм Уставка нигезләнеп алып бара. Советның төп бурычы булып халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, барлык оешма-учреждениеләрне тотрыклы эшләтү, халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрнең эшен контрольгә алу тора.

Шәһәр җирлеге Советы утырышлары ике айга бер тапкыр уздырыла, башкарылган эшләр, чишеләсе проблемалар, алга куелган бурычлар турында сөйләшенә, тиешле карарлар кабул ителеп, аларның үтәлеше контрольгә алына. Ел буена барлыгы 6 утырыш үткәрелеп, аларның көн тәртибенә бистәне төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү, янгынга каршы көрәш чаралары, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча профилактика чаралары алып бару, бәйрәмнәр, спорт һәм мәдәният чараларын оештыру, газ, су, электр энергиясенең төгәл тотылышы кебек мөһим мәсьәләләр кертелде һәм каралды. Бистә тормышына кагылышлы күп кенә мәсьәләләр гражданнарның гомуми җыелышларында карала, алар буенча карарлар кабул ителә, үтәлеше контрольгә алына. Алдагы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлү-үтәлмәве турында отчет бирелә. 

Совет халык белән очрашып, аларның сорауларын канәгатьләндерү буенча эшне һәрдаим алып бара. Шәһәр җирлеге Советына үзләренең төрле формадагы һәм эчтәлектәге сораулары белән 5 меңнән артык  кеше мөрәҗәгать итте, ел буена барлыгы 307 язмача гариза керде. Гаризалар бер ай дәвамында каралып, аларга язмача җаваплар җибәрелде. Моннан тыш “Саба дулкыннары” телерадикомпаниясе белән берлектә бистә буйлап рейдлар ясалып, аларның нәтиҗәләре радио һәм телевидение аша халыкка җиткерелде.

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир участогы бүлеп бирү турында Россия Президенты тарафыннан закон кабул ителгәннән соң, бүгенге көнгә шәһәр җирлеге биләмәсендә яшәүче шундый 108 гаиләдән гаризалар кабул ителде. Аларның 75е Шәмәрдәнгә чыга торган якта формалашкан 4 яңа урамнан җир кишәрлекләре алды инде, калганнары да шушы көннәрдә яңа участоклы булачак. Ел дәвамында Саба бистәсендә аукцион аша 35 буш участок сатып бирелде (6 млн.605 мең), шуның 1се – кибет төзү өчен, 34е -  шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен.

Саба шәhәр җирлеге биләмәсендә барлыгы 7980 кеше яши, 2011 елда 7894 кеше булган, 86 кешегә арткан, шуның 7860ы Сабада, 120 кеше Урта Сабада исәпләнә. Хуҗалыклар саны буенча барлыгы 2580 хуҗалык, шуның 2510ы - Сабада, 70 хуҗалык - Урта Сабада.

Туучылар санына килгәндә, 2011 елда 137 булса, 2012 дә 1 балага кимеп, 136ны тәшкил иткән. Урта Сабада 2011 елда 2 сабый дөньяга аваз салган, кызганычка каршы, узган ел бер туу күрсәткече дә теркәлмәгән.

Үлүчеләр күрсәткечендә, узган ел белән чагыштырганда, кимү күзәтелә. 2011нче елда бу сан 97не тәшкил итсә, 2012 елда 82 кеше бакый дөньяга күчкән.

Яңа гаилә төзүчеләр саны арту - куанычлы күренеш, әлбәттә. Безнең шәhәр җирлегендә 2011 елда язылышу турында таныклык алу бәхете 104 парга елмайса, 2012 елда бу сан 142не тәшкил иткән, димәк, Кәбисә ел дип тормаганнар, яшьләр гөрләтеп туй иткәннәр. Алла боерса, киләсе елга туу күрсәткече дә арту ягына булыр дип ышанып калабыз. Тик менә Урта Сабада гаилә төзүчеләр ике ел дәвамында 1 генә пар булуы куанычлы сан түгел.

Аерылышучылар күрсәткечен дә атап китмичә булмый. 2011 елда бу сан 26ны тәшкил итсә, 2012 елда 28 пар аерылышу турында таныклык алган.

