Мичән төп мәктәбендә коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә тәрбия бирү

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

      Коррупция – җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Мәктәптә укучыларны әлеге проблемалардан саклау өчен профилактика чаралары ел дәвамында  алып барыла.

      Декабрь аенда, коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысаларында, планда каралган чаралар үткәрелде. Ибрагимова М.Г.  8 нче класста “Коррупцияне китереп чыгаручы сәбәпләр һәм шартлар” темасына ачык дәрес үткәрде. “STOP -Коррупция!” темасына флэш – моб үткәрелде.  Анда шул темага карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе куелды. Китапханәдә коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган  күргәзмә оештырылды.

    1-4 класста “Коррупция сүзен ничек аңлыйсыз?”, 5-7 класста “Коррупциянең таралуы һәм аның сәбәпләре”,  8-9 класста “ТР һәм РФ дә коррупциянең таралу масштабы” темаларына тәрбия дәресләре үткәрелде.  Класс җитәкчеләренә К.Ф. Әмиров, Д.К. Әмированың  “Коррупциягә каршы һәм хокукый тәрбия”, Л.Е. Кириллова, А.Е.  Кирилловның “Мәгариф өлкәсендә коррупциягә бәйле хокук бозуларны кисәтү”, Р.Р. Җамалетдинов һ.б ның “Укучыларда коррупциягә каршы культура тәрбияләү”  дигән методик кулланмалары ярдәмгә  килә. Шулай ук “Уңыш”  интерактив  дәресләре тәрбия сәгатьләрендә актив   кулланылды.

Саба районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенең өлкән инспекторы Габдрахманов Р.В. һәм УУП Садриев Р. А. укучылар белән “Коррупция, экстремизм һәм терроризм, 2010 нчы елның 71 нче номерлы Законын үтәү»темасына әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International