Урып- җыю эшләренең торышы

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

«Туган Як» җәмгыяте кырларында урып-җыю эшләре төгәлләнде.Игенчеләр бик тырышып эшләделәр. Бүгенге көндә 1932 гектар кырда барлыгы 43251ц ашлык җыеп алынган.

Комбайнчылар Нияз Маликов , Илназ Маликов, Айдар Тимергалиев  һәрберсенә 12536шар центнер ашлык суктырдылар. Ашлык ташучы шоферлар да тырышып эшли. Гыйлметдинов Азат басудан амбарга 14194 ц ашлык ташыды, Шайхелисламов Илфат 5200 ц, Садыйков Фәнәвил 10831ц, Җанов Раил 12111ц ашлык ташыган. 1 гектардан 22,38 ц уңыш алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International