“Туган ягым – туган төбәгем”

2019 елның 18 августы, якшәмбе

17 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә клуб берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр һәм авыл халкы өчен, Саба районының истәлекле урыннарында “Туган ягым - туган төбәгем” дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Экскурсоводыбыз Тамчыгөл Вәлиева маршрут буенча тукталган һәр маршрут тарихы белән таныштырып барды. Маршрут Сатыш авылындагы музей-мәдрәсәсе белән танышудан башланды. Шулай ук Казанче Бигәнәй авылында урнашкан «Ишан-хәзрәт» каберендә булып дога кылдылар, аннан соң Миңгәр авылындагы Ш.Х.Биктимиров исемендәге китапханәдә булдылар. Китапханә хезмәткәре Загирова Ләйсән аларны актерның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шулай ук Сөембикә манарасы рәвешендәге кунакханәдә дә булдылалар. Аннан соң КСК «Сабантуй» буенча күңелле экскурсия дә йөрделәр. Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, экскурсиядән бик канәгать булдылар һәм безнең районның башка музейларында булырга теләк белдерделәр. Районыбызның матурлыгына сокланып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International