Олы Шыңар авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме.

2019 елның 11 июне, сишәмбе

 9 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.Табигать тә бәйрәмгә сөенгән, күк йөзендә бер болыт әсәре дә юк. Кыр батыры, чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды. Сабантуй бәйрәменә Татарстанның халык артисты Лилия Муллагалиева ямь өстәде.Халык бик күп җыйналган, бер-бер артлы уеннар үткәрелә -татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы - бүләкләр дә бик мулдан булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International