11 февраль көнне Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2019" республика конкурсының зона этабы узды. Анда Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнары тәрбиячеләре катнашты. Конкурс сынаулары ике этапта булды: тәрбиячеләр балалар белән ачык шөгыль күрсәттеләр һәм үзләренең эш алымнарын презентация аша якладылар. Жюри әгъзалары Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының әйдәп баручы вәкилләре: Хисамиева Й.Ш., Латыпова Р. И., Садыкова С. Н. Бәйге позитив, иҗади рухта узды һәм тәрбиячеләргә үзләренең осталыкларын башкалар белән уртаклашырга ярдәм итте.