Саба балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш имтиханы үтте

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 23 май көнендә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать өлкәсендә өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча чыгарылыш имтиханы үтте. Имтиханны Газизов А. З. һәм  Фатыйхова Р. Г. укучылары тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучылары: Шәрипов Нәфис, Хәкимов Инсаф, Газизов Фәннур, Мөбәрәкҗанов Рәүф, Зиннатов Эмиль.

Йомгаклау аттестациясен үткәрү комиссиясе рәисе - Гарифуллина Э. Г. - Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте укытучысы, директор Газизов А. З., завуч Ярмөхәммәтова Г. З., аттестация комиссиясе әгъзалары тарафыннан яхшы күрсәткечләр һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүнең шактый югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International