Саба гимназиясе базасында Республикакүләм әти-әниләр комитеты “Тату сыйныф серләре” конкурсының зона этабы үтте. Конкурс нигезләмәсе буенча Саба, Балтач, Әтнә, Арча, Кукмара районнары әти-әниләре комитетлары жюри игътибарына визит карточкасы, проект эше, күргәзмә тәкъдим иттеләр.