Мишә авыл җирлеге яңалыклары

2018 елның 12 октябре, җомга

2018 нче елның 5 октябрында  Лесхоз бистәсендә яшәүче Вәлиева Мария Кондратьевнага 90 яшь тулды.

   Вәлиева Мария Кондратьевна1928 елның 5 нче октябренда  Кукмара районы Сәрдәвеч авылында туган.1-4 сыйныфларны Чокырча башлангыч мәктәбендә укый. 1939 елда Кукмара татар мәктәбендә тәмамлый. Сугыш башланганда Мария Кондратьевнага бары тик 13 яшь була.

         Колхоз ындырында ашлыкны сортларга аера торган машинада эшли. Ашлык бушатырга буе җитмәгәч капчыкларны өеп шуңа менеп басып бушата торган була.Кыш көне фермада эшли,сыер,сарык, тавык карый.

Әтисе үлгәч налоглар түләргә акча җитмәгәч бабасына ияреп авыллар буйлап тегү тегәргә йөри.Сугыш чорында ачлы- туклы  яшиләр. Колхоз хезмәт көненә ашлык бирми,әнисенең алган ашлыгы бер бүреккә сыя. Йортта мал -туар күп асрарга туры килә. Аларны карауда Мария апа өстендә була.

Сугыштан соң Саба Леспромхозына менеп квартирада торып өч ел урман кисүдә эшли.Киров ягына китеп бер ел торф кисүдә эшли.

       1952 елда паспорт юнәлтеп Үзбәкстанга китә.Штукатур- малярлыкка укый.Шунда тормышка чыга. Ире белән өч ул тәрбияләп үстерәләр.

Бүгенге көндә Мария апа Лесхоз бистәсендә улы Алик һәм килене Эльвира

тәрбиясендә яши.

Бөек Ватан сугышы чорында тылда фидакарь хезмәтләре   өчен Вәлиева Мария Кондрат кызы “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел” “Бөек Җиңүгә 60 ел” “Бөек Җиңүгә 70 ел”  медальләре белән бүләкләнә һәм “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.

Лесхоз бистәсендә яшь белгечләр өчен аренда йорты төзелеше дәвам итә.

Лесхоз бистәсендә чистарту корылмасын төзү эшләре башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International