Шуны да искәртеп узасым килә, бистәбездә өйләнмәгән карт егетләр (40 яшьтән югарырак) - 30 кеше, 35тән  югарырак кияүгә чыкмаган кызлар 39 кешене тәшкил итә. Бала табу яшендәге (20-45 яшькә кадәрге) 994 хатын-кызыбыз исәпләнә. Әле боларга өстәп аерылган хатын-кызларны hәм ир-атларны да кушсак, күргәнегезчә, бу хәйран күп кеше жыела. Хәзер һәркемнең өендә Интернет бар,  телевидениедә таныштыру буенча тапшырулар күп, эзләп-эзләп тә үзенә тиң яр таба алмаучылар өчен мөмкинлекләр күп дип әйтер идем.

Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә барлыгы 2225 пенсионер яши. Шуның 1542е картлык буенча пенсия алучылар, 1193е инвалидлык буенча, 76сы туендыручысын югалту сәбәпле, 247се социаль пенсия алучылар. Пенсиянең уртача айлык күләме, узган елгы белән чагыштырганда 791 сум 60 тиенгә артып, 8000 сумны тәшкил итә. Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә 21 бала яши, андый гаиләләр саны -  13. Хөкүмәт тарафыннан икенче яки өченче баласын алып кайтучы аналарга бирелә торган ана капиталы сертификатына 2012 елда бистә буенча 81 кеше ия булган. 2011нче елда бу сан 60ны тәшкил иткән (+21). Бүгенге көндә ана капиталы суммасы 408 меңне тәшкил итә.

Инвалидлар саны шәһәр җирлеге буенча 1193 кеше, инвалид балалар - 75, тумыштан инвалид балалар - 66 кеше исәпләнелә.

Хәзерге көндә безнең бистәбездә 648 пенсионерыбыз хезмәттә. Шулар арасында 28е бюджет өлкәсендә (выслуга лет белән бергә), калганнары авыл-хуҗалыгында, промышленность өлкәсендә һәм башка тармакларда хезмәт итәләр.

Бистә территориясендә теркәлгән эшмәкәрләр - 308 кеше (узган ел 338 булган, 30 кешегә кимегән), 205 кеше - бистәдән читкә чыгып эшләүчеләр. Халыкны эш белән тәэмин итү буенча биржага бездән 186 кеше справка алды, шуның 13е куян, каз, умарта кортлары асрау, терлек симертү, носки бәйләү, мебель ремонтлау белән шөгыльләнә (самозанятость программасы буенча). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты лизинг-грантын 2011нче елда 17 кеше алган булса, 2012нче елда 8 кеше теркәлгән.

Дөрестән дә, 2012нче ел безнең җирлек өчен начар ел булмады.

Доход ягының кереме 109 112 000 каралган булса, ул 112 653 000 сум булып үтәлде. Шуның эченнән собственный доход планда барлыгы- 86 622 000, фактта 90 163 000, аның эченнән: мөлкәт налогы 1 280 мең, үтәлеше 1 280 мең, җир налогы 6 млн. 665 мең, үтәлеш -7 млн. 999 мең, подоходный налог буенча 74 млн. 660 мең урынына 77 млн. 26 мең җыелды.

Безнең җирлекнең бюджет тотылышы (расходы) барлыгы план нигезендә 121 770 мең сум булып, үтәлеше 121 768 мең  сум тәшкил итте (99%). Хезмәт хакы түләүгә 1 418 мең сум тотылды. Төзекләндерүгә 118 179 мең сум каралган булса, тотылышы – 100 %. Моның эченнән урамнарны тәртиптә тоту  өчен 103 601 мең сум акча сарыф ителде, элемтә челтәре өчен түләү - 63 000 сумлык булды. Техникаларны төзек тоту өчен 102 мең сум тотылды.

Күргәнегезчә, аппаратны тоту өчен  2409 мең сум акча сарыф ителгән, торак-коммуналь хуҗалыкка эшләгәннәре өчен 119 105 мең сум, планга карата 100%, халыкны социаль яклау өлкәсенә - 46 мең сум, планга карата 100%  һ.б. Шулай итеп, барлык расход 121 770  мең сум, ягъни планга карата 100 % тотылды.

