Россия көнендә футбол уены үткәрелде

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

12 июнь Россия Федерациясендә Россия көне билгеләп үтелә.  Әлеге вакыйга безнең илдә 1992 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Эзмә авылында урнашкан стадионда «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, “Яшь Гвардия” штабы белән берлектә Саба муниципаль районы Советы һәм район җирлекләре башлыклары арасында футбол матчы оештырды. Уен башланганчы «Яшь гвардия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы акция оештырды. Активистлар Россия Федерациясе флагы триколоры белән тасмалар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International