Яшь гвардиячеләр акция үткәрделәр

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

12 июнь көнне «Бердәм Россиянең Яшь гвардия»се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Саба районында акция уздырдылар. Активистлар Россия Федерациясе флагы триколоры белән тасмалар тараттылар. Әлеге чаралар Саба муниципаль районының Лесхоз, Шәмәрдән, Килдебәк авылларында оештырылды. Активистлар 500дән артык лента тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International