Җирлекнең бюджеты, беренче чиратта, оешма-предприятиеләрнең тотрыклы эшләвеннән һәм налог түләүләреннән тора. Таблицадан күргәнегезчә, недоимка ел башына 3 859 сумлык булган, ел буена 29 252 сум салым түләнергә тиеш булган, шуның артыгы белән 30 553 сумы түләнгәннән соң да, ел ахырына шушы организацияләрнең 2 558 сумлык бурычлары калды, бу сумманың безнең бюджетка  10%ы керә, ягъни җирлек бюджетына 255 850 сум кереп бетмәгән.

Хуҗалыклардан җыелып бетмәгән җир налогына күз салсагыз, анда барлыгы 182 кеше түләп бетермәгән һәм алардан 164 000  сумлык налог кереп бетмәгәнлеген күрәбез.

Хуҗалыклардан җыелып бетмәгән милек налогына күз салсак, җирлек буенча 149 кеше түләмәгән, суммасы 98 000 сумны тәшкил итә.

2012нче елда җирлектә урнашкан бюджет учреждениеләре тотрыклы эшләделәр дип әйтергә була.

Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә Сабада 1 гимназия эшләп килә, анда 899 бала белем ала, аларга 77 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Узган уку елында мәктәпне тәмамлаган 52 укучының 46сы белем алуларын югары, 6сы урта белем бирү йортларында дәвам итә. Укытучыларның уртача хезмәт хакы 20729 сумны тәшкил итә.  Узган уку елында гимназиядә күләмле ремонт эшләре алып барылды, гомуми суммасы 30 млн. 16 мең сум.

Саба кадет-интернат мәктәбендә 260 бала белем ала, 8 түгәрәк эшли. Ел буена 353 724 сум өстәмә табыш алуга ирешкәннәр. Район һәм республика буенча үткәрелгән фән олимпиадаларында 17 призлы урын алынган. Укытучыларның уртача хезмәт хакы – 15908 сум.

Саба аграр көллиятендә студентлар саны 364, аларга 31 югары белемле укытучы белем һәм тәрбия бирә. Студентлар сәнгать һәм спорт бәйгеләрендә республика күләмендә призлы урыннарны еш алалар, түгәрәкләрдә актив шөгыльләнәләр, барлыгы 10 түгәрәккә 362 бала йөри.

Саба шәһәр җирлегендә хәзерге көндә 5 балалар бакчасы эшләп килә, аларга барлыгы 713 бала йөри, 67 тәрбияче эшли,  узган ел  105 бала мәктәпкә озатылган. Тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары уртача алганда 11 000 сумны тәшкил итә. Ата-аналардан барлыгы 5 543 мең сумлык взнос кергән. 1нче һәм 4нче бакчаларда зур ремонт эшләре алып барылды (1нче детсад – 7 млн. 794 мең, 4нче детсад – 13 млн. 827 мең.сумлык).

Биләмәдә бер мәдәният йорты һәм бер авыл клубы халыкка хезмәт күрсәтәләр. Аларда 432 культура-масса чаралары үткәрелгән, 49 716 кешегә культура хезмәте күрсәтелгән. 18 белгеч эшли, 354 508  сумлык доход эшләгәннәр, 1 кешегә 19 700 сум туры килә.

Ә район библиотекасы, балалар библиотекасы, музей берлектә 149 чара үткәргәннәр, анда 6756 кеше катнашкан. Яшүсмерләр катнашында 3450 чара үткәрелгән. Китап фонды күләме 71 863, кулланучылар саны 5285 кеше туры килә.

Районның Балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалар саны барлыгы 1065, шуның эченнән Балалар иҗат үзәге базасында 30 төрле түгәрәктә 450 бала шөгыльләнә. Мәктәп базаларында 41 төрле түгәрәккә 615 бала йөри. Ата-аналар взносы 228 000 сум җыелган.

Балалар музыка мәктәбендә 7 түгәрәк эшли, аларда 515 бала шөгыльләнә. Ата-аналар взносы 330 мең сум җыелган.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең группаларында 833 бала шөгыльләнә, үткән елгы белән чагыштырганда 9га күбрәк.

