Явлаштау авылы халкы "Башваткыч" тапшыруында катнашты

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

11 сентябрь көнне Явлаштау авылы яшәүчеләре " Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә булдылар һәм  "Башваткыч" тапшыруында катнаштылар. “Башваткыч” уенында Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Шигабиева Фәйрүзә Нурислам  кызы, “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Багутова Нәзирә Миннәхмәт кызы,  ветераннар советы рәисе Шамилов Ринат Шамил улы катнашты. Уенда катнашучылар өчен туганнары, иптәшләре, хезмәттәшләре һәм авылдашлары  җан аттылар.

Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Фәйрүзә Шигабиева, 2 урынны Ринат Шамилов, 3 урынны Нәзирә Багутова алды. Без чын күңелдән барлык катнашучыларны һәм уенның җиңүчеләрен котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International