Район балалар Думасы активы утырышы

2019 елның 8 ноябре, җомга

        8 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында район балалар Думасы активы, мәктәп Думалары спикерлары һәм педагог-оештыручылар катнашында киңәшмә булып узды. Киңәшмә барышында балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире Г.Р.Фаляхова тарафыннан активистлар өчен “Мин - Лидер” дип исемләнгән трениг уздырылды. Әлеге тренинг ярдәмендә укучылар бер-берсе белән якынрак таныштылар, үзләрендә булган лидерлык сыйфатларын күрсәттеләр.  Әлеге тренингның нәтиҗәләреннән чыгып, үзләрен актив күрсәткән укучылар, Думаның яңа составына комитет рәисләре һәм урынбасарлар итеп сайландылар.

        Укучылар, ачык тавыш бирү ысулы белән, Икшермә кадет мәктәп интернаты укучысы Фархуллина Ләләне район балалар Думасының спикеры итеп сайладылар. Утырыш барышында агымдагы елга эш планы, акция – конкурслар расланды, бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International