Күргәнегезчә, һәр елны спортка зур әһәмият бирелә һәм дә җитәрлек күләмдә - ел буена 3 322 325 сумлык спорт инвентарьлары алынган. Саба йөзү бассейны һәм спорткомплекс буенча 1 млн. 328 мең сум өстәмә табыш алынган.

Район данын яклаучы спортсменнарыбыз 2012нче елда 165 ярышта катнаштылар. Шулар эченнән республика күләмендәге ярышларда – 24, Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәрелгәннәрендә - 5, Россия беренчелегенә уздырылган ярышларда 15 укучы катнашып, күп санлы призлы урыннар алуга ирештеләр.

Газ тоту буенча анализ ясасак, бюджет оешмаларыннан  4нче балалар бакчасы, спорт мәктәбе, мәдәният йорты узган ел белән чагыштырганда күбрәк якканнар.

Ут ягу буенча гимназия, кадет-интернат мәктәбе, 3нче детсад, китапханә, спорт мәктәбе, спорт комплексы, мәдәният йорты, иҗат үзәге һәм аграр көллият 2011нче елга карата күбрәк тотканнар.

Су тотылышы буенча узган елгы күрсәткечтән арту гимназия, 1нче, 2нче һәм 4нче бакча, спорт мәктәбе, спорт комплексы, мәдәният йортында күзәтелә.

Саба шәһәр җирлеге биләмәсендәге урамнарда барлыгы 850 светильник яна. 2012нче елда куелган лимит буенча  813 600 кВт/ч. ут ягу каралган иде, ул 2 607 000 сумлык. Фактта 573 041 кВт/ч., ягъни 1 854 сумлык тотылды. Бу 1 светильникка туры килә 674 кВт/ч, 2182 сумлык.

Бюджет организацияләреннән башка, торак-коммуналь хуҗалыгына су һәм чүп өчен шәхси хуҗалыкларның 2012нче ел башына бурычы 996 сумны тәшкил иткән, 2013 нче ел башына исә 1 115 сум әҗәт җыелып бетмәгән.

Бистәбезне тагын да яшелләндерү, төзек һәм чиста итеп тоту өчен ел дәвамында киң колачлы эш алып барыла. Мәсәлән, узган ел Закир Йосыпов, Мәктәп, Совет урамнарында агач кисү (373 мең сумлык), Закир Йосыпов, Мәктәп, Г.Закир, Тукай урамнарына һәм футбол кыры белән автовокзал янына барлыгы 131 төп агач утырту эшләре башкарылды (346 мең сумлык), аларны карап тоту өчен 459 мең.сум акча тотылды. Барлыгы 6216 төп чәчәк утыртылды, 167 370 кв.м. газон чабылды. Моннан тыш Г.Закир, Тукай, З.Йосыпов һәм Татарстан урамнарына 1093 кв.м. мәйданга француз чәчәге утыртылды. Гражданнарның гаризалары нигезендә корган 72 агач киселде (86 мең.сумлык).

Озерная урамына 108 кв.м. мәйданда 142 мең сумлык тротуар салынды. Бистә урамнарына барлыгы 646 мең сумлык юл күрсәткечләре куелды (166 берәмлек). 1465 кв.м. мәйданда Саба урамнарындагы асфальт юл ремонтланды (2 млн 253 мең.). Иң күләмле эшләрнең берсе - Саба бистәсе урамнарына Балтач юл идарәсе эшчеләре тарафыннан  бистәдәге урам һәм тыкрыкларга 16 км. озынлыкта асфальт юл һәм 1,8 км.га щебенка салынды. Бу эшләрнең гомуми суммасы 92 млн. сумны тәшкил итте. Г.Закир, Татарстан, Тукай, М.Җәлил, З.Йосыпов урамнарының юл кырыйларына 1 397мең. сумлык вак таш түшәлде. Бу юлларны  төзүдә булышканнары өчен бистә халкы исеменнән Президентыбызга  һәм район башлыгы Рәис Нургалиевичка рәхмәтебезне белдерәбез.

Гомумән алганда, Саба буенча зур төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылды: мәгариф өлкәсендә - 59 млн.сумлык, мәдәният тармагына 33 млн. сумлык, спорт өчен 72 млн. сумлык, сәламәтлек саклау өлкәсендә - 38 млн. сумлык, юллар һәм тротуарлар салу, аларны төзекләндерү максатында 292 млн. сумлык эш башкарылган. Ел буена бистәбездә барлыгы 13 йортка 5 млн. 615 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Барлык эшләнгән эшләр – 620 600 мең  сумлык булды.

