Күчмә кошларны каршылыйбыз

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Буген Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасында “Күчмә кошларны каршылыйбыз” дип аталган кичә булып узды. Балалар кошларның табигатькә күпме файда китерүләре турында мәгълүмат алдылар. Балалар күчмә кошларның көз көне җылы якларга китеп, яз көне туган якларына кире әйләнеп кайта торган кошлар икәнлеген исләрендә калдырдылар. Кичә дидактик уеннар, хәрәкәтле уеннар, табышмаклар, әйтемнәр кулланылып бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International