2014нче елда үткәрелгән халык җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрнең, сорауларның үтәлеше турында мәгълүмат

2014 елда халык җыелышларында әйтелгән тәкъдимнәр

Җирлекләр

Җыен үткән көн

Сораулар, тәкъдимнәр

Бирелгән җавап

Үтәлеше

Саба шәһәр җирлеге

13.02.2014

1. Сабада 369 инвалид бар, шуларга җир налогы буенча льгота булмас микән, бер дә булмаса ялгыз яшәүче инвалидларга?

Хисмәтуллов Р.Ә.: льгота 2 тапкыр бирелми, чөнки льгота пенсия эченә кергән.

 

 

 

Урамда утыртылган агачларга җәй көне су сибелми. Сибүчеләр килсә дә, шлангтан каты напор белән сибәләр дә, су читкә ага.

Хәбибуллин И. Г. киләсе җәйгә  исәпкә алыныр.

2014нче ел җәендә урамга утыртылган агачларга су сибү оештырылды

 

 

Пушкин урамына “Сабагро” предприятиесе балалар мәйданчыгы ясап куйды. Бу мәйданчыкка 5 урамнан балалар килә һәм шунда ук чүп контейнеры куелган иде. Чүплекне икенче урынга күчереп куюны сорагач, ул бөтенләй юкка чыкты. Без З.Хабибуллин урамына барып чүп ташлыйбыз. Берәр җиргә җайлап куеп булмас микән?

Хәсәнов Р.М. Урынга барып каралды, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенә әйтелде

Башка урынга күчерелде.

 

 

Саба җирлегендә канализация исе  библиотека, полиция  якларында тарала.

Р.Н.Минниханов: Торбаларга герметизация ясарга, тәртипләп бетерергә

Торбаларга герметизация ясалды.

 

 

Сабада нишләп хезмәт хаклары кайбер оешмаларда бик түбән?

Р.Н.Минниханов: Кыскартулар хисабына гына зарплатаны күтәреп була.

 

 

 

Прошу содействия в строительстве специализированного комплекса для занятия настольным теннисом.

Минниханов Р. Н.  Нужно написать письмо на имя Президента  Републики

 

 

 

Афганецларга квартир бирү каралганмы, каралса кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Документларыгызны җыеп тапшырыгыз.

 

 

 

Президент белән очрашуга афганецлардан ни өчен гел бер кеше йөри?

Очрашуга награжденный афганецлар бара

 

 

 

Казан шәһәрендә бакчаларда младший персоналга 100 % ташлама каралган, безнең районда да моны булдырып булмас микән?

Андый документлар безгә килмәде, килсә хәбәр итәрбез.

 

 

 

Пушкин урамы буйлап “Бәләкәч” балалар бакчасына баланы чана белән алып барганда, исән-сау барып җитү – зур бәхет.Чөнки ул урамда иртә-кичен машина ярышы. 40 яки 20 знагы куеп булмый микән? Тротуар ясалса, бигрәк тә әйбәт булыр иде.

Р.Н.Минниханов: ЮХИДИ хезмәткәрләренә даими рәвештә тикшереп торырга.

 

 

 

Нишләп мәктәпләрдә ризык хәләл түгел?

Ханафиева А. Ш. Ашханәдә бар ризык та хәләл, килеп дегустация үткәрә аласыз.

 

 

 

Картодром яныннан үтә торган юлның чистарту чараларын күреп булмас микән? Күп балалар мәктәпкә һәм бакчага йөриләр.

Урам утлары 2014 нче елда куелып бетәчәк, коммунальный хезмәткәрләре даими чистартып торачак.

Утлар куелып бетте, тротуар ел дәверендә даими чистартылып тора.

 

 

Урамда салкын кыш, шуңа карамастан, балаларның аяк киемнәрен тамбурда салдырып кертәләр.Ни өчен?

Ханафиева А. Ш. Бер баланың да аяк киемен  тамбурда салдырмыйбыз

 

 

 

Фатир хуҗалары квартирантлар кертәләр, бернәрсәгә җавап бирмиләр.Канализация эшләмәсә, күршеләр интегә.

Р.Н.Минниханов: Салым хезмәткәрләре белән берлектә комиссия белән йөреп, тикшереп чыгарга.

Квартал саен бер тапкыр   тикшерелә.

 

 

2013 елда диспансеризация уздырылды. Мин бюджет организациясендә эшлим, диспансеризацияне уздым. Врач  анализлар әйбәт дип әйтте, ләкин соңрак частный клиникада анализларым начар икәнен ачыкладылар. Шулай булгач, нинди диспансеризация инде ул?