Үзегез күреп торасыз, бистәбез елдан-ел яңара һәм матурлана бара, бер-бер артлы яңа йортлар, көнкүреш биналары калкып чыга. Монда, әлбәттә, хөкүмәт тарафыннан тормышка ашырыла торган күптөрле программаларның да ярдәме зур. Чөнки үз көчең белән генә йорт җиткезеп чыгу һәркемнең дә хәленнән килә торган эш түгел.

2012 елда безнең шәһәр җирлеге каршында эшләүче торак-көнкүреш комиссиясе аша 112 гариза каралды, шуның 106сы торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ дигән карар чыгарылып, документлары район комиссиясенә тапшырылды.

2012нче елда бистәбездә барлыгы 11 000 кв.м. торак файдалануга тапшырылды. Шуның эченнән 27 фатирлы 3 күпкатлы йорт (З.Йосыпов урамы, 15А һәм 17А, Дальняя, 24 адреслары буенча), Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын яңа торак белән тәэмин итү максатыннан тормышка ашырылучы программа кысаларында 4 торак йорт һәм индивидуаль 51 йорт үз хуҗаларын кабул итеп алды. Моннан тыш, ирләре сугышта үлеп, тол калган 2 апа квартираларга ия булдылар. Төзелә башлаган йорт төзелеше өчен социаль ипотека программасы кысаларында 12 гаиләгә, АПК программасы буенча 6 гаиләгә, авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы социаль программа нигезендә шулай ук 6 гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен акча бүлеп бирелде. Боларга өстәп, җирлектә 88 төзелә башлаган йорт булуын да искәртеп узасы килә.

Бистәдә йорт яны шәхси хуҗалыкларында асралучы мал башы саннары буенча: бүгенге көндә 432 мөгезле эре терлек исәпләнелә, шуның 96сы – сыерлар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарын тормышка ашырып, шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының баш саннарын саклап калу максатыннан, хөкүмәт тарафыннан 4 ай дәвамында субсидия бүленеп, алар вакытында хуҗаларына тапшырылды.

Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар заман белән бергә атлый, сугым өчен бозаулар, җир эшкәртү өчен техника, абзар-кура салу өчен материаллар алу максатыннан күптөрле банклар бирә торган кредитлар күп алына. 2011 елда 228 хуҗалык 46 127 000 сумлык кредит алган булса, 2012нче елда бу сан 241 кеше һәм 55 762 мең сумны тәшкил итә.Шуның эченнән

1. Терлек сатып алырга - 17 хуҗалык

2. Техника сатып алырга - 23 хуҗалык

3. Мал асрар өчен каралты-кура төзү максатыннан - 166 хуҗалык

4. Умарта кортлары үрчетү өчен – 35 хуҗалык.

Сәүдә хезмәте күрсәтү буенча халыкка 79 шәхси эшмәкәр кибетләре, райпо кибетләре хезмәт күрсәтәләр. Кибетләрдә кирәк продукцияләр, товарлар һәрдаим бар. Күргәнегезчә, эшмәкәрләр үз кибетләрен зурайталар, яңарталар, компьютерлаштыралар. Эшмәкәрләр тарафыннан ел буена Саба халкына 119 450 мең сумлык хезмәт күрсәтелгән.

Райпо сәүдә системасы да эшмәкәрләрдән калышмый, ел буена 64 млн. сумлык товар әйләнеше тәэмин ителгән. Җирлектә райпо системасына караган 7 кибет һәм 2 кафе халыкка хезмәт күрсәтә. “Ашамлыклар” җәмгыяте 19 млн, “Кооператор” – 21 млн., “Аш-су” җәмгыяте 23 млн. сумлык товар сатканнар.

Халыкны социаль яклау өлкәсендә 2012 нче елда 13 тыл ветеранына, 298 хезмәт ветеранына, 624 ташламалардан файдаланмаучы пенсионерларга, 26 ятим балага, 246 күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балага субсидия түләнгән. Җыеп әйткәндә, барлыгы 19 млн. 286 мең сумлык субсидия түләнгән.

