“Нургали “ мәчетендә “Мәүлид бәйрәме”

2019 елның 8 ноябре, җомга

6 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре " Нургали» мәчете белән берлектә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган ае уңаеннан Мәүлид бәйрәме оештырдылар. Балалар Коръән укыдылар,Салават әйттеләр.Шулай ук уен - викторина булды,сорауларга җавап биреп балалар фишкалар алдылар, һәм бу фишкаларны алар бүләкләргә алмаштырдылар, шулай ук төрле уеннар уйнадылар һәм мәҗелес ахырында чәй эчу булды.
Мәүлид – мөселманнар Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тууына шатлык белдерү өчен үткәрә торган чара.
Мәүлид-исламдагы иң яхшы яңалыкларның берсе. Бөтен дөнья мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәребезне җибәргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдереп, Мәүлид мәҗлесләре үткәрәләр.
Мәүлидне үткәрү формасы үзе бары тик изге гамәлләрдән генә тора: гадәттә, кешеләр мәчетләрдә яки йортларда Аллаһы Тәгаләне мактау өчен җыелалар, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. Г. в.) тууына шатланып, Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт әйтәләр. Шул ук вакытта Коръәнне укыйлар, Мәдинәләр үтәләр, Аллаһуның Рәсүлен мактыйлар, садакалар бирәләр, кешеләрне ашаталар, фәкыйрьләргә игътибар бирәләр, һәм башка изге гамәлләр кылалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International