Европа иммунизация атнасы кысаларында профилактик әңгәмә

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

23 апрель 2018 ел, дүшәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан республикасы Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе» укучылары белән Европа иммунизация атнасы кысаларында «Без сәламәт яшәү рәвешен, иммунитетны һәм прививкаларны сайлыйбыз» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Дәрес башында белгечләр аралашуның максатын хәбәр иттеләр.

Аралашу максаты – сәламәт шәхес тәрбияләү, балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтү.

Шуннан сон белгечләр балалар белән «иммунитет», «прививка», ничек итеп иммунитетны ныгыту турында сөйләштеләр, мультфильм карадылар, фикер алыштылар.

Дәрес ахырында балалар белгечләр белән берлектә «Авыртмас өчен ни эшләргә кирәк» дигән кагыйдәләр төзеделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International