Безнең биләмәдәге халыкка 1 почта бүлеге, 1 телефон узелы, 4 банк, 1 больница, 1 АТП, 3 бригада такси (48 такси), янгын сүндерү бүлекләре хезмәт күрсәтәләр.

Янгын сүндерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2012нче елда бистәбездә 6 янгын чыгу очрагы теркәлгән, аларда 1 кешенең гомере өзелгән, 1 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Янгыннар китергән материаль зыян 131 мең. 500 сум белән исәпләнә.

Бүгенге көндә Саба шәһәр җирлегендә хуҗалык китапларындагы мәгълүматларны компьютерда махсус программага кертү эшләре тәмамланды дип әйтергә була. Инде җәй һәм көз көннәрендә урамнарга машина белән ксерокс алып чыгып та җыеп карадык, ләкин йорт-җирләрне регистрацияләү әле һаман да төгәлләнеп бетмәгән килеш, җирлек буенча 98 процентны тәшкил итә.

2012нче елда Җир-кадастр палатасы белән берлектә план нигезендә җирдән файдалану законнарының үтәлешен ачыклау буенча хуҗалыклар тикшерелеп, аларга барлыгы 7 беркетмә төзелде, 3се штрафка тартылды.

Әле генә әйтеп узган регистрация кәгазьләре, җирдән файдалану турындагы документ булмау менә бу очракта да кесәгә суга.

Табигый байлыклар министрлыгының райондагы идарәсе һәм җирлекнең башкарма комитеты тарафыннан 4 кешегә беркетмә төзелеп, алар 5 500 сумлык штраф түләргә мәҗбүр ителделәр.

Райондагы административ комиссия тарафыннан төзекләндерү буенча шәһәр җирлеге тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләрне бозган өчен 23 административ эш кузгатылып, шуларның 6сына 9500 сум күләмендә штраф түләтелде, 17сенә кисәтү ясалды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, 2013нче ел Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Димәк, әлеге өлкәгә игътибар итү һәм контроль ясауны тагын да көчәйтәсе була дигән сүз.

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе  тарафыннан 33 материал каралып, 6300 сум күләмендә штраф түләтелде. Бистә буенча социаль яктан куркыныч даирәдә калган 4 гаиләдә 4 бала учетта тора, аларның һәрберсе белән аерым эш алып барыла.

Аннары тагын шуны әйтәсе килә, шәһәр җирлеге каршында  “Үсеш”  фонды эшләп килә. Сездән сорар идем шул фондка 100 әр сум булса да  өлешегезне кертерсез дип. Ике зиратка  барлыгы 1675 каберлек бар. Читтән алып кайтып җирләүчеләргә 1000 сумны “Үсеш” фонды счетына кертеп түлисе була.

2012нче елда хуҗалыклардан 112 876 сум үзара салым акчасы җыелып (хуҗалыклар саны – 2580), шуның 29 500 сумы хезмәт хакы түләүгә, 12 150се бердәм салым түләүләренә, 54 156 сумы көнкүреш товарлары алу өчен, 1941сумы банк хезмәтенә тотылды.

Кич белән тәртип саклау йөзеннән 60 оешма тарафыннан ДНД графигы булдырылды. 2 айга бер тапкыр туры килә. Графиклар җитәкчеләргә участковыйлар тарафыннан өләшенде. Җитәкчеләрдән тәртибен бозмыйча, вакытында кешеләр чыгаруларын сорар идем.

Тәртип бозучылар белән профилактик чаралар үткәрелә, участковыйлар ярдәме белән комиссиядә карала.

Хөрмәтле иптәшләр!

Докладта яктыртылган дәлилләрдән күренгәнчә, бистәдә башкарылган эшләр аз түгел, ләкин аңа һаман яңалары да өстәлеп тора. 2013нче елда алдыбызга куелган бурычларны мөмкин кадәр тормышка ашыру, җирлекнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен бердәм көчебезне куярбыз дип ышанасы килә.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

                                                                                Шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Р.М.Хәсәнов

Последнее обновление: 31 января 2013 г., 15:57

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International