Кичә, 2019 елның 18 июнендә, Байлар Сабасы бистәсенең пляж волейболы мәйданчыкларында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм 2019 ел сезоны ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының чираттагы уеннары узды (Байлар Сабасы зонасы, Шәмәрдән зонасы).
Уеннар нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Хатын-кызлар командалары арасында:
СШ - КЫНГЫРАУ 2:0
БАЛАЧАК - СШ 0:2
ФБП 1– БАЛАЧАК 2:0
Ирләр командалары арасында:
ФБП – РЭС 2 2:0
МУНИЦИПАЛЫ – ФБП 2:0
АРТАШ – САБЫГАЗ 1 0:2
САБА АРЕНА – СПОРТКОМПЛЕКС 1:2
2019 елның 19 июнендә пляж волейболы җанатарларын һәм яратучыларны 18: 30 сәгатьтә "Олимп" стадионына команда өчен җан атарга чакырабыз.