Социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү кысаларында, Автоном коммерцияле булмаган “ Балкыш” - (Сияние) тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан Республикасының янгын куркынычсызлыгы» Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениесенең Шәмәрдән ОП бүлекчәсе командиры Хамзин Марат Айрат улы белән очрашу узды. Ул биналарга һәм бүлмәләргә карата янгын куркынычсызлыгы таләпләре, янгын сүндерүнең техник чаралары һәм янгын вакытында эшләнергә тиешле гамәлләр турында җентекләп сөйләде.