Сираҗиев З. Ф. Анализларның нинди булуына карый. Шуна күрә кискен әйтеп булмый.

 

 

 

Этажлы йортларның подъездларында кем ни тели, шундый чүбен чыгарып куя. Берәр чара булмас микән?

Участковый уполномоченный белән пожарный инспекторга тикшереп чыгарга

 

 

 

Барлык районнарда урам эчләрендә автобус йөри , Сабада гына юк.

Минниханов Р. Н., булдырырбыз

Автобус йөреп карады, пассажирлар саны аз булу сәбәпле, үз-үзен акламады, кыйммәткә төште. Шул сәбәпле туктатылды.

 

 

Кибет киштәләрендә ипиләр төрелмәгән хәлдә саклана.Санэпидемстанция нәрсә карый.

Р.Н.Минниханов: Кибетләрне, комиссия тәзеп, тикшереп чыгарга

Комиссия кибетләрне тикшереп чыкты, бүгенге көндә икмәк төрелмәгән килеш сатылмый.

 

 

Дальний урамында күп катлы яңа йорт салганда “Ак таш” этләр үстерде, ләкин үзе белән алып китмәде. Ул этләр үстеләр, кешегә ташланулары бик мөмкин.

Этләрне стерильләштерергә кирәк, бөтенесен дә.

Вет.станциягә этләр өчен махсус приманкалар кайтарылды

 

 

Мәктәп урамында мәктәп каршында зебра бар, ләкин, зебра булса да ,машиналар балаларны үткәрми, анда камера куеп булмас микән?

Р.Н.Минниханов: ЮХИДИ хезмәткәрләренә иртә-кич тикшерергә

 

 

 

Ашыгыч ярдәм машинасын 2не куеп булмас микән, Саба бик зурайды бит?

Сираҗев З.Ф. Ашыгыч ярдәм машинасының санын арттырып булмый.

 

 

 

Безнең балаларга кайчан урын булыр микән? Авылларда бакча булса да Сабага йөртәләр, моны ничек аңларга?

Р.Н.Минниханов: Яңа бакча төзелә, урыннар булдырылачак.

2014нче елның сентябрендә 120 урынга исәпләнгән “Шоколад” балалар бакчасы ачылды. Бүгенге көндә Вахитов урамы, 24 адресы буенча шулай ук 120 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы нигезен салалар.

 

 

Бахиллалар нишләп бездә генә түләүле икән? РКБ да бушка бит, моны хәл итеп булмас микән?

Сираҗиев З.Ф. Өстәмә финансирование юк

 

 

 

Балаларның яңа туган 1-2 айлыгы да һәм башкасы да кан анализын гомуми авырулар кабинетында кабул итәләр. Анда бит йогышлы авырулы кешеләр дә була. Кайчан безнең Сабада балаларның киләчәген кайгыртырлар микән?

Сираҗиев З. Ф. Яңа лаборатория ачылачак, анализны алу тәртипкә салыначак.

2014нче елда лаборатория ачылды, балалар өчен кан алу аерым бүлмәдә оештырылды.

 

 

Нишләп больницаның эш сәгате 3кә кадәр генә, эш сәгатен озайтып булмыймы?

Сираҗиев З.Ф. Коллектив килешү нигезендә шулай каралган.

 

 

 

Яшьләргә кичке сәг. 9 дан соң барыр җир юк.

Аларның үзләренең бер кая да барысылары килми, төрле чаралар үткәреп карадык инде

 

 

 

Завод урамы астындагы чишмә бик таушалган. Чишмәләрне рәтләүдә ярдәм итмәссез микән?

Р.М.Хәсәнов: Быелга чишмәләрне тәртипкә салу каралган

 

 

 

Капка төбендә йөрми торган тракторлар, прицеплар саклана. Төзелеш материалын алып кайтсаң, хәзер протокол төзиләр. Бәлки техникага да протокол төзергә кирәктер?

Хәсәнов Р. М. Исәпкә алынды, комиссия белән барып карарбыз.

Комиссия белән йөреп, протоколлар төзелде.

 

 

Саба универмагының эш сәгатен үзгәртәсе иде.

Галимова Р., универмаг администраторы: Үзгәртербез.

Өске катта һәр бүлек саен 1генә сатучы булу сәбәпле, алар 17.00 сәг. кадәр эшли, ә аскы каттагылар 18.00 сәг. кадәр ачык була.

 

 

Саба телерадиокомпаниесенә котлаулар бирәбез, ләкин яңарак җырлар, клиплар булдырылсын иде.

Мубаракова А.Г. исәпкә алыныр.

 

 

 

Валиуллин урамында такси офисына машиналар бик зур тизлек белән йөриләр. Такси хуҗасына катгый чаралар  күрәсе иде.

