Саба урманчылыгы

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Саба урманчылыгында 2018 елгы урман -культура эшләренә әзерлек, МЛУ-1 агрегатлар ремонт эшләре бара.

Шулай ук 2018 елның 21 нче апрель көнне Казан дәүләт аграр университетында Татарстан мәктәп урманчылыкларың 10 нчы сыйныф укучылар арасында иншалар конкурсы узды. Балалар үз фикерләрен «туган ягым – урман бишеге» һәм «Урман минем туган җирем» дигән темаларда җиткерделәр. Конкурсның төп максаты - урман һөнәрләрен популярлаштыру. Конкурс комиссиясендә 17 укучың эше каралды. Саба урманчылыгы укучысы Сагетдинова Язгуль Азатовна җиңүче булды. Иң яхшы укучыларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы Министрлыгының бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International