"Нәүрүз" бәйрәме

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел...
23 март көнне Чабия Чурчи авылы клубында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.авыл халкы һәм кайткан кунаклар Нәүрүз боткасы белән сыйланды. татар халкының төрле уеннары уйналды.Уеннар концерт номерлары белән аралашып барды.Бәйрәм ахырында дискотека үткәрелде. Бәйрәмнән беркем дә бүләксез кайтып китмәде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International