“Марий Эл республикасы оешу көне” уңаеннан уздырылган спортинг-компакт буенча ачык турнир.

2019 елның 8 ноябре, җомга

2019 нчы елның  3 нче ноябрь көннендә Песчаный бистәсенең ( Марий-Эл Республикасы) “Ату” үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар да катнашты.

“А” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Ибатуллин Айрат 2 урын алды, Закиров Инсаф 3 нче урынга чыкты.

“В” категориясендә Гарипов Руслан 1 нче урынга лаек булды.

“С” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Гарипова Алия 2 урынны алды.  

“Яшүсмерләр” категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбе укучылары үзләренең  уңышлары белән сөендерделәр:

1 урын – Садыков Салават

3 урын –Ануфриев Арсений.

Супер финалда ярышның лидеры, абсолют чемпионы булып Гарипов Руслан танылды.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International