Р.Н.Минниханов6 ЮХИДИ хезмәткәрләренә даими күзәтергә

 

 

 

Безнең балалар атнага 3 көн боз сараена йөриләр. Алар бер үзләре генә 16.00-19.30 сәгатьләрдә сарайда булалар. Аларның сәламәтлеге өчен кем җавап бирә? Сопровождающий булдырып булмас микән?

Р.М.Гасимов: эш шулай оештырылачак.

Хәзерге көндә балаларны озатып йөрүче бар.

 

 

Байлар Сабасында һәрбер урамга үзәк канализация үткәрелде.Түләү бәяләре Казанга караганда бик югары. Ни өчен?

Минниханов Р. Н. Казанда гомуми йортларда күп кеше яшәү сәбәпле, этажлы йортларда расход әзрәк тотыла, индивидуаль йортларда канализация үткәрү кыйбатка чыга, шунлыктан, бәяләр дә югарырак.

 

 

 

Мәктәп урамы, Гимназия, “Әллүки”, бакчасы, Парк, Киров урамы башы, арасындагы тротуарга быел асфальт салу планлаштырыламы?

Хәсәнов Р. М. 2014 елда планга кертелгән, эшләнәчәк.

2015нче елда тротуар 90х90 үлчәмле плитәдән эшләнәчәк.

 

 

4 этаҗлы йорт каршында “Ял паркы”н ремонтлап, балалар өчен түләүле аттракционнар, качелилар, төрле снарядлар куеп булмас микән?

Минниханов Р. Н. Бай спонсорлар алынса, бу эшкә без каршы килмибез.

 

 

 

Сабада шахмат-шашка клубын оештырасы иде.

Минниханов Р. Н. Урын белән ярдәм итәбез, оештырыгыз гына.

 

 

 

Больница янында стадионда чаңгы трассасы ясап булмас микән?

Р.М.Хәсәнов: Анда трасса бар инде.

 

 

 

Балаларга мәктәп ашханәсендә ашаган өчен банкка акча түлибез. Шуның өчен 15 сум күләмендә комиссия тотыла. Моны бүтән формада эшләп булмыймы?

Минниханов Р. Н. Банк аша түлисегез килмәсә , интернет аша түләгез, комиссия алынмый.

 

 

 

Нишдәп Сабада заправка берәү генә?

Р.М.Хәсәнов:  Икенчесенең документлары әзерләнеп бетә, Тимершык ягында балачак.

 

 

 

Найм буенча фатир алырга документлар тапшырган идем, чират көтеп ята. Районда аренда буенча фатирлар төзелү күздә тотылмыймы?

Минниханов Р. Н. Бу мәсьәләне чишү авыррак.

 

 

 

Новая, Дуслык, Совет, Ленин урамнарында яшәүчеләр басманы “Доступная среда” программасы таләпләренә кертеп булмас микән дип үтенә.

Р.Н.Минниханов: Бик күп чыгымнар сорый, хәзерге вакытта финансирование юк.

 

 

 

М. Горький, Гагарин, Мотыгуллин урамнарында яшәүчеләр  кайтып-китеп йөри торган елга буен ут белән яктыртып булмас микән диләр.

Хәсәнов Р. М. Булдырылыр, урынга барып тикшерербез.

 

 

 

Урта Саба авылында кайчан юл булыр икән?

Минниханов Р. Н. Өстәмә табыш булуга юлларга тотылачак.

Урта Саба авылының Х.Такташ урамына 270 м. озынлыкта вак таш түшәлде.

 

 

Урта Саба авылының балалар будкасын ремонтлап булмас микән?

Минниханов Р. Н. Ремонтлыйсы булачак.

 

 

 

З.Йосыйпов урамы, 19 йорт, 22 фатирда яшәүчене учетка куеп булмас микән? Чөнки мәктәп балалары кереп тәмәке тарта, эчәләр.

Уполномоченный участковый И.В.Нигъмәтҗанов: контрольгә алыначак.

Башка мондый эчтәлектәге гаризалар кермәде.

 

 

Күп көнне “Икмәк” кибетенә Саба пекарнясыннан эче пешмәгән, кискәндә таралып китә торган ипи китерәләр. Моңа контрольне көчәйтергә кирәк.

Гасыймов Р. М. Бу сорау буенча җитәкчесе белән сөйләшенде, контрольгә алыначак

 

 

 

Газ счетчигы күрсәткечен нигә арттырып җибәрәләр?

Мөхетдинов И. И. Ничек күрсәтә, шулай  түләгез.

 

 

 

Соңгы яңарту: 2015 елның 13 феврале, 13:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International